Шәһри Казан

Сугыш турында кинолар күп. Ә монысы - уйландырды, әрнетте, елатты...

Сугыш вакытында эвакуацияләнгән балалар турында төшерелгән кино караганда күңел шундый халәттә иде. Әле без бик күп нәрсәне аңламаганбыз икән.

Фильмнарда сугыш кыры, солдатлар батырлыгы, сугыш китергән авырлыклар, мәхәббәт, нәфрәт кебек хисләрне тоемларга була. Сюжетларның берничәсендә генә балаларны күрергә мөмкин. Бәлки шуның өчен дә безнең аңыбызда сугыш һәм сугыш чоры балалары бер-берсеннән аерылган кебек калгандыр. Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда да сугыш чоры балалары турында әле тирәнрәк уйланмадык. Сугыш чоры балаларына багышланган “Мин сине сагынам” (Я скучаю по тебе”) фильмын карамаган булсак, күңелләр шулай айкалыр идеме икән?!

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына 1941 елны латыш балалары эвакуацияләнә. Ачлык-ялангачлык елларында халык ул балаларны үзенә сыендыра. Әйе, Әтнәбезнең сугыш елларында тарихка язылган бер бите генә әле бу. Аларны элеккеге бай йортларына урнаштырылуы, сугыш беткәнче шунда яшәүләре, тиф, кызамык белән авырулары, үлем очраклары. Районыбызга кайтып җиткәнче 400 баланың 280не генә исән калуы. Болар бар да үткән еллардагы тарих кебек кенә. Ә чынлыкта бер гөнаһсыз сабыйларның шундый язмышка дучар булуыннан бугазга төер утыра.

Продюссер Татьяна Мезлякова, режиссеры Марина Мусиенко, фильмны әзерләүче Динара Әхмәдуллина тарихи фактларга, истәлекләргә таянып яхшы кинофильм эшләгәннәр. Сюжет сызыгында өч районга – Минзәлә, Әтнә һәм Буага эвакуацияләнгән балаларның язмышы берләштерелеп бирелә. Һәр районның геройлары бергә тупланып бер вакыйгалар эчендә кайный. Ә вакыйгаларның төп өлеше Әтнә районының бүгенге көндә “Әтнә туган як

музее” буларак билгеле булган Гатаулла бай йортында бара. Төрле илләрдән җыелган балаларның бер-берләрен аңларга тырышып яшәүләре, бер-берсенә ярдәмнәре сокландыра. Күпмилләтле илебезнең шундый авыр чорда берләшүе шатлыклы хисләр уята. Ә балалар, кайда да балалар булып калалар. Үзләренең самими уйнаулары, гади теләкләре, юктан гына шатлана белүләре, беренче гашыйклык хисләре. Ләкин шул ук вакытта кара япма булып аларның өстендә сугыш торуы, якыннарыннан аерылып бер белмәгән якларда җан асраулары. Бу балалар моның кадәр ачы хәсрәтләргә, сагыну-юксынуларга ничек түзделәр икән?! Әйе, сугышны алар сорап алмаган. Тик балачаклары мул тормыштан, тынычлыктан мәхрүм булган балаларны бүген уйлаучы бармы?

Реклама

Карадык, уйландык, әрнедек, еладык... Җәйге лагерьга дип килгән балаларның ачы язмышы кадрлар булып күз алдыннан үтте. Латыш, украин, еврей, рус, татар милләтеннән булган балаларның сагыну сагышлары йөрәккә ягылып калды. Бу фильмны республиканың бөтен район балалары карарга тиеш. Барыбыз да тиеш, шунсыз булмый.

Райлә Галиева,

Әтнә районы.

Фото: http://atnya-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 6 декабрь 2020 - 13:53
    Без имени
    Нидән каһәрләнгән безнең буын ? Ятимлеккә дучар ителгән . Вакыт катламы да два бирмәс -- Гомерлеккә күңел кителгән . Ата кайгыртуы , ышык эзләп Күңелләр бер генә тулмады . "Хәлең ничек , сугыш ятиме ?" дип Башлардан сыйпаучы булмады . Борлыгулар тора кабатланып . Безнең күзләрдән яшь кипмәгән . Сугыш ятимнәре исән әле ... Димәк , әле сугыш бетмәгән ... Кадрия Саматова Нуриева Актаныш районы
  • 6 декабрь 2020 - 13:51
    Без имени
    Кино нисек атала ,ҡайҙа ҡарарға була .