Шәһри Казан

Иремнең әтисе белән йоклыйм

Минем белән булган хәлләрне тирә-юньдәгеләргә сөйләп булмаганга күрә, газета укучылары белән уртаклашырга булдым. 

Алдан ук әйтәм – үземне күрә алмыйм. Миңа хәзер 26 яшь. Ирем миннән ике яшькә кечерәк. Кызыбыз бар. Иремне үлеп яратып кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм. Студент вакытта балага уздым да, өйләнештек. Шул сәбәпле укуымны вакытында тәмамлый алмадым.

Башта тулай торакта яшәдек, аннары фатир “снимать” иттек. Акчасызлык, хәерчелек туйдырды. Ирем көне-төне чапты. Укыды, эшләде, тырышты. Әмма ул акча тормышны алып барырга җитми иде.

Иремнең әти-әнисе йорт салып кергәч, безне үзләренә яшәргә чакырды. Йортлары бик зур иде. Икенче кат тулысынча безнең карамакта булды. Кыскасы, иркенлеккә чыктык. Ирем бөтен игътибарын эшкә, дусларына юнәлтте. Түшәктәге вазифаларын атнага бер генә башкарды, ә мин назга тилмердем.

Каенана-каената белән мөнәсәбәтләр яхшы иде. Әтисенең үз кибете бар, вакыт булган саен мин аңа ярдәм иттем. Менә шул кибет белән өй арасында йөргән мәлдә аның ниндидер башка төрле карашын тоеп алдым.

Бервакыт кич белән өйгә кайтыр алдыннан ул мине иренемнән үпте. Көтелмәгән адым булса да, мин карышмадым. Рәхәтләнеп үбештек. Каенатам шундук бу гамәле өчен гафу үтенде. Янәсе болай эшләргә ярамый...

Ике атна сөйләшмичә йөргән булдык та, мәхәббәт белән шөгыльләндек. Нәфесебезне тыя алмадык. Мунчага кереп яратыштык. Өч сәгать буе! Бу вакытта өйдәгеләр йоклый иде инде. 

Реклама

Мин каенатама гашыйк булдым. Хәзер ирем белән бер түшәккә ятасым да килми. Аның белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә, яраткан кешемә – каенатама хыянәт итәм сыман. Ә каената белән каенана арасында гомумән якынлык юк, чөнки әни авырый.

Өч көннән соң бу хәл машинада, аннары кибеттә кабатланды. Бер-беребезне үлеп яратабыз. Ул – минем хыялдагы ир! Аның белән миңа шундый рәхәт!

Өйдәгеләр берни дә сизми, сизенми. Әмма без дә якыннарыбызны болай алдап яши алмыйбыз. Тик безне аңлаучы булырмы? Каенанамның йөрәге бу хәлләргә чыдамаячак. Ә ирем, кызым? Зинһар бирегез киңәш!..

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (11)
Осталось символов:
  • 29 май 2022 - 19:59
    Без имени
    Аллам сакласын, нинди зур гэнах, нинди оятсызлык, кит син бу гаилэ дэн, иреннэн дэ, бабаннан да. Эгэр китмисен икэн иреннен дэ,кайнананнын да башына житэчэксен. Бу рэнжешлэрне ничек кутэреп йэрерсен гомерен буена, балана ни диярсен
  • 29 май 2022 - 09:40
    Без имени
    Автор киңәш сораган. Нинди киңәш көтә соң ул? Монда 2 генә юл. Кайнатаң белән булырга или ирең белән калырга. Ирләрнең психологиясе хатын - кызныкы кебек түгел, ирегез белсә, 2 яраткан кешесе предавать икәнен, (это за его спиной)начар бетәчәк. Күп кенә ирләр хатыннары предавать иткәч, үз -үзләренә кул салалар( асылыналар)Психикасы слабый булса( тем более әтисе дә нож в спину.Бу бик авыр ситуация. Ирегез асылынып үлсә, мунчага кереп 3 сәгать кайнатаң белән сөешәсең килерме??? Үзең сайла.. Сөешү - вакытлыча.
  • 3 октябрь 2021 - 12:19
    Без имени
    Ничек осуждать итмэскэ??? Студент чакта ук йоклап йоргэн, корсаклы булып кияугэ чыккан. Аны беркем дэ бэйлэп салып яткырмаган бит кайнатасы астына! Э ире бу хатыннын анасы белэн йоклап йорсэ? Оят... На передок слабая... Пакость!!!!
  • 1 октябрь 2021 - 22:45
    Без имени
    Эй, сез, кешелэр, нигэ сез авторны осуждать итэсез??? Беркем дэ бу доньяда эулия тугел, хэр кеше хаталанырга момкин. Кинэшегез юк икэн, утегез дэ китегез. Бер белмэгэн кешегэ (авторга) шакшы сузлэр язгансыз.
  • 1 октябрь 2021 - 18:39
    Без имени
    Аллах тарафыннан билгелэнгэн шайтан бар,безне ул хэрвакыт котыртып Тора ,бу Эш шайтаннан,лэкин Аллах барлык гэнахларны да кичеруче,бу эшен туктатып Аллахтан гафу сорагыз,Хэм Ирен БН кал дип кинэш итер идём,ченки балага уз этисе кирэк,уз гайлэндэ калсан Барда килэчэктэ яхшы булыр ин шээ Аллах.ул йорттан китегез Ирен БН,этисе БН Дэ сэйлэш барлык кешедэ кыямэт кенне БИК укенэчэклэр бит,сон булмасын
  • 1 октябрь 2021 - 17:21
    Без имени
    Аллам сакласын бу айтеп бетергесез гонах. Шушы халне Ирен белса ничек жавап бирерсен. Икенчедэнул кинаш сораган. Эченчедэн яшь хатын ана бугенге кендэ постельдэ Ир назы кирак (а ул юк) бабай шуннан файдалана карт керич. Шуна монын жазасын узе алачак боз капчыкта ятмый. Ышанмыйм эби белми диганга (ул авырый ана барыбер. Билгесез бит кем тарбиясена каласы). Бу жавапсыз сорау
  • 1 октябрь 2021 - 15:38
    Без имени
    Ул өйдән чыгып китәргә киңәш итәр идем. Кеше башыннан йөреп бәхетле булып булмый бу бер, себерке булып яшәмәгез инде бу ике. Студент вакытта беркемнең дә акчасы булмый, бөтен яшь парлар уза инде бу гомер дәресен. Минем ирем аспирантурада укы ничә ел, бала туды, компьютерлар ясап йөри иде укудан соң, мин кружоклар алып бара идем, тулай торакта тора идек, 18 квадратный метр безгә җәннәт кебек күренә иде, чөнки без бергә, гаилә. Әкренләп барсыда була, сабыр итәргә генә кирәк, хәләл акча булсын. Харәм акча кайгы һәм хәсрәт китерә. Ирегезне бик хөрмәт итмисез, мәхәббәт бит ул хөрмәт дигән төшенчәдән тора. Тәүбәгә килегез. Башка алай эшләмәгез. Кызганам сезне.
  • 1 октябрь 2021 - 14:53
    Без имени
    Азгынлык!!! Фахишэ, балан кузенэ ничек карыйсын?
  • 1 октябрь 2021 - 14:48
    Без имени
    Ике оятсыз...ике намуссыз...ике азгын ...күз алдына китерергә дә куркыныч ,оят.
  • 1 октябрь 2021 - 14:33
    Без имени
    Автор аны осуждать итергэ сорамаган бит ! Кинэш совет сораган!э ул карт оды кайната оятсыз тугел ме?!нигэ яшь Хатанга куз салган где же мудрость он же взрослый?! Он примером должен быть яшлэргэ! А он что? Автор сезне якламым! Монда ике юл бар: арагызда булган монэсэбэтне бетерергэ и съехать оттуда. Понимаю работать тяжело но нужно своё жилье приобретать кеше остендэ ятмагыз! Пахай на двух работах аннары сойешергэ дэ хэлен калмаячак поверь. Между вами не любовь однозначно просто страсть ведь запретный плод сладок и это пройдёт 100%. Икенче вариант пойти против всех и быть вместе. Но тогда вас все проклянут наверно) в любом случае ваша жизнь решать вам. Думайте головой и глядя в будущее!
  • 1 октябрь 2021 - 13:56
    Без имени
    Оялмыйча язгансыз нинди шакшылык,нинди ана тудырды сезне,сезнен эчегездэ жен кереп утырган,хэм сез татар миллэтеннэн дэ тугел......