Шәһри Казан

Каенаналар колагына! Киленнәрне рәнҗетмәгез!

Ирем белән ун ел торганнан соң гына туды кызыбыз. Бик озак көттек без аны. Йөрмәгән табиб, өшкертмәгән әби-бабай калмады. Мари хатыннары мине ерактан ук таный кебек иде инде. Гөнаһ булса да, мари күрәзәчеләре, сихерчеләренә дә йөрдем. Чөнки инде түзәрлегем калмаган иде.

Балабыз булмаса да, ирем мине моның белән битәрләмәде. Әмма әнисе, каенана дигән кеше күземне ачырмады. Өстәвенә, иремнең ике энесе дә өйләнүгә хатыннары бала алып кайтты. Аннан соң миңа кырын карашлар бөтенләй дә артты. Килен кеше болай да ким кеше инде ул, ә оныклары тугач каенана миңа бөтенләй дә чит-ят кеше итеп карый башлады.

Без өйләнешкәндә, иремнең сеңлесе мәктәпне тәмамлый иде. Мин авыл кызы, ул шәһәрдә туып-үскән. Өстәвенә төпчек бала. Әнисе аны өрмәгән урынга да утыртмыйча, иркәләп, башыннан гына сыйпап торды. Аш уздыра башласалар да кызның маникюры бозыла дип, савыт та юдыртмадылар. Аның каравы мин табынын да әзерләдем, ашын да уздырдым, ахырдан бөтен нәрсәне җыеп, юып та китә идем. Килендәшләр дә бер-бер артлы бала тапкач, күбрәк кечкенә балаларын күтәреп йөри иде. Хезмәтче урынына булсам да, каенана барыбер якын күрмәде. Мин исә Ходай күрә, синең дә кызың килен буласы бар әле дип, эчтән яна идем. Елаган чакларым да аз булмады. Аннан күнектем, тынычландым. Үзе чакырмаса, аларга бармас өчен миллион да бер сәбәп таба идем. Ирем башта моны аңлап җиткермәде. Аннан ул да хәлемә керде. Әнисенең мине ничек кимсеткәнен күрә иде бит ул.

Реклама

...Һәм менә көтелгән сабыем булачагын белдем! Инде өмет сүнгән иде диярлек. Кызым Диләрәне кулыма алгач үксеп еладым. Әйтерсең лә бу минем тормышымда иң зур бәхетем, сөенечем, максатым, хыялым иде.

Каенсеңел мәктәп бетерде. 23 яшендә үк кияүгә чыкты. Ире дә үзе сыман иркә генә бер шәһәр егете. Ничек яшиләрдер, белмим. Әмма каенсеңелгә дә Ходай бала бирми. Инде дүрт ел торалар, түккән акчасының исәбе-саны юк. Хәзер каенана да миңа карата үзгәрде. Кызым дип кенә тора. Ә бер көнне күчтәнәчләр төяп, безгә килеп җиткән. “Кызым, сине күп рәнҗеттем. Гафу ит мине! Рәнҗемә, зинһар”, – ди. Мин бит хәзер ана кеше! Үткәннәрдәге ачу, үпкә хисләрен сабыема булган мәхәббәт инде күптән алыштырды. Әмма рәнҗүләрем, күз яшьләрем эзсез югалмаган, күрәсең! Каенаналарга шуны әйтәсем килә: кеше баласын рәнҗетмәгез! Аны бит улыгыз сайлап алган. Үзегез дә кайчандыр килен булган кеше. Кызларыгыз да чит гаиләгә барасы! Шул хакта булса да уйласагыз иде...

Рамилә Сәмигуллина,
Чаллы.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: