Шәһри Казан

Егете төрмәдә утырганда, моңа маҗаралар кирәк булган

Күптән түгел минем белән бер кызык та, сәер дә хәл булды. Дуслар белән караоке клубта ял иткәндә, бер кыз белән таныштым. Бер караштан ук бер-береңә тартылу була бит әле? Менә безнең дә шулайрак булды.

Кочаклашып үбештек тә, бу кыз мине өенә кунакка чакырды. Беләм, әле генә танышкан кешене өеңә чакыру – сәер хәл. Тик безнең арада шундый көчле хис, дәрт кабынды. Фатирга ничек кереп җиткәнне дә хәтерләмим, рәхәтләнеп яратыштык, сөештек. 

Икенче көнне иртүк уятты да, тизрәк җыенып чыгып китәргә кирәклеген әйтте. Баксаң, бу кызның егете бар икән. Һәм ул төрмәдә утыра. “Ни өчен утыра?” дигән соравыма: “Штраф түләмәгәнгә. Унбиш көнгә иде, ике көннән чыга инде”, - диде. Егете төрмәдә утырганда, моңа маҗаралар кирәк булган, күрәсең... Вәйт, ышан син бу кызларга!

Реклама

Данис Х.
Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: