Шәһри Казан

Егетем мине башкага бирде

Мин гел үземнән өлкәнрәк егетләргә кызыктым. Миннән 5 яшькә зуррак абыйның дуслары белән сөйләшергә ярата идем. Алар еш кына безгә килеп тә йөри иде. Шулай аралаша торгач, берзаман абыйның сыйныфташына гашыйк булдым. Муса да мине ошата иде. Ул чакта миңа – 17, аңа 22 яшь иде. 

Абыйның туган көненнән соң очрашып йөри башладык. Туган көн табигать кочагында – болында үтте. Шунда Муса белән икәү генә яр буенда йөрдек. Һәм шунда без тәүге тапкыр үбештек. Шундый оялдым, әле дә үзем язам, үзем кызарам. Абыйның дусты белән кочышып, үбешеп йөрү сәер дә, оят та иде миңа. Безнең мөнәсәбәтләр турында бары тик абый гына белде. Ул каршы килмәде, чөнки абый мине бәхетле итәр өчен барысына да әзер иде. Ә мин ул чакта, чынлап та, Муса белән булуыма бәхетле идем.

Ләкин бервакыт очрашуга Муса туганы Инсаф белән килде. Инсаф миннән бер яшькә өлкәнрәк, чибәрлеге дә бар. Билгеле, ул көнне Муса белән кочаклашып та, үбешеп тә булмады. Өчәү бергә сөйләшеп утырдык. Әмма Муса көн саен булмаса да, Инсафны еш ияртә башлады. Бу миңа бер дә ошамый иде.

Ә беркөнне Инсаф яныма үзе генә килде. “Бу ни бу? Кайда Муса?” – дидем. “Ул шәһәргә китте, сине беркемгә дә бирмәскә, кичен саклап утырырга кушты”, - ди. Күзләрем шар булды. Менә сиңа мә! Болай да була икән! Ул кичне Инсаф белән сөйләшеп утырдык. Икенче көнне дә Муса килмәде, шулай итеп, аның эзе суынды. Ә мин Инсаф белән аралашуымны дәвам иттем.

Реклама

Берзаман шундый фикергә килдем: миңа Инсаф белән күпкә кызыграк, уртак темаларыбыз да күп икән. Үзебез дә сизмәстән, Инсаф белән очраша башладык. Дөрес, аннары юллар аерылышты, ул да өйләнде, мин дә кияүгә чыктым. Ә Мусаны бер дә күргәнем булмады. Аны да өйләнгән, диләр. Теге чакта күзгә-күз карап аңлашмавы, сөйләшмәве генә күңелдә калды. Ни өчен шулай эшләве әле дә минем өчен сер. Үзе шундый карар кылганмы, әллә берәрсе кушканмы?..

Айгөл, Лаеш районы 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: