Шәһри Казан

Каенана - килен: “Бала алып кайта ала торган кыз да үстермәгәнсең...”

Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...

Бөтен яшьтәшләрем дә башлы-күзле булдылар, диярлек. Уртак сөйләшер сүзләребез дә күп. Бер-бер артлы балалар үсеп килә. Очрашсак сүз бетми. Аеруча каенаналарыннан зарланырга ярата дусларым. Берсе иренең әти-әниләре белән яши. Шулай булгач, иң күп моң-зарлы кеше ул. Кайвакыт тыңлап-тыңлап торам да, әйтерсең, гомерлек төрмәгә утыртканнар мени?! Ни иркенләп ашый, ни иркенләп юына алмый бичара. Йокысы туйганчы йоклый да алмый икән әле. Иртәнге 9 тулуга шап-шоп басып йөри башлыйлар, ди. “Менә мин каенана белән дә тормыйм, ләкин 9га кадәр йоклап ятмыйм инде. Безне әни алай тәрбияләмәде. Йокласаң бер эшкә дә өлгереп булмый бит”, – диюемә дә җавабы әзер. “Син иртә ятасыңдыр, ә без йоклап киткәнче берәр сериал карарга яратабыз”, – диде.

Шулчак каенаналарына кунакка гына барып йөри торган дустым: “Минекенең көндез бала белән ятып йоклаганга ачуы килә. Ник мин кайчан ял итәргә тиештер?” – ди. Шулчак: “Мин бала йоклаганда тиз-тиз эшләргә, ашарга әзерләргә йә юынып чыгарга тырышам”, – дип сүз кыстырган дустымның да авызын йомучы табылды. “Рәсәй хатыннары гына көнне-төнне белми, һаман эш дип юләрләнә. Әнә чит илдә әниләр балалары белән ятып ял итә икән”, – диде Алисә. Үзе – авыл кызы. Шәһәр егетенә кияүгә чыкты, ләкин фатирны арендага алып торалар. Каенанасы ялгыз, кеше белән яшәргә яратмый икән. Моның да гаиләсенә чит кешене кысылдырасы килми. Бер-бер артлы ике кыз алып кайтты. Әле уку йортын тәмамлап эшләгәне юк. Ире көнне белми, төнне белми эшли. Бер концерт-театрны, кафеда күңел ачуны калдырмыйлар. Өс-башы да яхшы. Балаларын да кыйммәтле кибетләрдә киендерә. Ләкин каенанасы – зур дошманы. Бала карашырга да чакырсаң гына килә икән. Миллионлап акча да бирми, фатир алырга да ярдәм итми икән! Ис-акылың китәр кайберләренең сөйләшүенә. Алисә чынлап та кайбер нәрсәләрнең кадерен белеп бетерми шул. Рәхмәт әйтәсе урынга яратып яши торган иренең, газиз балаларының әбисен санга сукмый. Бу фикеремне кайбер иптәшләрем дә хуплый, чөнки үзләре дә тормыш спектаклендә киләчәктә шул рольне башкарасы кешеләр.

Теләр-теләмәмс кенә сүзгә Әлфия дустыбыз да кушылып ала. Артык зарлана торганнардан түгел, ләкин ул ни дә булса сөйләрлек икән, димәк, сабырлыкның чиге беткән. Әти-әнисез әби карамагында үскән кыз. Мәктәпне яхшы тәмамлап, имтиханнарсыз югары уку йортына керде. Анда да алдынгылар рәтендә булды. Егетнең дә бер дигәнен эләктерде. Кайната-каенанасы – урындагы кешеләр. Зур фатирда яшиләр, яхшы машинада җилдерәләр. Ләкин ире – белән әтисе кушканга колак сала торганнардан. Шуңа күрә бу гаиләдә күбрәк кайнатадан зарланалар. Күпме акча кергәнен, чыкканын барлап тора. Кая баралар, ни өчен баралар – һәрнәрсәгә хисап тотарга кирәк. Каенанасыннан әллә ни зарланмаса да, хәл-әхвәл белешеп, оныкларының ничек үскәне белән кызыксынмый. “Үзе эштә дә түгел, көнсаен диванга кырын ятып, планшетта уйный. Аннары арыдым, дип бүлмәсенә кереп бикләнә”, – дип шулай да бер зарланды.

Уйлап карасаң, беркемдә дә буш түгел анысы. Гөлназның язмышын менә дошманыңа да бирмәсен икән. Илсур белән гаилә корганнарына быел 10 ел тула. Бөтен җирләре җиткән, менә дигән эшләре бар. Илсурның әти-әнисе дә төшеп калганнардан түгел. Ни кызганыч, балалары юк... Көттеләр-көттеләр дә, табиблардан да, күрәзәче әбиләрдән дә, мулла-абыстайлардан да файда калмагач, ясалма юл белән әти-әни булырга уйладылар. Үзе дүрт бала анасы булган каенанасы шушы сүзне ишетүгә киленен әллә нинди яман сүзләргә күмгән. Бу очрашуда Гөлназ барыбызның авызны йомды шушы яңалык белән! Каенанасы әнисенә шалтыратып: “Бала алып кайта ала торган кыз да үстермәгәнсең инде”, – дип кычкырган. Дустыбызның кәефе бөтенләй юк. Илсур белән дә ачуланышканнар. Ике арада калган ире бераз капкалап та алган. Ахыры ничек тәмамланыр, дустыбыз кызганыч. Балаларны шулкадәр ярата, очрашкач уйнап туя алмый. Һәркайсы белән уртак тел таба ала. Ләкин үзенә генә Ходай шул бәхетне бирмәгән...

Менә каенаналарның да төрлесе була шул. Балаларын хатыннарына каршы котыртып гаиләләрен бозалар. Берничә танышым, каенананың алар тормышына кысылуы аркасында аерылышып бетте. Кайберләре бөтенләй аралашмый. Бер дустым хәтта баласын да кайтармый. “Күрәселәре килсә, үзләре мин барында килеп күрсеннәр. Уенчык түгел ул”, – дип кырт кисте. Һәркемнең үз фикере, үз тормышы, үз мәнфәгатьләре. Ләкин бер сыер аркасында бөтен көтүне пычратасы килми. Баласын бала итеп кадерләгән, аның теләгенә каршы килмәгән каенаналар да бар.

Реклама

Аллага шөкер,үземнекеннән дә зарланмыйм. Кайтуыбызга якты йөз, мул табын, яхшы сүз белән каршы алалар. Бәлки ерак яшәвебез дә файдага гынадыр, кем белгән?!

Әнә, тагын хөрмәтле каенаналарыбызга багышлап җыр сузалар, хыяллануымны дәвам итим әле.

Айзилә Кыямова,
Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: