Шәһри Казан

“Хатының, балаң бар! Нәрсә җитми сиңа?..”

Беренче тапкыр ир-егетләрнең елаганын күрдем. Гафу иттем... Тагын берәр ай очрашып йөрдек. Тик тиздән барысы да бетәчәген аңлый идем. “Казанга кил, әйдә”, – дим. Ә ул ялгыз әнисен калдырырга теләми. Өстәвенә кызы янында да еш була. Ә мин көнләшүдән үләм! Соңгы кайтуымда күрешмәдек...

Мин бәхетле, чөнки мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңладым. Һәм бәхетсез – мәхәббәтем белән бергә була алмадым.

Алар, өч егет, безнең авылга килделәр. Икесенең кызлары бар, ә Азат (шулай дип атыйм инде) дусларына ияреп килгән. Клубтан соң кызлар-егетләр кич утырырга булдык. Азат та шунда. Күреп торам: кунак егетен кызлар бик ошатты: авызына гына карап торалар. Үткен егет Азат, чибәр дә. Игътибар итмәскә тырышып, башкалар белән сөйләшәм. Шулчак, машина яктысында күзләребез очрашты... Аның сихерле карашыннан качарга теләп, читкә борылдым. Сөйләшәләр, көлешәләр, мин башкаларны ишетмим дә, чөнки Азатның миңа төбәлгән карашы аңымны томалый. Аңлатып булмый торган кичереш: барысын ташлап өйгә йөгерәсе, югаласы килә. Ниһаять, кайтырга кузгалдык. Кич буена миңа бер сүз катмаган Азат:

– Озатыйм әле үзеңне, – дип шаккатырды. Моны башкалар да ишетте.

– Ярар, – дим күзләренә карамыйча гына.

Нәрсә бу?! Беренче тапкыр егет күргән кебек үземне ничек тотарга белмим. Авызымны ачсам, бер юньле сүз әйтә алмам төсле, йөрәк дөп-дөп тибә, хәтта тәнем калтыраган сыман . Азат дәшми. Үземне кулга алып:

– Ничек, ошадымы безнең авыл? – дим.

– Авылын белмим, тик кызлары... Бигрәк тә берсе.

...Ярты сәгатьтән без бер-беребезне гомер буе белгән кешеләр шикелле сөйләшеп утыра идек инде. Бернинди ясалмалык юк. Аңа карау гына да ләззәт бирә. Менә нәрсә икән ул җаның-тәнең белән кешегә тартылу!

Китәргә санаулы көннәр калды. Җәйге ялда идем, университетны бетереп, Казанда эшлим. Азат авылда шофер. Миңа китәргә кирәк, ул кала.

– Кышка мин дә Казанга эшкә киләм. Кайтып йөрерсең, борчылма, – дип Азат тынычландырды.

Телефоннан көненә ничә сөйләшәбездер. “Сагындым, тавышыңны ишетәсем килә”, – дип сәгать саен чылтырата. Атна саен диярлек авылга кайтам. Аның яныннан кергәнче үк сагына башлыйм. Киләчәгемне Азаттан башка күз алдыма китерә алмыйм.

Октябрь башлары иде. Авылга кайтырга дип автобуска утырдым. Янымда яшь кенә бер кыз. Танышып киттек. Яңа гына укырга кергән. Азатлар авылыннан булып чыкты:

– Беләм Азат абыйны. Өйләнгән бит ул, бер яшьлек кызы бар. Теге атнада баласы белән күрдем, – диде.

Реклама

Башта ышанмадым, башка кеше белән бутыйдыр. Тик, кыяфәтләрен, кайда эшләвен әйткәч, шик калмады. Өйләнгән! Әле ярый, кояш күзлеге кигән идем, юл буе елап кайтуымны сизмәделәр.

Авыл башында Азат белән бергә утырган чирәмлеккә җиттем. Карт талга сөялдем дә шашып елыйм: “Син дә күрдең бит талым, ярата кебек иде... Шул дәрәҗәдә уйнап “булмый”. Тел сөяксез, сөйләр. Ә менә күз карашлары...”

Көчкә кайтып җиттем. Өйдәгеләргә сиздермәскә тырышам. Телефонымны сүндердем. “Авырыйм, уятмагыз, яме”, – дип йокларга яттым. Нинди йокы ул?! Мендәремне кочаклап үксим. Әнинең коты алынды, аңа барысын да сөйләп бирдем. Мескенем, инде ул да кайгырырга тотынды. Шулай булуына ышанмый да. Азатны бик ошаткан иде. Гомеремдәге иң озын төн шул булгандыр. Күзгә йокы керми. Капка төбенә ничә тапкыр машина килеп китте – ул йөри, сизеп ятам.

Икенче көнне кич белән күрше кызы кергән. “Безгә кер әле, әни чакыра”, – ди. Чыксам, Азат басып тора. “Ни йөзең белән килдең? Хатының, балаң янына ничек кайтып күренәсең?” – дип кире борылган идем, Азат юлыма каршы төште:

– Гафу ит, зинһар! Мин сөйләргә курыктым, башка очрашырга теләмәссең дип уйладым. Без бергә тормыйбыз. Мин аны яратмадым да, йөкле булганы өчен генә өйләндем.

– Тагын ялган! Узган атнада гына балаң белән бергә урамда йөргәнсең!

– Кызымны гел үзебезгә алып кайтам. Бик якын ул миңа, аның гаебе юк бит...

Шулай диде дә, мине кочаклап елый башлады. Беренче тапкыр ир-егетләрнең елаганын күрдем. Гафу иттем... Тагын берәр ай очрашып йөрдек. Тик тиздән барысы да бетәчәген аңлый идем. “Казанга кил, әйдә”, – дим. Ә ул ялгыз әнисен калдырырга теләми. Өстәвенә кызы янында да еш була. Ә мин көнләшүдән үләм! Соңгы кайтуымда күрешмәдек. Апалары килгән: “Хатының, балаң бар! Нәрсә җитми сиңа?” – дип сүккәннәр. “Бүген килә алмыйм инде, ачуланма. Өйдә тавыш”, – ди.

Тагын бер төн елап чыктым. Һәм башка очрашмаска дип үз-үземә сүз бирдем. Бәлки авылга кайтып яшәргә дә күнәр идем, тик хатыны белән баласы һәрвакыт безнең арада булачак. Аннан, туганнары да мине гаилә бозучы дип кабул итәчәкләр. Әти-әнием, якыннарым да миннән башканы көтә: яхшы егеткә кияүгә чыгып, матур гаилә коруны.

Ахыры үкенечле бетсә дә Азатны очратуыма үкенмим, шулай булып чыкса да. Аллага шөкер, сафлыгымны югалтмадым. Юкса өйләнгән ирләргә бер нәрсә генә кирәк дисәләр дә. Чын хисләр иде безнең арада. “Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк”, – диләр. Мин килешмим һәм көрәшергә теләмим дә. Миңа – 23, аңа 25 яшь. Икебез дә аңлыйбыз: юлларыбыз бер түгел. Узган атнада соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек: “Юлыңа яхшы кешеләр очрасын, бәхетле бул. Син аңа лаек”, – ди. Мин дә чын йөрәгемнән аның бәхетле булуын телим. Азат бик матур җырлый, сәгатьләр буе җырлап утыра иде. Соңгы күрешүебездә дә: “Яннарыңа килә алмыйм, Синсез дә яшәп булмый”, – дип җырлап утырды. Яшәргә кирәк, җаным, башка чарабыз юк...

Тагын үксеп елыйм. Әллә ничә тапкыр бүлендем инде. Ходайдан бүтән очрашмасак иде дип сорыйм. Оныта алсам иде сине, Азатым...

“Җимешең”.

Чыганак: "Шәһри Чаллы"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 ноябрь 2022 - 04:53
    Без имени
    Булган хәл микән?Кайчан булган хәл икән?Саф Мәхәббәт беркайчан да онытылмый ул.Мәхәббәтсез тормыш бәхетле була алмый.Мин дә яшьлегемдә ялгыштым.26елдан соң кавыштык,Алланың рәхмәте.Мәхәббәт олыгайгач бигрәк тә кирәк икән ул,13 ел бергәбез.Гомерләр булып,чөкердәшеп яшәргә язсын инде.Гомер күпме озын булса да бик кыска бит.Саф сөюне тату бар кешегә дә тәтеми,сакларга кирәк Мәхәббәтне,искән җил ыңгаена торырга түге.Яшь чакта аңлап бетереп булмый шул.