Шәһри Казан

Беркөнне каената мине...

Үзем язам, үзем елыйм. Мин бу турыда беркемгә сөйләмәдем, сөйли дә алмыйм. Андый коточкыч, башка сыймаслык әйберләрне кешегә сөйләп булмый. Йөрәгем елаганга күрә генә сезгә язарга булдым. Ләкин үтенеп сорыйм, исемемне күрсәтмәгез.

Без ирем һәм балам белән Татарстанның бер авылында каенана-каената йортында яшибез. Улыбызга инде 10 яшь, авыл мәктәбендә укый. Мин шул ук мәктәптә укытам. Ирем районга барып эшли. Каенана белән каената лаеклы ялда, хуҗалык эшләре белән мәшгульләр. 

Ирем белән өйләнешкәннән бирле каената бәйләнә миңа. Икәү генә калсак, бетте баш. Үбәргә үрелә, күкрәкләремне капшый башлый. Бар көчем белән каршылык күрсәтәм, ләкин куллары гаять көчле. Бу турыда өйдәгеләр белми. Иремә әйтергә куркам.

Беркөнне каената мине... Ул көнне дәресләрем булмагач, өйдә калдым. Улым мәктәптә, ирем эштә. Каенана күрше урамда яшәүче дустына хәл белешергә китте. Каената белән өйдә икәү генә каласымны белгәч, йөрәгем “жу” итте. Керләр юам дигән сылтау белән мунчага кереп киттем. Ә ул мунча келәсен ватып кереп, миңа бәйләнә башлады һәм... үзенекен итте. Бу мизгелдә үләселәрем килде.

Реклама

Алга таба бу йортта, бу җир йөзендә ничек яшәргә миңа? 

Исемем редакция өчен генә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (12)
Осталось символов:
  • 9 октябрь 2022 - 16:23
    Без имени
    Конечно, үзе гаепле .
  • 6 октябрь 2022 - 11:29
    Без имени
    Мин автор тугел. Зиначы дип гаеп ташлаган бэндэгэ эйтэсем килэ: Алла сакласын диегез: бер кешедэн дэ ерак йорми ул кочлэну. Как обычно уж бездэ: кыйналса да, кочлэнсэ дэ, утерелсэ дэ, жертва узе гаепле. Ку*агын ыштанында тота алмаган ир гаепсез. Мунчага китуен чынлап та анлап булмый, элбэттэ, бэлки качып биклэнеп калырга ометлэнгэн булгандыр.
  • 4 октябрь 2022 - 09:40
    Без имени
    Повод бирмэсэн бэйлэнмэс иде, тешен - тырнагын белэн каршы торсан узенекен эшли алмас иде, зиначылар сез.
  • 3 октябрь 2022 - 22:08
    Без имени
    Монда бары бик үзе гаепле,андый гадате булганны белуга куптән чыгып китәргә кирәк иде.Әнигә әйтам,ирема әйтам дияргә кирәк.Бу хатын үзе теләгән кебек,беркемдә өйдә юкта,мунчага кереп киткән,аулакка.
  • 3 октябрь 2022 - 20:25
    Без имени
    Белә торып, мунчага киткән! Ике яклы түгелме икән бу тартылу?!
  • 3 октябрь 2022 - 19:17
    Без имени
    Скрытая камера куегвз ,диктофона яздырыгыз
  • 3 октябрь 2022 - 15:12
    Без имени
    Бу өйдән качарга кирәк.
  • 3 октябрь 2022 - 14:53
    Без имени
    Ууужжасссс((((бер кен дя тормагыз анда, ул бит сезгне гаепле ясап калдырырга может, разве можно такое скрывать от мужа.
  • 3 октябрь 2022 - 05:29
    Без имени
    Куркыныч заманада яшибез,кызым Ләкин бар да су кебек агып китә... Жир йөзендә ничек яшим,дисен? Яшәргә,матур итеп-яратып һәм яратылып Оныт бу зур бәләне,наныем Ләкин Бу ойдән чыгып китәргә кирек... Ирене бер суз эйтмә- алар барыбер эти яклы була Каената сине тынычлыкта калдырмый. Йомшак кунелле кешегә охшагансын Ләкин ни эшлик,кайчак узен,тик узен генә нәтижә ясарга тиешсен. Авыр чаклар куп -ләкин синен хәл аерым тора Шулай да башын ны югары тот.
  • 3 октябрь 2022 - 00:43
    Без имени
    Чынлапта ниге ирегезне алып башка жирге чыкмыйсыз.Эгер ул ойдэ калсагыз ул хэллер тагын кабатланачак.Шуна башыгыз жилкеде тиз гэне чыгып айрым яшерге.Монын ахыры бик начар бэтечек сез гаепле булып калачаксыз.
  • 2 октябрь 2022 - 18:49
    Без имени
    Шундый телэгенен белгэч, бакчага,урамга китерге иде,э Син мунчага....
  • 2 октябрь 2022 - 16:34
    Без имени
    Беркемгэ сойлэмэ. Гайлэнне ал да чыгып кит.