Шәһри Казан

Илназ Гарипов: "Йөрәге авыру булгач, әниемә “химия” алу ярамады..."

Татар эстрадасы артисты Илназ Гарипов яшь булуына карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, зур югалтулар кичергән. Бүген Илназ белән тормышындагы авыр еллары турында сөйләштек.

– Илназ, кайчан һәм ни өчен Казаннан Арчага күчендегез?
– Казанда туганмын. Миңа 1,5 яшь булганда, безнең гаилә Арчага әтинең туган нигезенә күченеп кайткан. Әти белән әни икесе дә Хәсәншәех авылыннан. Шулай итеп, без бер йортта җиде кеше яши башладык - әби, бабай, карт әби, әти, әни, абый һәм мин. Авылга күченүләренең сәбәбен белмим...

– Ничә яшеңдә әтисез калдың?
– Алты яшемдә. Әтигә инсульт булды. Мин аны бик начар хәтерлим. Әти кара ипине өчпочмаклап кисеп, сарымсак белән сылап, табада кыздыра иде. Шуны мәңге онытасым юк. Әтигә нибары 36 яшь иде. Аның артыннан бабай үлде, ә бераздан карт әби дә китеп барды. Абыйны, мине әни белән әби үстерде.

– Әниең Галиябану апа озак чирләдеме?
– Әнинең йөрәге авыру булды. Шул сәбәпле, гел аңын югалтып егыла иде. Башта бу елга яки ике елга бер – бик сирәк булды. Эше дә бик авыр иде инде. Иртәнге сәгать 3тә торып фермага китә иде. Авыл җирендә аның егылганына артык игътибар итмәгәннәр. Дару биргәннәр дә шуның белән онытылган. Мин әле дә корвалол исен яратмыйм. Ә инде без үсә төшкәч, әнине хастаханәгә алып барганнар. Табиблар йөрәгенә операция ясарга тәкъдим иткән. Ләкин әни операциядән баш тарткан.

– Ни өчен?
– Барысын да уйлагандыр да, куркып калгандыр. Бездән кала башка терәге юк иде аның. “Күпме гомерем бар, шулкадәр яшим”, – дигән. Аннан соң да күп еллар буе аңын югалтты. Әле дә хәтерлим: беркөнне иртән торсам, әни канлы иренен юа. Баксаң, аңын җуеп егылып, ялгыш иренен бәргән икән. Шуннан соң “ашыгыч ярдәм” чакыртып, Казанга алып киттек. Анда йөрәгенә операция ясадылар, ике клапанын алыштырдылар.

– Ләкин әниең йөрәк чиреннән үлмәде дип беләм...
– Берзаман әни эченә зарлана башлады. Казанга барып, тикшеренеп кайттык. Башта таш бар, диделәр. Авыртуы көчәйгәч, тагын хастаханәгә бардык. Колоноскопия аша тикшергәннән соң, әнигә “эчәклек рагы” дигән диагноз куйдылар. Әни бик сабыр кеше иде. Эче авыртса да, зарланмады. Әмма авыртуы шулкадәр көчле булган, бөгәрләнеп ята иде.

Реклама

– Бу авыруы турында үзенә әйттегезме?
– Юк. Әни нинди чир белән авырганын белми үлеп китте. Әгәр әйткән булсак, үзен бер айда “ашап” бетерәчәк иде. Ул бу хәбәрне күтәрә алмас иде. Без операцияне дә, ул белмәсен дип, онкологиядә түгел, ә андагы табибларны 7нче хастаханәгә чакыртып ясаттык.

– Табиблар күпме гомере бар диде?
– Өч ай. Бу сүзләрне ишетү әйтеп аңлата алмаслык бик авыр булды... Әни шуннан соң дүрт ай яшәп, 62 яшендә китеп барды. Иң аянычы – аңа ярдәм итеп булмады. Тамагыннан ризык үтмәгәч, төрле тәмле ризыклар алып кайтып карадым. Ничек тә күңелен күрәсе, гомерен озайтасы килде. Йөрәге авыру булгач, аңа “химия” алу ярамады. Табиблар да “тилмертмәгез” диде.

– Үлгәнен кем хәбәр итте? Бу вакытта син кайда идең?
– Абый шалтыратты. Әмма үлде димәде: “Хәле авырайды, әкрен генә кайт”, – диде. Шундук бер туганым шалтыратып кайгы уртаклашты. Мин Казанда идем. Концерттан кайткан мәл иде. Авылга кузгалдым...

Әңгәмәне тулысынча "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 22 октябрь санында укырга мөмкин. Сату нокталарыннан сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: