Шәһри Казан

Һаман эчә. Чит хатын белән очрашуын дәвам итә

Нурзидә – туганнары арасында кечесе, төпчек бала. Бик яраттылар аны. Дүрт апасы, абыйсы Нурзидәгә җил-яңгыр тидермәделәр. Нурзидә тигез гаиләдә үсте.

Гаилә башлыгы көне буе эштә. Әниләре балалар тәрбияләде, хуҗалык алып барды. Һәр бала эшкә өйрәнеп үсте. Балалар мәктәптә яхшы укыды, аннан һәрберсе махсус белем алды, эшкә урнашты. Апалары бер-бер артлы кияүгә чыгып, үз тормышларына чумдылар. Нурзидә әнисенең уң кулы булды.

Ул пешекче һөнәрен сайлады. Практикага баргач, үзенең булачак тормыш иптәшен Камилне очратты. Югыйсә, очрашып йөргән егете дә бар иде.
Язмыш Нурзидәне Камил белән бәйләде. Камил дә төшеп калган егет түгел, туган төбәгендә авыл хуҗалыгы белгече булып эшләүче. Мәхәббәт җимешләре булып ике бала туды. Авылда эшләп торасы. Тырышасың икән тормыш алга тәгәри.

Гаилә үз кибетләрен дә ачып җибәрде. Балалар, үсеп җитеп, югары уку йортларында укый башлады. Тормыш җайлы гына барганда, Камил салгалый башлады. Нурзидә ипле булды. Авырлыкларга теш кысып түзгән көннәре дә күп булды аның.
Көннәрдән бер көнне ул үзендә хәлсезлек сизде. Больницага баргач, аңа бөер авыртуы дигән диагноз куйдылар. Хәле авырайгач, койкага салдылар. Нурзидә больницада чакны Камилне коткыга салучы да табылды.

Хатының озак тормас. Минем туганым бар, әйдә таныштырам. Күрше районнан танышырга хатын килеп җитте. Салмыш Камил үз хатыны бар өстенә бу хатын белән очрашты.
Ә очрашулар дәвам итте...

Нурзидә Аллаһның рәхмәте белән ярты терелеп өенә кайтты. Канын алыштырып торырга тиеш иде ул. Өйгә күз колак булып, ике балага әни булып торсам иде, дип күп ялварды ул Аллаһка. Больницадан кайтуга иренең хыянәтен ишетте. Камил эчүен дәвам итте. Өйдә кунмаулар ешайды. Сабыр холыклы Нурзидә, башта ире белән яхшылап сөйләшеп карады. Нинди тыңлап тору, ишетмәде дә Камил.

Реклама

Салган кеше юктан бар итеп тавыш чыгара башлады. Үсеп җиткән ике балага авыру әниләрен күрү авыр, бик авыр иде. Әтиләре белән сөйләшеп карадылар, үзләренә  кеше янында оят икәнен аңлатып карадылар. Әтиләре ишетергә, аңларга теләмәде. Үсеп җиткән егет – уллары үз-үзенә кул салды. Нурзидә бу кайгыны да кичерде. Әтисеннән оялды, ник миңа авыр буласын уйлап бетермәде микән, дигән көннәре күп аның.

Камилне эштән чыгаралар. Аракы, чит хатын-кызны гына күрә алгач ир заты шәхси кибетен тота алмый башлый, кибетләре ябыла. Нурзидә сабыр гына тормыш итә. Кызы хакына яши. Камил һаман бер юлда. Алынып эчә. Чит хатын белән очрашуын дәвам итә. Нурзидә Аллаһ юлында. Иң аянычы шул, эчкән вакытында мин барында шул хатын белән телефоннан сөйләшә, ди ул.

Камил кайчан акылга килер, билгесез... 
Камил белән очрашып йөргән хатынны очратып йөзенә төкерәсе иде... Авыру Нурзидәнең рәнҗүен ничек түләрсең син, дип кеше янында кычкырасы иде...
Ярамый!
Әти-әнисенең яраткан кече кызы, апаларының яраткан сеңлесе Нурзидә яшәргә тырыша.
Яшә генә, Нурзидә!

Әлфинур Сафиуллина, 
Балтач районы, Чутай авылы.
Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: