Шәһри Казан

Бер күрәзәче: “Яшьли вафат буласың”, – дигән сүзләрне кабатлый

Апрель аеның бәгырьләргә үтеп керә торган салкын бер көне иде. Көзнең шыксыз ноябре диярсең: өстән яңгыр пыскып тору гына җитмәгән, ачы җил җелеккә үтә. Менә-менә бүрек белән яка арасыннан җәһәт кенә үтеп керә дә, сулыш алырга да ирек бирмичә, катып калырга мәҗбүр итә иде. 

– Көзгә өйләнәсе булыр, җегетләр! – диде Батырҗан көр тавыш белән, бер төркем ирләр ишетерлек итеп, көрәген коймага сөяп куйганда. Хатынын җир куенына иңдереп кайтып кына килешләре иде. Шул ирләр арасында булган уллары мондый сүзләрдән өтеп алган кебек булып, куырылып китте. Гүя салкын җил уламый, ә авырып вафат булган әниләренең рухы үксеп елый иде.

...Иптәш кызлары белән Камиләне яшь вакытта Себер якларына торф чыгарырга  җибәрәләр. Унбиш-унҗиде яшьлек үсмер кызлар, шунда вакытта, уйнап кына, күрәзәчегә бара. Алдан күрүче карчык иптәш кызына: “Сине бәхетле тормыш көтә, ирдән уңасың”, дисә, Камиләгә: “Картлыгыңны күрмим, яшь килеш үләчәксең”, – дип әйтеп сала. Соңрак кызлар тагын бер күрәзәче картта булалар. Монысы да, Камилә тарафына карап: “Яшьли вафат буласың”, – дип, шул ук сүзләрне кабатлый. “Дөресен әйткән өчен мине кыйнап китүчеләр дә бар”, – дигән күрәзәченең кызларга һәр әйткәне дә рас килеп тора. Шуларны белеп, күреп яшәгән Камиләгә, әлбәттә, яшьли вафат буласын тоеп гомер итү җиңел булмагандыр.

...Батырҗанның Камиләгә өйләнергә уйлаганын белеп алгач, егетнең кыз туганнары каршы чыга. “Син аңа өйләнмә!” – дип кистереп әйтә сеңлесе. Аралашып яшәгән, туганнардай якын күреп йөрешкән күрше кызын күрәләр алар киленнәре итеп. Әмма күрше кызын Батырҗан тормыш иптәше буларак кабул итә алмый: ничек инде сеңелең кебек мөнәсәбәт иткән кешегә өйләнеп булсын?!

Батырҗан белән Камилә уртак оя корып, биш бала алып кайта. Берсе ике айлык вакытта авырып вафат була. Камилә колхозда төрле эштә хезмәт куя: сарык та карый, җәйләрен-көзләрен салам өя, тирес чыгара. Шуның өстенә, эшкәртер өчен колхоздан басу-басу чөгендер бирәләр. Батырҗан исә авылда бердәнбер машина йөртүче – гел зур юлларда йөри, өйгә кайтып керми дә диярлек. Колхоз эшеннән тыш зур бакча, хуҗалык, берсеннән-берсе кечкенә балалар да Камилә карамагында була. Тегәргә, чигәргә яраткан Камиләнең кулларыннан гөлләр тама иде. Батырҗаны гына хәләленең кул эшләре белән утырганын бер дә яратмый: “Кияүгә җыенасың мени?!” – дип бәгырьләренә тия иде хатынының.  Шуңа күрә ире өйдә юкта, балаларын йоклатып бетергәч кенә яраткан кул эшләре белән шөгыльләнә ала Камилә, ә андый вакытлар ай-һай, сирәк эләгә иде шул. Үзе вафатыннан соң гына яшерен урында Камиләнең чигелгән мендәр тышлары, эскәтерләр, кулъяулыклар, ашъяулыкларын таба балалары.

Реклама

...Хатынын җирләгән елны ук көзгә Батырҗан яңа хатын алып кайта. Бер тапкыр да кияүдә булмаган хатын белән гомер көзенә якынлашканда кавышып, ярыйсы гына яшәп китә Батырҗан. Беренче хатын Аллаһтан, икенчесе шайтаннан дигән бу очракта туры килеп куя. Гаяз Исхакый әсәрендәге сөннәтче бабайның нәкъ икенче хатыны төсле булып чыга Батырҗанның икенче карчыгы да. Беренче хатынының юк кына кимчелегенә дә зурдан кубып бәйләнергә күнеккән Батырҗан икенчесенең олы хаталарына да күз йомарга өйрәнә. Чисталыкны яраткан ир тора-бара Сөннәтче бабай әбисенеке кебек  “маңкалы”га әйләнгән чынаякларны да “күрмәскә” яки үзе юып куярга гадәтләнә, тик “яшь” хатынга үзе дә каты бәрелми, балаларыннан, туганнарыннан да сүз әйттерми. 

Балаларының һәркайсының үз тормышы, әтиләре парлы тормышта яшәгәч, күңелләре тынычлана төшә. Әмма алданрак тынычланганнар икән. Үз-үзен генә кайгыртып яшәргә өйрәнгән карчык тора-бара иренең балаларын бер-берсенә каршы котыртып, коткы таратырга өйрәнеп китә. Балаларны җене сөймәгәнгә, оныкларны да төп йорттан читләштерә. Кайсын бур, карак, кайсын хәрәмләшүче, кайсын явыз бәндә итеп сөйләп йөри. Кем сөйләсә шул дөрес, диләр – авылда да байтак кына яманатларын тарата хатыны Батырҗанның балаларының. 

Шулай да, киң күңелле, сабыр әни тәрбиясендә үскән иде шул әлеге балалар – тырышлык, күркәмлек, хезмәт сөючәнлек үрнәгендә тәрбияләнгәннәр. Шуңа һәркайсы да сабыр итә белә. 
Әниләре үлем түшәгендә ятканда да: “Әтиегезне ташламагыз!” – дигән иде аларга. Әтиләре Батырҗан картны балалары бик хөрмәтләп, олылап тәрбия кылды.

Ландыш Тимерова
Фото: 
Pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: