Шәһри Казан

Аккошларга кагылмагыз!!!

Безнең авылда Егор дигән аучы яшәгән. Ул бик оста, кыю һәм уңышлы сунарчы булган. Бер генә аучы да тирә-юньдә аның кадәр киек аулый алмаган. Аның барысы майлагандай бик җайлыбарган: тормышы таза, көйле, хатыны Марфа бер дигән чибәркәй һәм уллары Ванюшка да карап кына тормалы сөйкемле һәм акыллы булган.

Бервакыт шулай Егор ауга дип чыгып китеп, көннәр буе урман-кырлар, сазлык-күлләр буенда йөргән.
Ләкин күпме генә йөрмәсен, бер генә киек тә атып ала алмаган. «Ничек буш кул белән өйгә кайтыйм инде? Мондый хәлнең әле беркайчан да булганы юк бит!» – дип уйлап куярга да өлгермәгән, күктә түбән генә ике аккошның очып баруын күреп калган. Егорның башына тиеп диярлек бик түбән очканнар. Аларны күргәч тә, Егор җанында тыеп тора алмаслык аучы дәрте уянган.

Ул җилкәсеннән мылтыгын тартып алып, төзәп тә тормыйча, бер аккошка атып та җибәргән. Һәм, ни кызганыч, тигән дә. Югыйсә, аккошларга атарга ярамаганын да белгән. Белә торып аткан. Яралы аккош хәлсезләнеп түбәнәеп җиргә төшә башлаган Һәм шул вакытта икенче аккош дустын егылып төшүдән, һәлакәттән саклар өчен, үзенең аркасын куйган һәм аны шулай аркасында күтәреп очып урман артына алып китеп күздән югалган.
Егор бу хәлне тораташтай катып калып күзәткән. Йөрәге кысылып чеметеп куйган. Хәлсезләнгән куллары калтырап мамык шикелле булып калган. Кулындагы мылтыгы төшеп китеп, тонык бер тавыш белән җиргә бәрелгән.

Аккошлар очып киткән якка карап, Егор озак басып торган. Аннары җирдә яткан мылтыгын күтәреп, җилкәсенә асмый, кулына гына тотып, өенә кайтып киткән. Тәмам тынычлыгы югалган аның. Сагыштан йөрәге-җаны сызлаган.
Үкенү, үз-үзенә ачуы килүдән тыш, нәрсә дә булса берәр начарлык булыр дигән яман уй да юл буе тынгылык бирмәгән. Бик нык аруына һәм ачыгуына карамастан, ашыйсы да килмәгән. Егор, өстәл артындагы урындыкка утырып, ашъяулыктан нидер эзләгәндәй, бер ноктага текәлгән. Аның халәтен хатыны Марфа да бик тиз сизеп алган. «Нинди кайгы-борчуың бар?» – дип, сораштыра башлаган. Егор дәшмәгән.

«Берни дә юк!» – дип башын гына чайкаган да үз уйларына тагын да тирәнрәк чумган. Төнлә дә озак йоклап китә алмаган. Күзен йомуы булган, күз алдына теге яралы һәм аның аркасына салып күтәреп очып киткән аккошлар килгән.

Вакыт – иң зур дәвачы. Тормыш дәвам иткән һәм бу шөбһәләнү хисе дә көннән-көн ераклашкан шикелле булган. Элеккечә ул ауга ашкынмаган инде. Хуҗалыгында башка эшләре дә күп, шуларны башкарган. Ләкин күңелендә тынычлык калмагач, бер генә эшенең дә рәте-җае булмаган.

Зур бәла, кара кайгы да үзен озак көттермәгән. Аларның бердәнбер уллары – шатлыклары-өметләре, ат астында калган, исерек ямщик таптаткан... Бу хәсрәттән хатыны да чирләп урын өстенә калгач, Егорга бөтенләй авыр булган, аның кулыннан эше төшкән. Хатыны озак авырмый үлеп тә киткәч, ул кайчандыр гөрләп торган өйдә берүзе тол ир булып торып калган.

Кайгыдан бөтен малын эчеп бетергән. Бер мылтыгы гына чоланда кадак чөйдә эленеп тора биргән. Егор аңа ара-тирә томанлы исерек күзләре белән шундый ачуланып нәфрәт белән караган. Әйтерсең аның бөтен кайгы-хәсрәтләренә шул тимер кисәге генә гаепле.

Реклама

Беркөнне аның түземлеге тәмам төкәнгән, ул кадактан мылтыкны тартып алып, «Батырам!» – дип ава-түнә атлап, күл буена киткән.

Мылтыгын җилкәсенә күтәреп түгел, каешынннан тотып, җирдән сөйрәп барган. Яр буена килеп җиткәч, көймәгә утырып, күлнең уртасына якынайгач, торып басып, бар көченә кизәнеп, мылтыкны суга томырган. Салкын су тамчылары, битенә тиеп, бик тиз айныткан. Ул, мылтыгы баткан судагы әйләнәләр эреп югалганчы, озаклап карап торган.

Мылтык батса да, җанындагы сагыш-әрнү беркая да китмәгән. «Батып үләм. Мондый тормыш миңа нигә кирәк?!» – дип шомлы карарга килеп, күзләрен күтәреп караса, камышлыкта яшь бер аккош баласын күреп алган. Ул әле ак та түгел, пычранган төсле сорырак булган. Бу бичара кош балыкчы ятьмәсенә чорналган икән ич.

Тәмам хәлсезләнеп беткән. Аккош баласы үзенең язмышына риза булып, котылгысыз әҗәлен көтеп, бәлки, коткарыр дип өметләнеп, кымшанмый да утырган. Башын гына бераз Егор ягына таба борган. Егор, көчле куллары белән ятьмәне өзгәләп ертып, аккошның тәпиен тозактан ычкындырган һәм аккош баласын акрын гына этеп: «Бар, йөз. Ходай сакласын үзеңне!» – дигән дә, үзе борылып та карамый, көймәсендә ярга таба йөзеп киткән.
Көймә борыны белән ярга төртелеп туктап калгач, борылып караса, аккош баласы һаман шул урынында тора икән. Әйтерсең лә ул кемнедер көтә. Егор, көймәсенә басып күзен дә алмыйча, аккошка карап торган.

«Нишләп йөзеп китми соң инде?!» – дип борчылып куйган. Һәм күктә ике аккошның очып килгәнен күргән. Алар үзләренең балаларына таба якынлашканнар. Менә әти һәм әни аккошлар балалары янәшәсенә суга төшеп утырганнар. Һәм аккошлар гаиләсе бергә кушылган. Алар шулай өчәүләшеп әлеге куркыныч урынны йөзеп үткәннәр дә камышлар арасына кереп күздән дә югалганнар. Шул мизгелдә Егор үз җанында күптән булмаган тынычлык һәм җиңеллек тойган. Аккош баласын үлемнән коткарудан, кайчандыр үзе аккошларга китергән
явызлыгы гөнаһысын юарга җай чыкканнан булган ул халәт.

Әлеге вакыйгадан соң Егорның тормышы акрынлап җайлана башлаган. Эчүен ташлап, күрше авылдагы күп балалы тол хатынга өйләнгән һәм аның белән картайганчы бергә яшәгән. Үзе һәрвакыт башта балаларына, аннары оныкларына да: «Аккошларга атмагыз!» – дип кабатлый торган булган.

Шамил КИДРАСОВ,
Нижневартовск шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: