Шәһри Казан

Ирле хатынга, авылга кайткан саен, төрле ирләр белән сөйрәлеп йөрү нигә кирәк?

Заводта эшләп йөргәндә бер Мәскәү егетен үзенә карата алды, өйләндерде. Тик эзләгән бәхетен таптымы соң Лилия? Читтән караганда бу бер балалы, тук тормышлы, башкаланың үзендә яшәгән гаилә бәхетле дә кебек иде. Тик нигә соң ирле хатынга, исемен пычратып, дәрәҗәсен төшереп, авылга кайткан саен, ата-анасыннан, авылдашларыннан оялмыйча, төрле ирләр белән сөйрәлеп йөрү кирәк?

Буй-сыны белән классташлары арасында иң бәләкәй, иң тәбәнәк буйлы, таза Зөфәр үзенең табигый кимчелегеннән бик тә ояла, гарьләнә иде. Түбән сыйныфларда ярый инде, балалар бер-берсеннән гәүдә калынлыгы, буй озынлыгы белән аерылмыйлар диярлек.

Үсә төшкәч, тугызынчы-унынчы сыйныфта егетләр арасында иң кечкенәсе булып йөрү бик тә җайсыз, бик тә кыен икән. Бергә уйнап үскән үсмер малайлар инде җиткән егет булганнар. Кызлар да калышмыйлар. Матурланып, буйга-сынга зифаланып киләләр. Зөфәрне генә Ходай, акылын бирсә дә, буй ягыннан нигәдер бик кыерсыткан. Әти-әнисе дә бик вак кешеләр түгел инде түгеллеккә. Әтисе генә кайчак башын кашый-кашый улына карый да: «Дәү әтиең малае син. Ул да шундый төптән чыккан иде», – дип куя. Үскән чакта Зөфәр кыска буе аркасында кимсенде. Үзеннән көчлерәк малайлар тәбәнәк буйлы иптәшләрен шактый кыерсыттылар.

Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга, яшькә дә  карамый икән. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Егетнең күзе үзе сыман тәбәнәк кенә буйлы кызга төште. Зур зәңгәр күзле, җыйнак кына гәүдә-сынлы Лилия матур йөзе белән курчакны хәтерләтә иде. Кыз бала өчен буеның зур булмавы да кимчелек түгел. Киресенчә, егетләрдән дә озын булып үскән кайсы колга буйлы кызлар Лилия кебекләргә кызыгып карый. Кыздан ике генә парта артта утырган Зөфәр дәресләр буена аның аксыл чәчләреннән, үсмерләрчә ябык муеныннан күзен алмады. Лилия ялгыш кына артына борылып караса да, кыз үзенә карагандай, йөрәге дертләп китте. Кызга үзенең йөрәген ачарга, әлбәттә, егетнең кыюлыгы җитмәде. Икенчедән, ул үзенең кыска буеннан кимсенде. Менә әзрәк үссен әле... Кыз башка авылдан йөреп укыганлыктан, Зөфәр ял көннәрен чак-чак үткәрде.

Укыган чакта үтмәс сыман тоелган мәктәп еллары да йөгереп үтеп китте. Бергә укып, бергә белем алып үскән балалар төрле якка таралыштылар. Вакыты җиткәч Зөфәрне хәрби хезмәткә алдылар. Лилия дә шәһәргә техникумга укырга керде. Хәрби хезмәткә бару Зөфәргә файдага булды. Башкалар кебек озын буйлы, таза гәүдәле, әнисе әйтмешли «дастуен» була алмаса да, ике ел буена спорт белән шөгыльләнү үзенекен итте: җилкәләре киңәеп, буйга-сынга тартылып, үсеп китте. Уртача гына буйлы булса да, әтисе әйткәнчә «төптән чыккан» егеткә үз кыяфәте, гәүдә-сыны өчен кимсенерлек урын калмады кебек. Зөфәр, адресын табып, Лилиягә хат язды. Лилия иптәшләрчә генә җавап бирде. Аның бу гади генә хатларында Зөфәр әйтелмәгән серләрне күрә алды. Кызга йөрәген көннән-көн ача барды. Аны мәктәптә укыганда ук яратып йөргәнен язды. Әле һаман бик сөйгәнен әйтте. Тик аның бу саф хатларына Лилия мыскыллы җавап бирде: «...Синең кебек вак кәтүккә карарга мине кем дип беләсең?» Зөфәрнең беренче саф тойгыларын таптадылар.  Матур хыялларын җимерделәр... Инде хәрби хезмәтне тәмамлап килгән Зөфәр качып китеп, Лилияне эзләп табып, аңлашырга теләде. Соңгы мизгелдә ничектер үз-үзен тыя алды.

Озак еллар егет Лилияне оныта алмады. Ул йөрәгенә салган яра бик озак төзәлмәде. Егет тагын үз-үзенә ышанычын югалтты. Тагын үсмер чактагы кимсенүләре, җәберсенүләре кайтты. Ул озак кына кызларга карый алмады. Башка кызлар да, аңа карап, Лилия кебек «кәтүк» дип мыскылларлар кебек иде. Тыйнак кына, оялчан бу егетне бергә эшләгән җирдә Нәзирә, үзе күреп, башлап танышты. Гади генә авыл кызы шул гадилеге, якты йөзе, җылы карашы белән егет күңелендәге яраларны сыпырып алды. Төзүчелектә берсе эретеп ябыштыручы, берсе буяучы булып бергә эшләп, бер тулай торакта яшәгән ике яшь йөрәк, кавышып та куйдылар. Яши-яши үз фатирлары да булды. Ике уллары үсеп килә.

Реклама

Гомерлек пар булырга насыйп булмаган яшьлек ярларына кемнәрдер һаман да табынып яшәсә, кемнәрдер янындагы тормыш юлдашын кадерләп, булган язмышына риза булып яши. Күпме язмыш – шуның хәтле гомер китабы. Һәркем аны үзе белгәнчә яза.

Ике авыл арасы әллә ни түгел. Зөфәр мәктәпне бетергәннән соң Лилияне күргәне булмаса да, халыкта йөргән төрле сүзләрдән аның язмышы турында ишеткәләп тора. Лилия бер егеткә тормышка чыгып, авылда яшәргә риза түгелмен, дип тиз генә аерылды һәм Мәскәүнең үзенә барып эшкә урнашты. Әйе, Лилиядә бәләкәйдән үк амбиция, һавалылык, эрелек дигән нәрсә җитәрлек иде. Ул үзенең теләк-хыялларына ирешә белә иде. Заводта эшләп йөргәндә бер Мәскәү егетен үзенә карата алды, өйләндерде. Тик эзләгән бәхетен таптымы соң Лилия? Читтән караганда бу бер балалы, тук тормышлы, башкаланың үзендә яшәгән гаилә бәхетле дә кебек иде. Тик нигә соң ирле хатынга, исемен пычратып, дәрәҗәсен төшереп, авылга кайткан саен, ата-анасыннан, авылдашларыннан оялмыйча, төрле ирләр белән сөйрәлеп йөрү кирәк?

Зөфәр, теләсә-теләмәсә дә, ирексездән еш кына күңелендә сагына-сагына мәктәп елларына, кадерле яшьлек мизгелләренә кайта. Әлбәттә, иң башта күз алдына, зур зәңгәр күзләрен төбәп, яшьлек мәхәббәте Лилия килә. Дөресен генә әйткәндә, Зөфәр инде йөрәгендә элекке сагышны, моң-зарны тоймый. Киресенчә, күңелендә аңлап булмаслык җиңеллек, хәтта рәхмәт хисе тоя. Чөнки кавышсалар да, бәхетле булмаслар иде алар. Тормышын, язмышын бозмаган өчен ир аңа рәхмәтле. Соңрак акыллы, тугры, тырыш хатыны Нәзирәне очраткан өчен. Аның белән бергә чын гаилә бәхетен тапкан өчен... Нәзирә белән төзегән тормышны Лилия белән төзи алыр идеме Зөфәр? Юктыр кебек. Иңгә-иң терәлеп, дөньяның төрле чагын бергә-бергә үткән, кайгысын да шатлыгын да бергә күтәргән хатынына рәхмәтле бүген Зөфәр. Тормыш юлында аны очраткан язмышына рәхмәтле. Ә беренче мәхәббәтне барыбер йөрәктән алып ташлап булмый.

Чыганак: Шәһри Чаллы

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: