Шәһри Казан

Иремнең апасын күрә алмыйм, ничек яшәп бетәрбез?!

Кияүгә чыгуыма биш ел була, балаларыбыз бар. Иремнең әти-әнисе һәм ике сеңлесе белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Әмма аның апасын күрә алмыйм. 

Сәбәбе-безнең гаилә эшләренә гел тыкшынып, тикшереп тора. Иребез белән бергә кабул иткән барлык карарлар да аның тарафыннан кире кагыла. Янәсе, ул олырак, тормыш тәҗрибәсе күбрәк, без аның сүзләре белән килешергә тиеш.

Өйләренә килен булып төшкән көннән бирле, бер-беребезгә булган мөнәсәбәт шактый киеренке булды. Савыт-саба юып куйсам, аларны тиешле урынга куймаганмын. Идән юсам, швабра белән түгел, ә кул белән юарга тиеш булганмын, чөнки швабра белән тузаннар шул килеш кала. Кыскасы, бәйләнмәгән җире калмады, бугай. Каршы дәшмәдем, түздем. Иремнең дә колак итен ашый башлагач, бик каты әйткәләштек. Шуннан соң минем белән бер табын артына да утырмас булды. Ә аннары кияүгә чыгып күченеп китте. Еракта торгач безнең арадагы мөнәсәбәтләр дә яхшыра башлады. Тик барыбер мин аның кыланмышларына түзәм, элек әйткән сүзләре, мөнәсәбәте искә төшә дә, үзеннән-үзе салкынлык пәйда була. 

Аларга кунакка бармас өчен төрле уйдырмалар уйлап чыгарам. Аның белән аралашу файда китермәгәч, хисси яктан бушлык барлыкка килгәч, ни өчен мин аның белән якынаерга тиеш. 

Реклама

Саҗидә, Балык Бистәсе районы

Фото: https://unsplash.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 июнь 2022 - 21:07
    Без имени
    Бер тапкыр каты гына итеп эйт: кысылма безгэ, узеннен киленнэренне ойрэтерсен , дип.