Шәһри Казан

"Хет үлгән хәбәрен әйтүче булсын иде, дип тели башладык..."

...Бүген уянып китсәм: коеп яңгыр ява. Юынып-чистарынып килдем дә, яңгыр яуганда догалар кабул була дип, дога кылдым. Озак итеп, балаларыма, үземә, хаҗдагы дусларга, бөтен татар халкына, бөтен Җир шарына... хәерлелек сорап.

“Каберендә дога кылсаң иде...”

Аннан әрвахларга... исемнәрен санап киткәндә үк күңел нечкәрә инде! Мин дә еладым урамдагы яңгырга кушылып. Теге юк, бу юк, фәлән-фәсмәтән, тегеләй-болай. Ахырдагы уй: ник мин болай бәхетсез?! Тагы яңгыр... урамда да, күңелдә дә...

Бер мизгелдә телефоным телгә килде: мәдрәсәдә бергә укыган абыстай ялварыпмы-ялвара. Берәүләргә Коръән укырга керергә тиеш булган, тик ярты сәгать элек кенә бер хәл килеп чыккан, баралмый ул анда, баралмый! Мине үгетли. Була андый хәлләр, була. Үз хәлеңне уйлый торган чак түгел бу: вәгъдәсен бозарга мәҗбүр булган таныш абыстайның хәленә керергә кирәк. “Ярар! Әйт адресын”, – дидем. Юынып-госелләнеп чыктым. Көч, зиһен, тел ачкычлары сорап намаз укыдым. Матур күлмәк, энҗеле калфак киеп, яраткан алсу яулыгымны яптым да, Коръән салган букчамны алып, баш өстемә кулчатырымны күтәреп чыгып киттем.

Яңгыр коя гына. Тик мин кемнеңдер өенә кояш булып, шат, көләч булып килеп керергә тиеш хәзер!.. Мине ул өйдә колач җәеп каршы алдылар. Тышта яңгыр яуганны оныттырырлык хәлләр иде монда: якты, җылы, кунаклар күп булып килгән, кечкенә балалар шат көлешеп йөгерешә. Килүемә шатлануларын да белдерделәр. “Ерак җирләрдән апа-сеңелләрем кайтты. Айсылу ханым килә алмыйм дигәч, кайгыга баткан идек, ярый ризалашкансыз әле”, – дип әллә ничә кат рәхмәт әйтте хуҗабикә.

Ничек кирәк шулай үткәрдем Коръән мәҗлесен, Аллаһка шөкер. Ниятләре дә матур иде: өйдәге тормышның иминлек, бәхет, тынычлык, саулык-байлык, бәрәкәт, бәхет белән баруы өчен Коръән укытабыз, диделәр. Укыдым. Сабырлык һәм доганың көче турында вәгазь сөйләдем. Сөйләгәндә дә, Коръән укыганда да шуңа игътибар иттем: Фәүзия ханым үзе дә, аңа туган тиешлеләр дә бик еш кына күз яшьләрен сөртеп утырды.

Мәҗлес минем үземә ошады. Бик игътибар белән тыңладылар укыганымны да, сөйләгәннәремне дә! Тагы ни кирәк?! Инде китим дип торганда Фәүзия ханым, кунакларны озаткач, синең белән серләшеп аласым килгән иде, риза булсаң, дип ярым пышылдап гозерен белдереп китте. Риза дип, баш селектем инде.
Кунакларны озаткан арада бүлмәләрне карап чыктым. Әй матур яшиләр! Өстәл өстендәге челтәр эскәтер, чигелгән япмалар, кыйммәтле обойлар, зиннәтле тәрәзә пәрдәләренә бик килешеп тора. Гөлләрнең күплеге! Бары да чәчәк ата! Бәхетле кешеләр яшидер монда!

...Бу фикеремне каршыма килеп утырган Фәүзия ханымга да белдердем. Ул моңсу гына әйтеп куйды: “Күңелне тырнап торган бер хәсрәт бар шул. Иге-чиге булмаган хәсрәт. Менә бүгенге догаңда ишеттем ул сүзләрне: Раббым, чиге булмаган кайгы бирмә, дидең бит. Ә без шушы чиге булмаган хәсрәт эчендә инде 25 ел. Бүген тулды егерме биш... Шул көнне улыбыз Башкортстандагы авылыбызга дип чыгып киткән иде. Шуннан югалды. Хәбәрсез... Кибән эченә инә төшеп югалган кебек булды. И-и! Кайлардан гына, ничек кенә эзләмәдек без аны! Өйләнгән иде бит улыбыз, өч яшьлек баласы да калган иде. Хатынын, биш ел үткәч, ирем белән икәү үгетли-үгетли улымның дустына кияүгә бирдек. Шашар кебек тоела башлаган иде чөнки. Авылга кайткач, улын ияртә дә урманга чыгып китә, онык аннан кайткач: “Әни белән әтине эзләдек!” – дип сөйли иде. Килен икенче баласы тугач кына кешегә охшый башлады. Хәзер Аллаһка шөкер, әйбәт кенә яшәп яталар әнә. Онык өйләнде, балалары туарга тора.

Реклама

Ә без ирем белән ничек газапландык! Һәр көн яңалык булыр кебек иде. Һәр телефон шалтыраганга, ишек шакылдаганга тик бер өмет белән йөгерә идек. Аннары шундый чак та җитте: хет үлгән хәбәрен әйтүче булсын иде, дип тели башладык. Билгесезлек үтерә икән ул кешене. Улыбызның кабере очында дога уку безгә бәхет булып тоела башлады!

И Аллаһның хикмәте! Минем бүген әрвахларымны уйлап, сыктый-сыктый елауларыма җавап түгелмени бу сүзләр! Кабере булуга да сөенердәй хәлләр бар икән бит бу дөньяда!

...Фәүзия ханым сүзен дәвам итә: “Әйе, җаныбыз билгесезлектән туеп, тәгаенлек теләде. Ирем белән шулай килештек: егерме ел көтәбез, инде аннан соң үлгәнгә исәплибез. Коръән мәҗлесендә бүген дә үлгәннәр исемлегендә иде бит улыбыз. Туганнар башта бик каршы иделәр. Хәзер килештеләр инде. Ә безгә ирем белән шулай тыныч, әрвахка исәпли башлагач, төшкә дә керми, рухына догалар багышланганга да сөенә кебек.

Ул миннән сүз көткәндәй, тынып калды... Нәрсә әйтеп була мондый чакта?! Шәригатьтә югалган кеше мәфкуд дип атала. Әбү Хәнифә хәзрәтләре югалган кешене 120 ел көтәргә кушкан! Гомерләр киселгәнче, өметләр җуелып, соңгы чиккә җиткәнче, димәк. Шәкертләре югалган кешенең хатынына дүрт елдан соң кияүгә чыгарга рөхсәт иткән. Авыр хәл! Ә авыр хәлнең без барысын да Аллаһ иркенә тапшырабыз да, хәерлесен насыйп ит, Раббым, дибез! Шундыйрак сүзләр сөйләдем. Үзем бик тетрәндем: адәм баласы өчен сынауларның ниндиләре генә юк. Берәүнең дә араны буш түгел шул. Сабыр канатларың гына сынмасын!

Нәсимә Садыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: