Шәһри Казан

Бәхет килде, ә ул... үлде

Яшьлек мәхәббәте күпләр өчен якты хатирәдер инде ул. Яшь чак, җүләр чак, уйланылмыйча әйтелгән сүзләр, уйланылмыйча эшләнгән эшләр, горур булып күренергә тырышулар... Минем дә булды яшьли сөйгәр ярым. Рифат белән икебез дә әкәмәт кызу канлы идек, икебез дә – кучкарлар. Аерылышсак – сагынуга түзеп булмый, кавышсак – дары мичкәсендә сыман, тагын талашып китәбез. Кыскасы, юллар аерылды. Бергә була алмадык. 

...Мин Казанга килеп, укырга кердем. Ул башка шәһәрдә урнашып калды. Авылга кайтулар сирәгәйде. Мин кайтканда ул булмый, ул кайтканда мин булмыйм, дигәндәй, сирәк-мирәк, танышларны очратканда гына, аз-маз яңалык белә идем. Кесә телефоннары юк иде әле ул чакта. Еллар үтте. Мин бер егет белән таныштым. Бер ел очрашып йөргәннән соң ул миңа тәкъдим ясады. Без өйләнештек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратышып яши башладык. Тик... Аллаһ Тәгалә бала бирергә генә ашыкмады. Без таптаган юллар, без барган табиблар, клиникалар, күрәзәчеләр, им-томчылар, берсе дә калмады. Икебез дә сау-сәламәт, бернинди каршылык та юк, балага да уза алмыйм... Шулай 16 ел гомер узып китте. Инде язмышыбызга күнегеп, бу хакта уйламаска булдык. 

Замана үзгәрде. Интернет пәйда булды. Рифатның өйләнгәнлеген мин шуннан белдем. Өч баласы, янәшәсендә бик чибәр хатыны елмаеп тора. Дөресен генә әйткәндә, көнләшү дигән хис булмады, ләкин чын күңелдән аның өчен шатландым. Фотодан карап торган күзләр барыбер дә якын иде. Шуларны тагын бер күрәсе, шуларга тагын бер генә булса да тутырып карыйсы иде дигән теләк сыздырып узды. 

Карлар эреп, агачлар бөреләнгән бик матур язгы көннәр килеп җитте. Берара мин үземне бик начар хис итә башладым. Баш әйләнә, күңел болгана. Әлбәттә инде, башка килгән беренче уй: бәлки, мин йөкледер... Тик моның чынга ашмас хыял икәнен беләм бит, тиз генә бу уйдан кире кайтам. Узар әле, дим. Ләкин хәлем көннән-көн начарлана. Укшыта, ризык исе ярамый. Эштәге хатыннар: “Бар инде, күрен, чыннан да йөкледер син”, - дип үгетлиләр. “Куркам”, – дим. Табиб: “Юк, сез йөкле түгел”, – дисә, тагын төшенкелеккә бирелермен кебек. 

Яныбызда утырган Сиринә исемле чаярак бер коллегам шалт итеп киенде дә, кабинеттан чыгып китте. Ул да түгел, кире әйләнеп кайтты. Даруханәгә барып, электрон тест алып килгән икән. “Бар, иртәне көтеп торма, хәзер үк кер дә, тикшер!” – дип, кулыма тест тоттырды. Тест минем чыннан да йөкле икәнлегемне күрсәтте. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Үзем дулкынланам, үзем калтырыйм. Тиз генә таныш табибка шалтыратам, УЗИга килим әле, дим. “Бер сәгатьтән буш урын бар”, – ди бу. Каударлана-каударлана такси номеры җыям. Урамда көтеп торырмын дип, тиз арада киенеп, хуҗадан сорап китеп бардым. 
Ике лифтның берсе дә килергә ашыкмагач, 13 нче каттан җәяүләп кенә төшеп барам. Шунда ни күрим, миңа таба җәяүләп кенә Рифат менеп килә! Шул ук күзләр, шул ук ялкынлы, үткен караш! Икебез дә күзләр белән исәнләшеп, катып калдык. Эш белән килгән икән, кулларында бер пачка документ. Мин ашыгам, ул ашыга. Аерылышасы да килми. 

Реклама

“Документларны гына кертеп чыгыйм, үзем илтеп куям, кая барасың?” – ди. 
“Юк, мине такси көтеп тора, мин ашыгам...”. 
“Әйдә, җибәр таксины, үзем илтәм кирәкле җиреңә!”
“Юк, мин такси белән..
.”

Шуннан, менеп барган җиреннән кире борылып, ул мине таксига кадәр озата төште. Ашык-пошык сөйләшкәндә генә аның Казанга күченгәнлеге, кайда яшәгәнлеге турында белдем. Таксины көттереп булмый иде. Мин кузгалып киттем, ул кул болгап калды. Ул көн минем хәтеремдә мәңге сакланачак. Чөнки тормышымда ике хыялымны берьюлы тормышка ашырган көн булды ул. 12 елдан соң тәүге тапкыр әни булачагымны да белгәч, бәхетемнән утырып еладым...

Гаиләбезне шатлыкка күмеп, кызыбыз туды. Минем хис-кичерешләремне моны үз башыннан кичергән аналар гына аңлар. Ул сөенечле мизгелләрне бернинди миллионнар да, бернинди алтын таулар да алмаштыра алмый. Мин, чыннан да, бик бәхетле әни. Яшем кырыкта булса да, минем өчен тормыш башланды гына әле. Хәзерге вакытта икенче сабыебызны көтәбез, Аллаһка шөкер. Көтеп алынган бәхетләребез гомерле була күрсеннәр иде.

Ике атна элек авылга кайтып килдек. Әти-әни янына. Авыл башында калган зиратта бик күп кеше җыелган иде. Рифат үлгән, Рифатны алып кайтып җирлиләр, диделәр...  

Инзилә. Казан

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: