Реклама
Ирем белән җиде ел яшибез. Бу җиде ел миңа шулкадәр озын-озак гомер кебек тоелды. Үземне читлектәге кош сыман хис итәм. Бүгенге тормышымны үзгәртергә телим.
Соңгы ике елда ирем белән аралар сизелерлек рәвештә үзгәрде, юньләп сөйләшмибез. Ул эштән кайта да, компьютер артына утыра һәм төнгә кадәр уеннар уйный. Аннан соң ашап, душка кереп чыга да йокларга ята. Ә иртән без эшкә китәбез. Менә шулай көн артыннан көн уза, гомер үтеп бара.
Ике ел инде без аерым бүлмәләрдә йоклыйбыз. Мин – безнең бүлмәдә, ә ул залда йоклый. Иң кызыгы шунда – безнең бер тапкыр да бәхәсләшкән булмады. Ничектер кинәт кенә сөйләшми башладык. Ул мин пешергән ризыкны ашамый. Дөресен әйтәм, хәзер өйгә кайтасым да килми. Аерылышу турында уйлана башладым. Ләкин шул ук вакыта гаиләмне таркатудан куркам.
Күптән түгел эштәге бер ир-ат миңа игътибар күрсәтә башлады. Ирем белән аерылышып, аның белән кавышырга микән әллә? Менә шундый икеләнүләр белән йөргән мәлем...
Асия Д.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз