Шәһри Казан

“Бар да искиткеч! Кияүгә чыгарга җыенмыйм да”

Светлана белән без беренче сыйныфтан бирле бергә укыдык. Ул бик ачык йөзле кыз иде, сыйныфташларыбыз арасында да ягымлы елмаюы белән һәрчак аерылып торды. Үсә төшкәч гәүдәсе дә кызыктырырлык иде. Укытучылар да бик яратты үзен, гел “бишле” билгеләренә генә укыды. Максатчан һәм күп белүе белән шакаттыра иде.

“Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамлаячакмын”, – дип кабатларга яратты. Без, кызлар, күңел ачарга йөргәндә, ул төрле түгәрәкләргә, чит тел курсларына китә иде. Югары сыйныфларда аны сыйныф старостасы итеп билгеләделәр. Дәресләрдән соң калып, укытучыларга журнал тутырыша, стена газетасына язмалар яза иде. Көнче җаннар аны ялагай, бар җирдән дә үзенә файда эзли, дип сөйләделәр. Мин ул сүзләрнең күбесендә бераз дөреслек булса да, андый темаларга катнашырга теләмәдем, чөнки һәр кеше дә алай булдыра алмый.

Еллар үтә торды, соңгы кыңгырау бәйрәмен дә уздырып җибәрдек. Светаның максаты тормышка ашты: мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм документларын бик текә югары уку йортына тапшырды. Чыгарылыш кичәсеннән соң, бер-ике атна чамасы узгач, безнең сыйныф җитәкчесенең туган көне иде. Җыелышып аны котларга килештек. Шулвакыт аяз көнне яшен суккандай, Светлана: “Мин бүләк алу өчен акча бирмим”, – диде. Без барыбыз да аңа борылып карадык. Ә ул берни булмагандай кып-кызылга буялган озын тырнакларын карап утыра иде. Аның чираттагы сүзләрен ишеткәч, урындыгымнан егылып төшәм дип торам. “Мәктәп, андагы укытучылар үткәндә калды. Алар өчен күп акча түктем инде. Хәзер университет мөгаллимнәренә җыелышасы була”, – диде.

Бер атнадан без бөтен сыйныф белән укытучыбызны котларга җыелдык. Ул өлкән яшьтә инде, без килгәнгә бик сөенде. Күрер-күрмәс күзләре белән арабыздан иң яраткан укучысын эзләде. Без инде, аның кәефен төшермәс өчен, Светлана авырып киткән, дигән ялган уйлап таптык. Миңа калса, ул аңа ышанмады...
Шулай итеп, сыйныфташларыбыз белән юллар аерылды. Һәркем үз мәшәкате белән яши башлады. Мәктәпне тәмамлавыбызга 15 ел узып китте.

...Беркөнне нишләптер гел алар турында уйлап йөрдем. Шушы хәлләрне искә төшереп ятканда, ишеккә шалтыраттылар. Ачсам, сыйныфташ кызым басып тора иде. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, 15 ел хөрмәтенә очрашуга чакырырга килгәнен әйтте. Минем бер генә чарага да эләккәнем булмады, бу юлы килергә сүз биреп калдым.

Очрашуны мондый рәвештә узар дип күз алдына китермәгән идем. Гади генә укучылар булып аерылышкан идек, бирегә һәркем үзенең кем икәнлеген күрсәтергә җыелган булып чыкты. Бай итеп әзерләнгән табынның түрендә үзен ханбикәгә санап Светлана утыра иде. Күрәсең, башкаларга да аның үз-үзен тотышы йоккан. Һәр бармагы саен алтын йөзек, алтын чылбыр, алтын сәгать, кулында башкалар күрсен өчен тоткан кыйммәтле телефоны, чынаяк янында машина ачкычы. Өстендә, күренеп тора, кыйммәтле күлмәк!

Мәктәптәге күңелле вакыйгаларны искә төшереп, рәхәтләнеп ял итәсе урында, сыйныфташлар эш, торыр урыннары, дәрәҗәләре белән мактанды. Сүзне, әлбәттә, Света башлады. Ул бик тә алдынгы сәүдә маркасының төбәк вәкиле икән. Үзенең ничек итеп хезмәт баскычыннан күтәрелгәне турында сөйләде. Ике югары белеме бар икән бит! Ахырда, безгә сер итеп кенә тиздән җитәкче итеп билгеләнәчәген әйтте. Шәхси тормышы турында сорашкач: “Бар да искиткеч! Кияүгә чыгарга җыенмыйм да”, – диде.

Аның күп эшләгәнен шешенгән күзләре бик яхшы әйтеп тордылар. Шәхси тормышның да, буш вакытының юклыгын да чәченең юылмаган булуы аңларга ярдәм итәр иде. Ул минем күземә алтынга төренгән карга булып күренде. Мәктәп елларындагы самими елмаюы да юк иде. Заманында фигурасы белән мактанган Света тазарып та киткән иде. Тәмәке тартуын тешләреннән аңлап алдым. Ахырга таба егетләр белән чыгып рәхәтләнеп тартып та керде.

Реклама

Кемдер урамга һава суларга чыкты, кемдер биергә китте, ә без Айгөл белән утырып калдык. Ул да, минем шикелле, күктән йолдызлар җыймый икән. “Иң зур байлыгым – гаиләм. Аллага шөкер, менә дигән кызыбыз үсеп килә”, – дип шатлыгы белән уртаклашты. Мин дә гаиләм, улыбыз, аның уңышлары турында сөйләдем. Бераз аралашкач, сүзебез музыканы басарлык итеп кычкырып көлә торган Светланага күчте. Алар Айгөлләр белән күрше подъездларда яшәгәннәр икән. Әти-әниләре дә дус булган, һаман да аралашалар. Дустыбыз “бизнес-вумен” турында кызыклы гына гайбәтләр ишетеп кайттым.

Света дусларны перчатка урынына алыштырып тора икән. Университетка кергәч, ректорның абыйсының улы белән очрашкан. 5 ел буе яхшы билгеләргә генә укып, югары стипендияләр алган, зур масштаблы конкурсларда җиңү яулаган. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган да, егетен ташлаган. Теге егет аның тәрәз төбен саклаганда, ул инде әти-әнисен эшкә урнашкан фирманың бер бүлек начальнигы белән таныштырган. Алга таба тагын шундый бик күп кавышу-аерылышулар...

Дәрәҗәсе белән бергә ир-егетләре дә үсә барган. “Мондый тормышы озак бармас инде, дөрес булса, директорлары кем икәнен аңлаган, дигән сүзләр йөри. Имеш, Америкага да китә икән, диләр. Бәлки анда берәр байны тапкандыр. Ул бай ирләр өчен җир читенә дә китәр”, – диде Айгөл.

Очрашудан мин иң беренче булып кайтып киттем. Светаның көчле тавышы бер атнадан артык башымда шаулап йөрде. Мин аны бөтенләй танымадым. Башлангыч сыйныфларда ук үзенә файда эзләп йөргән Света хәзер бәхет эзләп Америкага чыгып китә. Тапсын гына инде...

Дания, Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: