Шәһри Казан

Ирем балабызны караучы няня белән йоклаган

Тормышымда булган күңелсез хәл белән уртаклашырга булдым. Бу хакта тагын кемгә сөйлим? Ояты ни тора бит. Ирем балабызны караучы няня белән йоклады. 

Няня безгә көнаралаш, ягъни мин эштә булган көннәрдә килеп йөрде. Бик үткен булып чыкты ул. Балама гына түгел, иремә дә өлгергән! Аның ирем белән йоклаганын ике ай элек белдем. Аш бүлмәсендәге чүплектә кулланылган саклану чарасына тап булдым...

Ул кичне ирем белән җитди сөйләшү булды. Кире какмады, барысын да үзе сөйләп бирде. Нәтиҗәдә няняны эшеннән азат иттем, иремне өйдән куып чыгардым. Бер җиренә хуҗа була белмәгән ир миңа нигә кирәк?

Реклама

Фото: pixabay.com

Рамилә Д.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 май 2022 - 18:41
    Без имени
    Ни житми икэн