Шәһри Казан

Җиде ятимгә үги ана булып килгән Суфия апа: "Саваплы буласым килде"

1965 елның җәендә Питрәч районы Татар Казысы авылы халкын аяз көнне яшен суккан кебек була. Яраткан ирен һәм берсеннән-берсе кечкенә җиде сабыен ятим итеп, Гөлира бакыйлыкка күчә.

Әнисезлек ачысы
Яшь ана да бик жәл – 36 гына бит әле. Олысына – 12, иң кечесе 10 айлык сабыйлары бигрәк тә үзәкне өзә. Табибка барып күренеп кенә кайтыйм дип сырхаулап торгач чыгып киткән була. Казанга барасы машиналары һаләкәткә очрый. Язмыш...

“Әтисез ятим – ярты ятим. Әнисез ятим – тулы ятим”, – дип белми әйтмәгән инде халык. Озакламый моның шулай икәне ачыктан-ачык күренә башлый. 13 ел яратып, күзеннән аңлап яшәгән хатынын шулай кисәк югалткан гаилә башлыгы Мөбәракша кайгыдан ни эшләргә дә белми. Башта бик күпләр шикелле шешә белән дуслашып, хәсрәтен “онытырга” уйлый. Аннары баштанаяк эшкә чума. Ул арада җиде ятим ачлы-туклы яши. Җәен ярый әле – кыр үләннәре: юа, кузгалак белән дә тукланалар. Көзгә таба хәлләре бигрәк мөшкелләнә ятимнәрнең. Бигрәк тә кечкенәләр җәфа чигә тамак туймаудан. Бер сеңелләре хәтта күршеләрнең капка астыннан кереп, эт савытыннан ашап йөри башлый. Моны күреп торган кешеләр бу ятимнәргә сөт, ипи кертәләр дә үзләре тиз генә яшьләренә буылып чыгып китәләр. Бу хәлләр турында хәбәр район үзәгендәге тиешле органнарга да килеп ирешә.

“Ил буенча таратырга тудырмадык”
Көннәрдән бер көнне тәрәзәләре тимер рәшәткәле, бик тә шыксыз шомлы машина килеп туктый аларның йортлары янына. Аннан берничә кеше төшеп, ашыга-ашыга өйгә кереп китәләр. Балалар йортына алып китәргә килгәннәр икән. “Шулай итсәк, барыгызга да әйбәт булыр. Яннарына барып йөрерсең...” – диләр. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган әти кеше “салмытдин” булуына карамастан, кисәк айнып китә. Куркышып елашкан балаларын өйнең түр ягына чакырып кертеп, зур авыр өстәлне ишек төбенә тартып китереп терәтә дә, кулына өстәлдә яткан пычакны ала. “Әгәр дә берәрегез теге якка чыга икән, кадыйм! – ди гомерендә чебен дә рәнҗетмәгән ата, ярсуына чыдый алмыйча. – Ил буенча таратыр өчен балалар тудырмадык!”
Аңа өйләнергә һәм төзәлергә өч ай вакыт бирәләр.

Ак төенчек – әманәт
Тик өйләнү бит ул сөйләнү генә түгел. Җиде ятимгә үги әни булырга кем җөрьәт итсен?! Ярый әле, балалар бәхетеннән андый олы йөрәкле ханым табыла. Хәер, балаларның әниләре үлгәнен ишеткәч: “Мөбәракша кайсыбыз бәхетенә булыр?” – дип шобага тоткан ялгыз хатыннар арасында да булмый ул баштарак. “Җиде бала өстенә барырга куркам мин”, – ди. Ләкин монда да язмыш өлгеррәк булып чыга. Суфия ханым шулай икеләнеп торганда бер төш күрә – балаларның яшьли вафат булган үз әниләре, авылдашы Гөлира аңа бер ак төенчек бирә. “Сиңа миннән әмәнәт, сакла!” – ди. Шуннан соң озак та үтми ул ятимнәр өен җылытыр һәм яктыртыр өчен әни булырга ризалаша. Бу вакытта үзенең дә бер кызы булып, әни булуның ни икәнен татыган була инде ул.

Балалар йоклаганда иртәнге якта алып кайта аны йорт башлагы Мөбәракша. Суфия ханым бусагадан атлап кергәндә аларның җидесе дә идәндә тезелеп йоклап ята торан була. “Менә нинди ак төенчек биргән икән ул миңа...” – дип уйлап ала да, коймак пешерергә тотына. Әниләре вафатынан соң коймакның исен дә иснәп карамаган сабыйлар кайнар табада май чыжылдаганга бер-бер артлы уяналар. Кечкенәләре телләрен ялый-ялый өстәлдә тау кебек өелеп торган коймакларга үрелә. Ә олылары, үз әниләре түгеллекне аңлаганнары урамга чыгып йөгерә. Шунда Суфия ханым җиде яшьлек Гөлсирәне күтәреп сәкегә бастыра да:
 – Мин сезнең яңа әниегез, әни диеп әйтерсеңме миңа? – ди.
– Әйтермен әйтермен, – ди сабый. Ә үзенең күзе коймакларда була.

Үлгән артыннан үлеп булмый. Ялгыз яшәү ир-атка бигрәк тә кыен. Итәк тулы балалар белән калганда тагын да. Тик... Үги ананың иң әйбәтеннән дә козгын тавышы килә, диләр. Әйе, әкиятләрдә дә шуңа шулай бик явыз итеп сурәтләнгән инде ул. Аннары авыл бит ул – күз дә, колак та бик сизгер. “Ничек яшәрләр?” – дип барысын да карап кына тора. Суфия ханымга үги ананың әйбәт тә булганлыгын исбатлар өчен, бик нык тырышырга туры килә.
– Мичне башта пумала белән сыпырып чыгара идем, аннары җиде ипи сала идем, – дип искә ала ул бүген 94 яшен тутырган ак әби. – Мич төбендә ул кайнап бигрәк тә тәмле булып пешә иде.

Яңа елның беренче көннәрендә очраштык без аның белән. Бу игелекле әбекәй турында ишеткәч тә барып күрәсем килгән иде үзен. Насыйбы шул бәйрәм көннәренә туры килде. Моның да бер сәбәбе булган икән. Без Суфия ханымны тәрбияләп торучы, аны сабый бала кебек караучы Фәния Шәмсевәлиеваның туган көнендә барганбыз икән. Алдан белмичә генә. Аңа да игелеге өчен рәхмәт әйтергә нинди җай!

Безне татар сыйлы мул табын һәм ак күңелле ак яулыклы татар карчыгы каршы алды. Әбигә әле – сөбханаллаһ күз тимәсен! Дөрес, еллар эзсез узмаган – күзләре начар күрә. Бер күзе элек тә әйбәт булмаган. Хәзер инде колагы да ишетеп бетерми. Хәер, Аллаһ белән сөйләшергә, көне буе догалар укып, тәсбих тартып утырырга мөмкинлек биргәне, озын гомере өчен рәхмәтле ул Ходайга. Үткән елларын уйлап җырлар-мөнәҗәтләр дә көйләп ала. Миңа да моңланып күрсәтте.
– Һәр темага әнкәйнең җыры әзер аның, – ди Фәния ханым, елмаеп. – Гөлләргә су сипсәм, шул хакта җырлый. Үзе дә уйлап чыгара бугай.

“Саваплы буласым килде”
“ Ни өчен җиде ятимгә үги ана булырга риза булдыгыз?” – дигән соравымны бирүгә, әбекәем, бер дә сүз эзләп кесәгә кереп тормый гына: “Саваплы буласым килде. Ятим бала үстерүне бик саваплы диләр бит. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.с.) дә моны бик хуплаган”, – диде. Ләкин саваплы булганчы бик җаваплы эш ул ятим баланы җылы куеныңда рәнҗетми үстерү. Дөрес адым ясамаганда, гадел гамәл кылмаганда аның гөнаһы да бик зур. Күпләр шуннан курка да инде.

Реклама

Әйе, бик саваплы эш башкарган бу олы йөрәкле, киң күңелле татар хатыны. Шул ятим сабыйларның рәхмәте нәтиҗәсендә ваклагандыр инде ул унынчы дистәне. Һәркемгә бирелми бит мондый да озын бәрәкәтле гомер.

Балаларның әтисе – ире Мөбәракша белән 40 ел бергә яшәгәннәр алар. Уртак уллары да бар. Инде ире вафатына да дистә елдан артык. Ләкин балалары ташламый. Урыны түрдә. Фәниясе ире үлгәннән соң үзенә алып кайткан. “Берсенә дә бирмим, ул миңа иптәш”, – ди. Фәния ханымның өч баласы үз тормышлары белән төрле җирләрдә бәхетле яшиләр. Аның да картлыгы бик тыныч һәм рәхәт булыр, иншаллаһ, матур үрнәкне ул бит үзе күрсәтә.

Бу гаилә һәм Суфия апа турында миңа халык язучысы исемен лаеклы йөртүче Нәбирә апа Гыйматдинова сөйләде. Ул үги әнисе килеп керү белән сәкегә күтәреп бастырып, миңа әни диеп әйтерсеңме дигән җиде яшьлек кыз Гөлсирә Солтанова белән университетта бергә укыган. Аларга кунакка да кайтып йөргән булган. Университет белеме алган Гөлсирә ханымның үзенең дә каләмле булуы әлеге язманы язарга ярдәм итте. Рәхмәт аңа.

Төшендә балаларның әнисе биргән биргән ак төенчекне – бәгырь кисәге балаларын Суфия апа җил яңгыр тидерми, ятимлекне сиздерми үстерергә тырыша. Балалары да йөзгә кызыллык китерә торганнардан булмый. Яхшы укып һәрберсе үз гаиләсен кора. Чутлап караган идек бүген 9 балага 36 онык, 20дән артык оныкчык. Бу нәсел өчен сөенми мөмкин түгел – алар барысы да иманлы, намазлы.

Олы кайгылы чаклары иде без килгәндә бу нәселнең. Әниләре урынына калып, 10 яшеннән үк эне-сеңелләрен карап үстергән 1954 елгы Мөнирә апалары коронавирустан вафат булган. Күптән түгел кырыгын үткәргәннәр.

 – Кояшыбыз, җылытучы учагыбыз сүнде, – ди үзләре. Тик бу кайгыны әниләренә әйтмәгәннәр. Күтәрә алмас дигәннәр. Унбер ел элек олы абыйлары вафат булган. Ләкин исән туганнар бер йодрык булып яшәүләрен дәвам итә. Казандагы сеңелләре әниләре торган Фәнияләр өенә каршы гына итеп таштан өй салып ята.
Гөлсирә ханым белән без телефон аша аралаштык. Ул миңа гаиләләре белән елап җырлый торган җыр да җибәрде. “Җиде язмыш” дигән әлеге җырны үзе дә әнисеннән җиде ятим булып калган Буа кызы җырлаган. Гөлсирә ханым аны эзләп тә тапкан. Сүзләрен Тукай районы Биклән авылында яшәүче бер шагыйрә язган, ди. Җырчы кызны туганнары белән кунакка да чакырганнар. Җавап кына булмаган. Бәлки, бу язманы укыгач, өзелгән элемтә кабат ялганыр әле дип тә өметләнәләр.

Суфия апа өчен сөенеп кайттым. Бик бәхетле картлык кичерә ул. Бала- оныкларына, аларның балаларына, бар дөньяга да дога укып, теләк теләп утыра алырлык озын, бәрәкәтле гомер биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Күңеле өчен ул җәннәтне җирдә үк күреп китә инде. Хәер, бу җәннәтне ул үз куллары белән ясаган, язмышын да үзе язган. Һәм үзенекен генә дә түгел. Җиде ятимнекен дә.
 

P.S. Фотолар гаилә архивыннан алынды.
Рәсемдә алты туган бергә җыелгач. Ир уртасы әнисеннән ун айлык булып калган иң кечкенә энеләре. хәзер Мәскәүдә яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: