Ат рәнҗеше кемгә төште икән? Миңамы, әллә ...

Шәрифулла карт соң гына уянып китте. «Авыруым чигенә, ахрысы. Шифаханәгә килгәч, беренче тапкыр изрәп йокланылган», - дип сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды. Әмма палатадагылар берсе генә дә Шәрифулла картның сүзен озайтмадылар.
Хәтта бер сүзеңә биш җавап кайтара торган 18 яшьлек бөтерчек Рәшит тә, култык астына градуснигын кыстырган хәлдә, түшәмгә төбәлеп ята бирде.
Карт, урын-җирен рәтли-рәтли, палатадагыларга күз салды. Почмакта яткан Зарифулла карт кына күренмәде. Аның матрасын ук, бөтәрләп, караватның бер башына этеп куйганнар.
- Кайда Зариф карт?
Шәрифулланың соравы тагын җавапсыз калды.
- Телегезне йоттыгызмы әллә?
Шул мәлдә палатага шәфкать туташы килеп керде.
- Градусникларны җыябыз, процедураларга әзерләнегез.
- Туктале, кызым, хет син әйт инде, кая китте Зариф карт, чыгарып җибәрмәгәнсездер бит. Хәле авыр иде бугай.
- Хәле авыр иде шул, бабай. Балалары гәүдәсен килеп алып та киттеләр инде. Бүген җирлибез, диделәр.
Шәрифулланың тез буыннары калтырады. Кинәт кенә тәне хәлсезләнде. Кул-аяклары ойый башлады. Көч-хәл белән урын өстенә барып ятты.
Бәхиллеген сорады бит кичә Зариф карт Шәрифулладан. «Рәнҗемә миңа, бир бәхиллегеңне», - диде. Шәрифулла, үҗәт, телен бәйләп куйганнармыни, ләм-мим дәшмәде. «Үзәгенә үтеп үкенсен әле бераз, азаплансын әле. Шифаханәдән чыгарганда сөйләшербез, бәхиллегемне дә бирермен, бүтәнчә дөньяда ничек яшәмәк кирәк, ахирәт бар бит әле», - дип уйлады Шәрифулла. Ә Зариф китте, мәңгелеккә китте.
* * *
Дөньяда хайван затының кешегә булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә булса да булыр икән. Һәрхәлдә, Шәрифуллага шулай тоела иде. Кыргыйлыгы өчен түгел, горурлыгы өчен, атка Мустанг дип исем кушты. Йорт эшләренә җигәргә дип ниятләнгән ат булса да, Шәрифулла аны иркәләп кенә, кәефенә карап кына эшләтте. Авыр йөкләр төямәде. Вакыты булмаганда, Байтүш белән бергә чыгарып җибәрде. Байтүш тә үз итте Мустангны.
Үтә дә сизгер иде Мустанг. Бер җәйдә Шәрифулла, хатыны Җәмилә белән, коры-сары җыярга дип, урманга әзерләнде. Атны җигеп, капкаларны ачып куйды Шәрифулла. Ә ат ник кенә кузгалсын урыныннан. Әрләп тә карый, үгетләп тә карый хуҗасы. Эт инде күптән урамда, Мустангның чыкканын гына көтеп йөри. Ниһаять, Мустанг, аякларын авырлык белән генә атлап, урман ягына юл алды. Урман олы юл артында, тыз да быз машиналар узып кына тора. Чыгып өлгермәсәң, хәвеф буласын көт тә тор. Ат өлгерде. Ә Байтүш... Эт ыжгырып килгән машина астына килеп керде. Юл читенә чыгарып салганда, исән иде әле Байтүш. Соңгы тапкыр зәңгәр күккә тутырып карады ул, аннары күзләре белән Мустангны эзләгәндәй итте. Ә анысы, озын муенын эт ягына сузып, үзәкләргә үтәрлек итеп кешнәп куйды. Шәрифулла тагын эт алып үстерде үстерүен. Әмма Мустанг өчен ул эт әллә бар, әллә юк иде.
Ел артыннан ел узды. Ат та олыгая, Шәрифулла да картая башлады. Шәрифулла карт тирә-якка сүз җибәрде: яхшы кеше туры килсә, суяр өчен түгел, асрар өчен атны бушка булса да бирер идем. Кешесе табылды. Күрше авыл карты Зарифулла ат артыннан килде. «Ышан инде, Шәрифулла, әйтәм бит, суяр өчен алмыйм, йорт-җир арасына кирәк», - диде. Ышанды
Шәрифулла. Күрше авыл ерак түгел, барып хәлен дә белешеп, күрешеп тә йөреп була, дип, үзен юатты ул. Ат туган нигезеннән бик авырлык белән генә кузгалды. Байтүшне күмгән вакыттагы җан авазы тагын яңгырады. Мустанг китте.
Атна-ун көн үттеме икән, Шәрифулла картның район үзәгенә йомышы төште. Кайтышлый Мустанг янына да кереп чыгармын, яңа урында ничек урнашканын да карармын, дип, атка ашатырга кибеттән бер-ике бөтен ипи алды. Автобусны күрше авыл турысында туктатып,
Зарифуллалар өенә таба китте. Әмма Зарифуллаларның капкасы бикле иде. Зарифулланың күршесе, капка янында торган чит кешене күреп, сораштыра башлады. «Менә Зарифуллага ат саткан идем, шуны күреп, бераз ашатып та алырмын дип килгән идем». «Соңаргансың инде, абый, атны алып кайткач та суйдылар аны».
Шәрифулла һушыннан язып егылды.
«Ат рәнҗеше кемгә төште икән? Миңамы, әллә Зарифуллагамы? - Шифаханә караватында озак уйланып ятты Шәрифулла. - Мин кешене бәхилләргә өлгерә алмадым, ә ул, минем бәхиллекне алмыйча, бакыйлыкка күчте».
Шәрифулла, беркемгә берни әйтми генә киенеп, район шифаханәсеннән чыкты, дөресе - качты. Автобуска өлгерәчәк әле ул. Мәетне күмешергә өлгермәсә дә, кабере янында булса да...
Өлгерде. Зарифулла кабере өстенә соңгы көрәк балчыкларны салганда килеп җитте ул. Бер ирнең кулыннан көрәген алып, кабер өстендәге балчыкларны озаклап тигезләде: «Меңнән-мең бәхил, меңнән-мең бәхил».
Фото: https://pxhere.com
"ШК" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24000
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.33601
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.126231
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!112503
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.116602
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.113402
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.2927213
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.15900
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.18200
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.397806
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.225213
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.82404
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 09:20Без имениБер Дэ сеткэ охшамаган бу, су"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.159701
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.618201
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.709702
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24000
-
19 март 2023 - 08:41Зәвәл вакыты кайчан була? Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.130604
-
19 март 2023 - 10:39Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты» Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.1318011
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.64401
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!56802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика