Реклама
Туйга кадәр ирем белән 5 ел очрашып йөрдек. Балага узгач өйләнештек. Менә инде ике ел яшибез һәм талашмаган бер генә көн дә юк. Безнең өйдә көн саен тавыш.
Ирем ялсыз эшли, ә мин бала белән өйдә утырам. Кайвакыт эштән соң дуслары белән каядыр ял итә, өйгә төнлә генә кайта. Үзе йөри, ә мине беркая да җибәрми, өйдә утырта.
Бер тапкыр иптәш кызым төнге клубка чакырды. Билгеле, баш тарттым. Шулчак ирем: “Бар, ял итеп кайт”, - дип әйтмәсенме? Шикләнеп кенә җыендым да, клубка чыгып киттем. Сөйләшенгәнчә, өйгә төнге сәгать 3тә кайттым. Өйгә керсәм, ирем эчеп утыра, ә балабыз йоклый. Берзаман миңа кычкыра башлады: “Кая булдың? Кем белән йокладың?” Аннан кул күтәрде, кыйнады. Тибеп җибәргән иде, баланың уенчыгына барып төштем. Кабыргам сынды бугай дип уйладым, чөнки 10 минутлап сулый алмадым.
Иртән уянганда, тәнем синяк белән тулган иде. Ирем тезләнеп гафу үтенде. Әмма бу хәл тагын кабатланды. Бервакыт тырнак ясатырга бардым, аннан кичке сәгать 9да кайттым. Тагын кул күтәрде. Нәрсә соң бу? Яраткан кешене кыйнап яшиләрмени соң ул? Хәзер нишләргә дә белмим. Болай яшәп булмый. Авылга, әти-әни янына кайтып китәргәме? Нишләргә миңа?
Зәринә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз