Шәһри Казан

«Кадриям янындагы буш урын көтә мине...»

...Урамда йөреп кайттым әле. И дөньяның чәчәккә күмелүе! Рәхәтләнеп карап йөрдем: гөлчәчәкләр нинди матурлар! Петунияларның ниндиләре генә юк икән, күзләр камаша! 

Көн эссе түгел, җиләс. Керәсе дә килми өйгә. Озак кына йөргәч, өй ягына борылдым алай да. Үзебезнең йорт сантехнигы белән йөзгә-йөз очраштык. Һәрвакыттагыча инде: беренче сүзе исәнләшү, икенчесе: “Жалобаларың бармы, сеңелкәш?!” 

Ул миннән күпкә яшь кеше. Шул хакта әйтсәң, гаҗәпләнгән була үзе: “Кит әле! Япь-яшь күренәсең бит әле!” – дигән була, күңелне күрүе инде.
– Нишләп әле ял көне дә эшләп йөрисең? – дим.
– Сезнең белән нинди ял инде ул? Берәүләрне су басып яткан. Подвалга төшеп суны яптым.

Алдагы атнадан отпускага, Аллаһ кушса. Оныкның туган көне дә җитә!
Оныклар темасы минем яраткан тема бит, сорауларны сиптерәм генә: ничә яшь, исеме ничек? Исеме Рамазан икән, шушы айда туган чөнки.
– Матур исем! – дим.
– Иң матур исем! – дип төзәтә бу мине. – Оныгым да дөньядагы иң матур онык! Ул туган шатлыктан, Кама буенда әбиләр йөри торган сукмак бар бит әле, шунда ике эскәмия ясап куйдым. Ике әбинең зарланганын үзем ишеткән идем, аяклар арыды, утырыр идек, ну эскәмия юк, дип... Шатлыктан яхшылыклар эшлисе килә икән ул!

– Беренче оныкмыни?!
– Юк! Дүртенчесе инде! Ничәнчесе туса да, шатлык икән! Өч онык Америкада яши минем. Аналары, олы кызым, бервакыт эшеннән кайткан да бик уйланып утыра: “Әти, ди бу, классташым Айрат Америкадан кайткан, риза булсаң, алып китәм үзеңне, дигән булып сөйләнә...” – ди. Кычкырып җибәрүемне сизмичә дә калдым: “Алып китәм дигәндә кит! Беләм бит, җиденче класстан бирле йөрдегез. Айрат яратты үзеңне, өйне йомшак уенчыклар белән кем тутырды?! Ул! Син генә әллә кем булып, җавап бирми йөрдең! Әнә хәзер күрше подъезд урысы Виталий белән күз уйнатышкан булып, смслар алышып ятасың. Белеп тор, үлсәм дә руска бирмим, лучше бар Америкага кит!”

...Кыз авызын ачып озак кына миңа карап торды да: “Каян барысын да беләсең, шымчы ялладыңмы әллә мине тикшерергә?!” – ди. Үзе еларга җитешкән... Ир-ат булсам да, шундый күңелем тулды: “Соң, кызым, йөрәк җимешем бит син минем! Ничек белмим, ди инде, әтиең бит мин синең! Айрат турында әнисе һәр класс җыелышыннан соң тукылдады... Виталий турында подъезд ишеге төбендәге әбиләрең җиткереп тора... Кызым, сиңа 15 яшь булганда әниең үлде бит. Аның урынына да мин калдым... Аналары булсын дип, өйләнеп тә караган идем дә, үги ананың чәчләреңнән сөйрәп кыйнарга маташканын күргәч, арт ягына тибә-тибә куып чыгардым. Бүтән өйләнү теләген сүндереп китте ул хатын... Елый-елый шулай аңлашып утырганнан соң, бер атна эчендә Айрат белән никах укытып, язылышып кызым океан артына китеп барды. Өч малай үсеп ята хәзер...

Реклама

– Исемнәре ничек соң? – дим.
– Исемнәре берсеннән-берсе матур, шөкер! Бабайларыныкы кебек мәгънәсез түгел инде: Фирдил – шул да исем булдымы?! Булат, Азамат, Салават атлылар. Бәхетләре булсын!

...Ә мин сүз озынга китә дип, оныгым турында сөйләп тормадым инде, алты айлык булуын әйттем дә, исемен генә әйттем. Ә Фирдил оныкларның, Америкада яшәсәләр дә, татарча әйбәт белүләрен, әтиләре белән намазга йөрүләрен, көн дә үзе белән интернет аша сөйләшеп торуларын, җәй көннәрендә кунакка да кайтып китүләрен сөйләде. Кече кызының да бәхетле яшәвен сөенә-сөенә сөйләде ул.

– Үзеңнең дә Америкага китәсең килмиме соң?! – дип, шаярган сыман сорап куюыма бераз үкенеп тә куйдым... Бу сорауга Фирдил бик моңсу гына: “Нинди чит илләргә китүләр инде ул безгә?! Береккән инде без шушы җиргә! Хәерле гомер генә бирсен Аллаһ. Кадриям янындагы буш урын көтә мине...” – диде.
Безнең йортның сантехнигы Фирдил белән әңгәмәбез бер унбиш минутлар булгандыр... Кеше гомере кайчак унбиш минут эченә дә сыеп бетә икән бит. 

Нәсимә Садыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: