Шәһри Казан

Хыянәтләрдән соң бәхетем мине үзе эзләп тапты (булган хәл)

Яратам көзне! Бөтен кеше көз салкын, ямьсез, яңгырлы дип зарлана. Ә мин үлеп яратам!

Октябрьнең кыл уртасында таптым бит мин сине! Коеп яңгыр яуганда, автобус тукталышында көзге чеби сыман җыерылып, катып басып торганда әллә каян гына килдең дә чыктың. Алай белмәгән, таныш түгел кешеләрнең машинасына утырып китә торган гадәт тә юк инде үземнең. Бик шикләнүчән дә бит әле мин. “Әйдәгез кирәкле урынга илтеп куям”, – дип елмайдың син машина тәрәзәсен төшереп. Автобусның озак килмәве, минем аякларым инде юешләнеп, туңа башлавы да синең янга утырырга мәҗбүр иткәндер. Аннан, синең күзләрең усал кешенекенә охшамаган иде бит.

Машинаңа кереп утыргач та: “Мин Марат булам. Сезне кая илтим?” – дип сорадың. Адресымны әйттем, әмма үзем белән таныштырырга онытканмын. Өйгә кайтып җиткәч кенә: “Исемегезне әйтегез инде, сезне тагын бер булса да күрәсем килә”, – дип шаярттың. Иртәгә шул ук тукталышка килегез, әйтермен дип көлдем дә, кереп йөгердем.

Реклама

Төне буе сине уйлап яттым. Башымнан бер дә чыкмадың. Иртәгесе көнне килерсеңме икән дип, күңелем белән сине көттем! Һәм син килдең! Ак розалар тотып! Әкияттәге кебек! Мондый очрашулар китаплардагы романнарда гына буладыр ул! Мин дә үземне әкият героинясы итеп тоям! Син булганга! Синең яныңда! Күпме уңышсыз танышулар, хыянәтләрдән соң бәхетем мине үзе эзләп тапты! Бәхеткә ышанырга һәм көтә белергә генә кирәк икән!

Сөмбел,
Мамадыш.
Фото: https://pixabay.com/ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: