Шәһри Казан

Бәхетнең өч почмагы

«Кешене салып таптау бик ансат ул, - дип үз язмышын сөйли башлады 37сен тутырган төскә-биткә бик килешле хатын. - Мин дә үземнең язмышны болай булып чыгар да, акыл утырткан көнемдә кеше күзенә туры карый алмас дәрәҗәгә төшәрмен, дип уйламадым. Кем әйтмешли, белгән булсам, мич башыннан төшмәгән булыр идем...»

Аэропортта якыннарымның самолетын көткән арада, карак кебек, урлап тыңлап, башка берәү язмышын ишетермен дип уйламаган идем, әлбәттә. Хатынкай яшьлек дустын очраткан булып чыкты - икесе дә минем кебек үк газизләрен көтә икән. Күп дигәндә ун минут эчендә дус кызына сөйләгән тарихны берочтан миңа да тыңларга туры килде.
- Миннән 22 яшькә зуррак ир-ат белән чуала башлавым эшем белән бәйле булды. КФЭИны тәмамлап хисапчы булып эшкә генә урнаштым - хуҗам бик акыллы, төпле кешегә охшаган, күз-каш уйната торганнардан түгел кебек иде. Яңа елларга кадәр бар да исән-аман булды. Яңа ел корпоративында хатынын ияртеп килде ул. Урта яшьләрдәге ямьсез, таза, шуның өстенә тәкәбберлеге ташып аккан әлеге хатын аркасында башланды безнең тарих... Шуның кадәр мыскыл итте ул мине: «Бу хәерче ботагы каян килеп эләккән монда? Офиста карачкы утыра, диярсең. Уф, үләм, булса да булыр икән шушындый очсызлы шыксызлык...» Елмаеп торган җиремнән шакшы су белән коендырдылармыни - куырылып киттем. Авыл кызы инде, акча ягы такыррак, әмма нигә кешене шуның кадәр мыскыл итәргә?! Үчтән дә начаррак нәрсә юктыр анысы, әмма мине ул шул ук көнне бөтереп алды: «Карарбыз кемнең шыксыз, кемнең матур булганын!»
Икенче көнне кигән итәк тә ун сантиметрга кыскарды, иренгә иннек, күзләргә кершән кунды - хуҗама анда-санда серле елмаю ташлап йөри башладым. Ир-атлар бит инде алар бөтенесе дә бер камырдан - башта сәерсенеп, аптырап караса да, көннәрдән бер көнне кичке биштә кирәккән-кирәкмәгән документ сорап бүлмәсенә чакырды. Хәзер инде нинди документ икәнен генә хәтерләмим...
Миңа аның белән очрашып йөрүләр, муеныма берсен-берсе уздырып тагыла торган алтын чылбырлар гына аз иде - хатынына белгертәсе килә башлады. Ә хуҗа дигәннәре шундук шарт куйды: «Гаиләмне таркатырга җыенмыйм, бала алып кайту турында да сүз булу мөмкин түгел». Әмма балага узарга теләгән хатынмы инде теләгенә ирешә алмый ди? Мин көмәнгә узарга тырыштым һәм уздым да. Төшерт, дип каршы төшмәсә дә, баламның булачак атасы атна-ун көн авызын бүсеп йөргәндер. Аннан, мәчеткә барып, никах укытып кайттык. Мин шул көнне кич телефоннан хатынына шалтыраттым: «Шыксыз хисапчы дигәнеңне ирегез артыграк яраткан, күрәсең - безнең озакламый балабыз булачак, котлый аласыз!» Өендә нинди зилзилә булгандыр ул көнне - белмим, әмма никахлы ирем минем тешләгән җиремнән өзә торган гаярьлегем барлыгын белде. Үпкәләмәде, хәтта ныграк ярата башлаган төсле генә булды. Хатыныннан аерылмады, әмма көмәнле вакытымда икәүләп ун көнгә ялга барып кайттык без.
Аннан кайтышлый хатыны белән күрештек. Безнең корпоративка килгән тәкәббер байбичәдән мескен, тавышы гәүдәсеннән ерак китә алмаган хәчтерүш кенә калган иде. Мин корсак киереп басып торам, аның исә күзләре тулы яшь... «Мин иремнән аерылырга җыенмыйм», - диде ул. «Мин дә иремнән китәргә җыенмыйм, - дидем. - Офистагы карачкы урынына хәзер син хезмәт итәрсең инде».
Мин офистан эштән киттем, өйдә бала карап утырдым. Хатыны исә безнең эшкә менеджер булып урнашты. Гомер буе эшкә чыгуның ни икәнен белмәгән теге байбичә! Улыбыз тугач, берничә тапкыр ияртеп офиска да барганым булды - хатыны ишетерлек итеп: «Бар, улым, әтиең янына кереп чык», - дип, баланы юри кертеп җибәргән булам, үзем исә, җиңүче кыяфәтендә, хатынын күзлим...
Әмма бәхетле түгел мин. Үч итәм дип, мине мыскыл иткән хатынының гына түгел, сизмәстән үземнең язмышымны да ботарлап ташлаганмын. Баламны да яратам, тормышым да зарланырлык түгел, әмма кеше күзенә туры күтәрелеп карарлыгым да юк. Бәхет ул «мәхәббәт өчпочмаклары»ннан башка, күз яшьләрсез, намуслы булырга тиеш икән лә...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: