Шәһри Казан

«Безнең нәселгә кемнең кара каргышы төшкән икән соң?»

8 март алдыннан бакча күршебез Нина хастаханәдә гүр иясе булды. Нибары 54 яшьлек ут күршебез бәйрәм көнне караңгы, салкын кабергә кереп ятты. Заводта зарарлы кайнар цехта эшләп, лаеклы ялга иртәрәк чыгуына куана иде мәрхүмә.

Пенсиясе аз булмаса да, ишле гаиләсенең тормыш-көнкүрешенә акча җиткерә алмыйча иза чикте. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй, акча табуның төрле юлларын эзләде. Үзе кебек авыр тормышлы дусты Галина белән төннәрен метро вагоннарын юдылар, “Яшьлек””станциясен җыештырдылар. Өч-дүрт сәгать йоклап алгач, янәдән эшкә чыгып чаба торган иде. Җиңел машиналар юа торган автосалоннан эт булып арып кайтулары исемдә. 

Нинага пар канатлар ышыгында иркәләнеп үсәргә насыйп булмаган. Әтисен – уңган-булган механизатор Егор Ефимовичны, Мари иле урманына диләнке кисәргә киткән җирендә агач басып үтергән вакытта, төпчек кызга нибары дүрт яшь тулган. Моңарчы кысанлыкта көн күрсәләр дә, үзләренә матур иркен йорт салып керергә хыялланган тату гаиләнең якты өметләре мизгел эчендә киселгән. Сыңар канаты шартлап сынган әниләре – сыер савучы Дарья Михеевна, ятим калган биш баласын кочып, чарасызлыктан кайнар яшь түккән. Тол хатынга авылда яшәү мең газап. Бакча сукалатырга, урманнан утын алып кайтырга, малга азык юнәтергә, ихатадагы ватык-җимерекне төзәтергә ирләр кулы кирәк. Яшь чибәр тол хатын көндез гозер белән көчле затлар янына баш иеп барса, азгын нәфеслеләре, кояш баегач, әрсезләнеп аның ишеген кагудан тайчынмый. Тизәкле чыбыркы белән куа ул аларны. Намусың саф, йөзең ак булса да, авылга таралган кара гайбәттән сакланулары ай-һай авыр шул! Авылда яшәгәндә, шактый йөз суы түгәргә, гарьләнеп еларга мәҗбүр була Дарья.

Казанда урам себерүчеләргә торырга урын бирәләр икән, дигән хәбәр ишеткәч, төпле карарга килә. Тәтеш районындагы кечкенә генә авылда җан асраучы, ачы хәсрәтле Семеновлар гаиләсе, тәвәккәлләп башкалага күченә. Дарья Михеевна эшкә батыр була, балалары бик иртә кул арасына керә. Уллары белән бергәләп, таңнан торып, кар дими, яңгыр дими, күмәкләшеп тырышып эшлиләр, янәшәдәге өч участокны ялт иттереп җыештыралар. Ул чактагы коммуналь хуҗалык җитәкчесе мәрхәмәтле һәм гадел Габделвәли абзый, бал кортларыдай эшчән, ишле гаиләнең хәленә керә.

Уңайлыкларсыз тар барак почмагында кысынкылыкта көн итеп азапланган Семеновларны ул чактагы Ленин (хәзерге Мәскәү) районында яңа төзелгән йортның өч бүлмәле фатирына күчерүгә ирешә. Шул вакытларны искә алып сөйләгәндә, Дарья әбекәйнең күзләре яшьләнә. “Совет заманын ничаклы хурларга маташсалар да, әйбәт яклары күп булды. Авылдан килеп урнашып, бушлай фатир алдык. Балалар бакчасына түләү бәясе мәче төкреге чаклы гына иде. Биш балам әүвәле мәктәптә, соңрак һөнәри училищеда укыганда, кесәмнән бер тиен акча чыгармадым. Чирләгән чагыбызда, бушка дәваладылар. Гади хезмәт кешесенең дәрәҗәсе зур, кадере бар иде. Җиде класс белемле генә булсам да, кеше арасында ким-хур саналмадым. Эшемә күрә, вакытында тиешле әҗерен алдым. Шифаханәгә юлламалар белән бүләкләделәр. Шәһәр советына депутат итеп сайлаганнары булды. Торак-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүче комиссиядә үзем кебек гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен якладым, – дип хатирәләрен яңарта. – Күршекәем, җаным тыныч түгел минем. Сиңа сөйләп күңелемне бушатсам, җиңелрәк булмасмы, дим. Гыйбрәт өчен гәҗиткә язарсың. Борынгылар юкка гына: арбаның алгы көпчәкләре каян тәгәрәсә, арттагылары шул эздән бара, дип әйтмәгән. Үзем дә бик иртә толлык ачысы кичердем, кызым Нинаның да гаилә бәхете булмады.

Заводта өч сменалы авыр эштә бил бөгеп, уч тутырып акча эшләүче хатынын нахакка көнләшеп, аны кыйнап, төн урталарында урамга куып чыгара торган канэчкеч ире Микулайдан балалары кечкенә чакта аерылды. Нарасыйларны үзем карашып үстерештем. Тамаклары тук, өсләре бөтен булса да, бәбкәчләремнең күңеле китек иде. Саклаучы-яклаучысыз атасыз бала кечкенәдән кимлек ачысын күреп үсә шул. Акыллы ата үрнәге, тигез гаилә мөнәсәбәтләре күрми, әти- әниләренең төпле киңәшләрен ишетми үскәнгәдер, оныкларымның икесе дә бәхетле гаилә кора алмады. Димабызның армиядән исән-сау кайтуы хөрмәтенә, дуслары бәйрәм кичәсе оештырган. Бәхетсезлегенә күрәдер, пикникта бер бозык хатын оныгымның муенына асылынган. Моңарчы кызлар кулы тотып карамаган оныгым, бераз салып алгач, тәмам дөньясын оныткан. Дәртле хатынның кайнар кочагында балавыздай эрегән. Безнеке кебек юаш, тәҗрибәсез яшь ир затларын аздырырга, алардан акча суырып, типтереп яшәргә остарып беткән булган икән Валентина. Үзеннән ундүрт яшькә олырак, өч балалы чуаш хатыны егерме бер яшьлек Димабызны сихерләгәндәй үзенә бәйләп куйды.

Әллә теге кичтән соң берәр төрле әфсен-төфсен ясап эчердеме икән? Кызыл шәрабка күрем каны салып эчертеп, ирләрне үзләренә тәмам буйсындырып кол итәләр, имеш. Оныгым киңәшебезгә колак салмады, инәлеп ялваруларыбызны ишетмәде, тылсым йогынтысына эләгеп, күзе тонган халәттә, шул кәнтәйгә йортка керде. Теге шома шайтан Димага шактый зур суммада банктан кредит алдырып, шәхси йортын төзекләндерде. Аннан соң затлы җиһазлар сатып алды. Ярты ел вакыт узмады, муеннан бурычка батыргач, кирәксезгә санап, артына типте. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, Валя дүртенчегә авырлы булып калган иде. Баласын тапты һәм Диманы алиментка бирде. Бурыч өстенә бурыч өелде. Шәхси фирмада ялланып эшләүче машина ремонтлаучыга акчаны кушучлап чыгарып тоттыралар ди мени? Коллекторлар бугазына басып, Димадан акча даулый башлагач, ике урында эшли башлады.

Төнге каравылдан кайткач, бераз черем итеп алуга, төп эшенә ашыга иде. Анда бер байның бик кыйммәтле машинасын ремонтлаганда, йокылы-уяулы килеш эшләп маташканда, тупас хата җибәргән. Килгән зыянны тиз арада түләүне таләп итеп, бәгыренә төшүләре җитмәгән, булдыксызга санап, эшеннән кудылар. Акча эзләп, ары сугылды, бире барып бәрелде, бәгырькәем. Акчалы эш таба алмыйча тинтерәде. Ашаудан, йокыдан калды. Кипте, суырылды. Бер ноктага төбәлеп, миңгерәп утыра башлады. Беркем белән сөйләшмәде. Четрекле хәлнең очына чыга алмагач, чарасызлыктан элмәккә менгән. Кисеп төшерүен төшергәннәр.

Реклама

Табиблар, муен тамырлары каты кысылганга күрә, кислород ачлыгы кичерүе аркасында, баш миенә зур зыян килгән, диделәр. Колаклары юньләп ишетми, күзләре рәтләп күрми, башы эшләми торган аңкый-суңкый тере мәеткә әверелде ул. Кызганыч гарип булып калды. Чирлеме син, түгелме, алган кредитыңны капламый хәлең юк. Шул четрекле хәлдән улын коткару өчен, Нина көн-төн эшләде. Беркөнне төнге сменада метро юарга эшкә барганда, күрәчәгенә каршыдыр, кулчатырын алмаган булган. Кызымны көзге салкын яңгыр баштанаяк коендырып киткән. Юеш киемнәрен алыштыру мөмкинлеге булмаган. Үтәли җил уйнаган, салкынча дымлы һавалы метрода таңга чаклы эшләгәндә, бик нык туңган. Икенче көнне, хәле бигүк шәптән булмаса да, автосалондагы эшенә чыкты. Кичкә өйгә көч- хәлгә өстерәлеп кайтып, урынга егылды. Температурасы кырыккача күтәрелде, төне буе саташып, дер-дер калтыранып чыкты. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Хәле начар булса да, хастаханәгә кереп ятудан баш тартты. Әлеге дә баягы бурычлар түләнеп бетмәгәнгә күрә, эшен югалтудан курыкты, бәгырькәем.

Дарулар эчеп, үзенчә дәваланып маташты. Дару бер җиреңә шифа бирсә, икенчесенә зыян китерә бит ул. Салкын тиеп шешкән сулыш юлларын, кабарган үпкәсен дәвалыйм дип, учлап таблеткалар ашый торгач, бавырына зыян килде. Егерме елга якын зарарлы цехта эшләгәндә акрынлап туза, эчтән таушала башлаган организмы чиргә каршы тора алмады, күрәсең. Хәле тәмам мөшкелләнгәч, Нинабызны мәҗбүриләп хастаханәгә илтеп салсак та, файдасы булмады. Соңладык. Ул шәмдәй эреде. Өч ай дигәндә бавыры таркалып, кара гүргә кереп ятты. 

Диманың бертуган апасы Диананың да язмышы четрекле. Өч ирдән өч кыз бала тапты ул. Балалар бакчасында эшли, көчкә очын-очка ялгап азаплана. Ике ире алимент түли, өченчесе – качып йөри. Диана кечкенәдән нәзберек, елак, көйсез булды. Тынычсыз гаиләдә исерек әти, нервлы әни янында тилмереп үскән баланың психикасы бик иртә какшавы гаҗәп мени?

Дианабыз чыгырыннан бик тиз чыгучан. Берәр нәрсә ошамаса, күтәрелеп бәрелергә генә тора. Аның ялгыз яшәвенә ирләрен генә гаепли алмыйм. Акыра-бакыра, бөтен нәрсәнең начар ягын гына күрә торган, чытык йөзле, зәһәр телле хатын янында кемнең бердәнбер гомерен суга саласы килсен? Үзең күреп торасың, оныгым бик чибәр. Алсу йөзле, зур зәңгәр күзле, сылу буй-сынлы. Шөпшәнеке төсле нечкә билле, мул күкрәкле. Килеш-килбәте теләсә кайсы ир затының башын әйләндерерлек. Аяк атлаулары килешле. Эшли башласа, ут өертә. Ару-талуны белми. Ирләр эшен дә, хатын-кызныкын да менә дигән итеп, коеп кына куя. Пешерә, юа, җыештыра, тегә, бәйли. Бензин пычкысы белән утын кисә, кирәксә, койма кора, измә ясый, кирпеч өя, үтүк төзәтә, машина йөртә. Холык дигәнең генә – ташка үлчим... Торыннары (оныкның баласы – Ред.) кызганыч, алар ни күреп, ни ишетеп үсә? Чибәр әниләре янына төн үткәрергә килгән азгын ирләрнең мут карашын, затсыз сүзләренме? Арбаның алды каян тәгәрәсә, арты да шуннан тәгәрәве сер түгел бит. Безнең нәселгә кемнең кара каргышы төшкән икән соң? Кайсы буында каргалган әби-бабаларыбызның гөнаһлары өчен иза чигәбез, дип төннәр буе уйланып чыгам.

Бәхетсезлек чылбыры өзелмичә, җиде буынга чаклы зыян-зәүрат сала, дип ишеткәнем бар. Аның сөреме сөекле иремне, үземне, кызымны, оныкларымны аямады. Гөнаһсыз сабыйларның- торыннарымның киләчәген дә каралта күрмәсен, язмышларында без күргәндәй ачы хәсрәтләр, зур югалтулар, хыянәтләр кабатланмасын иде дип, Изге Мәрьям Ана иконасы каршына басып, кайнар күз яшьләремне түгеп, дога кылып, Ходайга ялварам, – дип сөйләде ул. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://pixabay.com/


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 май 2022 - 00:12
    Без имени
    И ходаем "оясында ни курэсэ" дилэр бит, барда шулай булып чыккан, гыйбрэт халлэр