Шәһри Казан

Авызында кара кан булса да, кеше алдында төкермәүчеләрдән

Әлмәт районы Габдрахман авылы яныннан үтеп киткәндә математика укытучысы, танылган шагыйрә Энҗе апа Мөэминованы искә төшерә идем. Баксаң, бу атаклы авылда минем тагын бер танышым яши икән бит – Рузалия Галәмова.

Быел 19 майда пионериянең 100 еллыгын зурлап билгеләп үткәч, без, гомерләрен ал галстукка тугры калып уздырган берничә ветеран ватсапта үз төркемебезне оештырдык. Кызык кына аралашу килеп чыга. Үткәннәрне искә төшерәбез, киләчәккә планнар билгелибез. Шулай аралашканда Әлмәттән Рузалия ханым Галләмованың исемен дә яратып искә алдылар. Ә минем Әлмәт ягына кайтасым бар иде. Машина рулен Габдрахманга таба бордык. Юкка түгел икән. Журналист халкы өчен хәзинә икән бит ул!

...Ун айлык чагыннан ятим үскән бала ул. Әтисе – авылга юл салырга килгән солдат. Казах милләтеннән. Шундый чибәр һәм бик талантлы да кызлары туасы булгангадыр инде, солдат егет Рузалиянең әнисе белән очрашып, дуслашып йөри башлый. Кызга 17 генә яшь була әле ул чакта. Әмма әни булырга бу комачауламый. 

Баласы туганны күрә алмый, кайтып китәргә туры килә солдат егеткә. Үзе белән дә алып китмәкче була да, әбисе җибәрми.

 “Мин әтисез!” – дип тормый сабый, вакыты җиткәч, тупырдап дөньяга килә. Ләкин безнең халыкта зинаны, ирсез бала табуны беркайчан да хупламаганнар. Яшь әнигә дә төрлесен ишетергә туры килгән. Күпме түзәргә була? Язмышыңа да зарланып булмый – үзең сайлаган ялгыш. Яшь әни дә түземлеге төкәнгәч, чын мәгънәсендә, җир читенә – Сахалинга китеп бара. Ун айлык кызын әнисенә калдыра. 1954 ел була бу. Шул китүдән әнисе кызының хәлен дә белми, хат-күчтәнәч тә салмый, кайтып та күрми. Китә дә суга төшкән кебек юкка чыга. Хәер, җиде яшендә чакта күреп кала кыз аны. Төш кебек кыска гына очрашу була ул. 

Аннары 40 яшендә әниле булып ала. 1992 елда туган туфрагы тартып кайтара “күке әни”не. “Син мине карарга тиеш, мин сине тудырдым!” – дип кайтып керә ул. Ләкин инде үзе дәү әни булган кызының гаиләсенә бер дә ияләшә алмый. Җан тартмаса, кан да тартмый икән шул ул. Оныкчыкларына төрле нахак гаепләр тагып, акча да түләтә. Үзе бик рәхәттә яши – бер әбине карарга алына да, аның вафатыннан соң фатиры кала. “Балаларга бирмим, дәүләткә калдырам”, – дип тә хыялланып йөри. 76 яшендә үлә.

Бервакыт әнисе яшәгән фатирга барса, җилләтү торбасындагы газетага күзе төшә. Анда “Балаң артык кашык булса...” дигән мәкаләне күреп, ятим сабый чагы кабат исенә төшеп, йөрәген әрнетә. Ә әни булган кешенең исе дә китмәвенә шакката.

Рузалия ханым аңа үпкә-рәнҗеш сакламый инде, үз кулларында бакыйлыкка күчкән әнисенең каберен чәчәкләр утыртып карап тора. Бакмаса да, тапкан бит. Якты дөньяларга китергән.

Әйе, ул үзе гафу итте, кичерде инде, тик менә әтисез-әнисез үткән балачагы гына нишләде икән?! Анысын инде Рузалия ханым үзе генә беләдер. Бик яхшы әби янында узган ул. Ачлык елны ятимә булып, 29 яшендә 4 бала белән тол калган (ирен сугыш тартып алган) татар карчыгы. Соңрак авыл остабикәсе. Авырлыкларны җыр белән җиңәм дия торган булган. Әбисенең улы да, җиңги дә бик яхшы булганнар – ятим кызны бик яратканнар. Кыз үзе дә бик тырыш була: яхшы укый, матур җырлый, бии. Ятим бала моңлы була, диләр бит. Аннары казах әтисенең каны зур өлеш керткәндер. Даладагы акыннары белән дан тота бит бу милләт. Күрше Кәшер интернатында укыганда Рузалия баян белән дә таныша һәм бүгенгә кадәр ул аның иң якын дусты, сердәшчесе. “Мин тормыш авырлыкларын җыр белән җиңдем”, – ди Рузалия ханым әбисенең сүзләрен кабатлап. 

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, инде шактый каләм кыштырдаткан Рузалия Казан университетына журналистикага укырга керергә тели. Ләкин анда белем белән бергә матбугатта басылган язмалар да кирәк икәнен каян белсен инде ул?! Ә менә культура агарту училищесына баян уйнатып карыйлар да, алалар да. Кызга җиңелрәк булсын дип интернатның директоры ай саен акча салып тора. Аның үз балалары булмаган, шуңа кызны бик яраткан. Хәтта үзләренә кызлыкка алырга да сораган булган, әбисе бирмәгән. “Их, рәхмәт тә әйтә алмадым бит!” – дип үкенә ул хәзер. Хәер, кылган догалары бу изге күңелле кешеләргә дә барып ирешәдер әле, иншаллаһ.

Аннары туган авылларына эшкә кайта. Клуб тәрәзсеннән атта баручы бик кәттә бик гаярь бер егетне күреп кала да, йөрәге: “Бу егет синең язмышың!” – дип пышылдый. Һәм шулай булып та чыга. Йорт та салырга өлгергән икән инде бу егет. Яңа ел бәйрәме алдыннан 31 декабрь көнне бергә вальс әйләнәләр. Ә инде бер елдан соң тормышларын бергә бәйлиләр. 

Үзе 4 егет үстереп, кызларга сусаган булса да, киленне яратмый каенана. Дөресрәге, әнисе юлыннан китәр дип курка. “Алма агачыннан ерак төшми, каян алдың – шунда илтеп куй!” – ди. Юк, илтеп куяр өчен алмаган була аны хәләле. 45 ел бергә гомер итеп, бер ул, бер кыз үстерәләр. 4 оныкның яраткан әби-бабасы булалар.

Реклама

Тормыш иткәндә төрле чаклары була, билгеле. Ләкин Рузалия ханым авызында кара кан булса да, кеше алдында төкерми. Ул үзенең әнисенә охшамаган булуын гел исбатлап яши. Иң кыен чакта кулына баянын алып моңлана. Үзе белгәнне укучыларына да өйрәтә белә торган укытучы була ул. Аның турында: “Йөрәген балаларга бирде”, – дип шикләнми әйтеп була. 20 ел муенына кызыл галстук тагып, үзе артыннан башкаларны да ияртеп ялкынлынып яши мәктәпнең өлкән понер вожатые. Дружиналары Александр Матросов исемен йөртә. Аннары дөньялар үзгәреп, пионерлар тарихта гына калгач, алар яккан учак күмерләре сүнгәч, башлангычларны укыта башлый. Ул чакларын бик сагынып искә ала ул. “Курчаклы уйнадык”, – ди.

Рузалия ханым һәрбер эштән тәм таба белә торган кеше, ямь һәм матурлык та. Аның гараж капкаларына да пар аккошлар ясалган. Үз кулы белән. Иренең дә холкы бераз авыррак булса да, кулы алтын була. Өйдәге бөтен җиһазларны үзе ясый. Хәзер инде ул бакыйлыкка күчкәч, шуларга карап сагына Рузалия ханым, шуларга карап моңлана.

Тагын бер сыйфатына игътибар итми кала алмадым. Теләсә нинди эшне җанын биреп эшли ул. Шуңадыр инде, 1981 елда “Артек”ка өлкән вожатыйларның Х Бөтенсоюз слетында катнашырга һәм чыгыш ясарга да насыйп була аңа. Бу хакта фотосурәтләрен күрсәтеп сөйләде. 
 

– Гомеремнең иң рәхәт чагы иде ул, – дип бүген дә искә ала. Әгәр дә пионер оешмасын яңартсалар, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да әзер.
 Ничек утыртмадылар икән мине, дип тә гаҗәпләнде әле ул елларны искә алганда. Бер елны Әлмәткә комсомолга керергә 14 яшьлек үсмерләрне вахта машинасы белән алып китә. Юл пычрак булганга, машина баганага бәрелә. Шактый гына балалар яралана. Тик берсе дә зарланмый. Булачак комсомоллар бит! Медпунктка кереп, яраларын бәйләтәләр дә, районга китәләр. 

– Кайсы фронттан килдегез? – дип каршы алалар комсомол комитетында.
Тимурчылык эшләре турында да сагынып искә ала Рузалия ханым. Бер әбинең утынын ун тапкыр килеп, беткәнче кискәннәр. “Бер генә әти-әни дә, нигә минем баламны эшләтәсең, дип жалу биреп йөрмәде. Заманалар башка иде шул”, – ди ул бераз көрсенеп, моңсуланып.

Катлаулы операция ясатканда клиник үлем кичергәч, ул көйләр иҗат итә башлый. Алар аңа бакчасындыгы сандугачлар сайравы булып та, чишмәләр агышы булып та иңә. Рузалия ханымның бүген инде илледән артык җыры бар. Алар халык арасында бик популяр. Кайберләренә шигырен дә үзе язган. Энҗе Мөэминова сүзләренә язылганнары да байтак. Аларны туплап “Пар сандугач сайрый” дигән китапчык та чыгарганнар. Җырлар нота белән бирелгән - рәхәтләнеп җырлый торган. “Бер кайтырсың кебек”, “Моңнар булып калдың”, “Белем йортыбыз”, “Габдрахман авылы җыры”. Бу соңгысын безгә дә җырлап күрсәтте. Сокландык.

...Без аны эзләп Габдрахманга килгәндә ул мәктәптән очрашудан кайткан гына иде. Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел булган сыйныфы белән күрешкән. Беренче укытучылары бит. Рузалия ханымның да вожатыйлыктан соң беренче классы. Без аның белән күптәнге дуслар танышлар кебек сөйләштек. Уртак хисләр күп.

Хәер без Рузалия ханым белән 1987 елдан бирле үк танышлар икән инде. “Яшь ленинчы”да эшләгәндә аның хатына каршы хат юллаган булганмын. Анда әле минем фамлиям Җәмалетдинова. Бик акыллы киңәшләр дә биргәнмен, элемтәдә торыйк дигәнмен. Рузалия ханым шул хатны саклаган, киләм дигәч, эзләп табып та куйган. Миңа көтелмәгән бүләк булды ул. Яшьлегем белән очраштым бит!

Хәзер Габдрахман авылы яныннан үткәндә “монда Энҗе апа Мәэминова яшәгән һәм минем дустым, милли талантка ия Рузалия ханым Галләмова тора”, – диярмен, Нури бабай чишмәсенең тәмле суыннан куйган чәйләрен эчәргә дә керермен инде моннан соң. Ә ул миңа яңа җырларын җырлап күрсәтер.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 26 июнь 2022 - 07:43
    Без имени
    Көчле ихтыярлы, гаҗәеп ныклы , булдыклы, тормыштан ямь, хеәмәттән тәм табып яшәүче Рузалия ханым турында бик тирән эчтәлекле язма! Йолдыз Шәрәпова йөрәккә үтеп керердәй, һәрвакыттагыча үтемле итеп язган! Бик зур рәхмәт! Кат- кат укып чыктым. Нинди гыйбрәтле язмыш! Рузалия ханымның киләчәге рәхәттә, бәхет- шатлыкта үтсен иде!
  • 25 июнь 2022 - 23:06
    Без имени
    Хормэтле Йолдыз! Узен турында язылганны уку бик кызык икэн. Экият язган кебек килеп чыккан.Рэхмэт, сина тэмле телен очен!
  • 25 июнь 2022 - 10:23
    Без имени
    Йэрэклэргэ утеп керэ торган язмыш!Герое безнен пионер оешмасы ветераны,дустыбыз Розалия! Эле дэ ул безне жырлары белэн рухландырып тора.Табибларга багышлаган жыры гына да ни тора.Э язманын авторы инде,русча эйсэк мастер своего дела!Йолдыз хэрвакыттагыча,гади эмма кеше йэрэгенэ утемле итеп яза.Эфарин дуслар!