Шәһри Казан

"Кызымнан “Әни”, - дип әйткәнне ишеткәнем юк. Өч иргә барып, 5 бала алып кайтты..."

Бала көткәндә ирләр – малай, хатыннар кыз көткән булабыз. Картайган көнеңдә кемнән рәхәт күрәсен дә, кемнең михнәт китерәсен дә алдан белеп булса икән. Бер ул һәм бер кыз тудырдым. Ирем гомер буе эчте, өстемнән йөрде, әле кеше сүзенә ышанып кыйный да иде. Аның өстенә күршедә генә яши торган аждаһа кебек усал каенанам да булды.

Кирәксә-кирәкмәсә дә тыгылып, гел ике араны бозып, балаларны миңа каршы котыртып яшәде. Мин ике эштә эшләдем. Шулай да өйне дә, балаларны да карарга вакыт таба идем. Бөтен җирне пөхтә тоттым. Балалар үстергәндә кайнар суы да, хәзерге кебек мөмкинлекләре дә булмады. Суны колонкадан алып кайтып (баракта яши идек), керосинкада җылытып юа идем керләрне. 

Улыма өч яшь тулгач, икенчегә корсакка калдым. Бер дә табасым килмәде. Чөнки мондый тормышның киләчәге юклыгын аңлый идем. Эшләгән бөтен акчасын эчеп бетереп барган ир... Исереп кайтып тәрәзә вату, савыт-сабаны кыру дисеңме, гел сүгенү сүзләре белән генә сөйләшү... Ашаган җирендә какырып, төкеренеп утыру, аннан күзенә әллә ниләр күренеп, пычак тотып, артымнан куып йөрү дисеңме... Әй, үтте инде баштан. Яшьлегем белән түзгәнмендер. Хәзерге акылым булса бер минут та тора алмаган булыр идем. Әле икенчегә йөкле икәнемне белгәч типкәли-типкәли кыйнады. “Кем белән йөрдең, минеке түгел”, - дип рәнҗетте. 

Медсестра булып эшли идем. Башта төп эшкә барам. Аннан кемгә укол, кемгә система куярга китәм, янәсе акча җыям матур киләчәк өчен. Тик кая инде? Ир үз акчасын эчеп бетереп баргач, минеке тартып-сузып бер айдан икенче айга очын-очка ялгарга гына җитә. Шуңа баланы алдырырга кирәк, дип уйладым. Каян белеп алган кайнана, юлыма аркылы төште. Ул вакытта, чыннан да, онык кирәк, баланы кызганалар, дип уйлаганмын, беркатлы булганмын. Ирем дә аякка ятып ялынды, алдырма, дип гафулар сорады. Ә ул күренеш театр гына булган. Каенана мин баланы алдырырмын да аерылып китәрмен, исерек улым кемгә кирәк, дип борчылган икән.

Кызым туды. Икенче бала булгач хәлләр тагын да мөшкелләнде. Әнкәле-уллы мыскыл итүләрен дәвам иттеләр. “Җүләр, нәрсәгә дип таптың инде, чыгып кына китәсе иде бит сиңа!” – дип үз-үземне битәрләп елый идем. Чөнки барыбер тормыш барып чыкмады. Ир дигәнем эчүен дә, типтерүен дә ташламады. Карт каенана азганнан-аза гына барды. “Өемә кереп акчамны урлагансың!” - дип каргавы соңгы нокта булды. Кулга нәрсә эләкте, шуны алып, күзләрем кая караса, шул якка чыгып киттем. 

Ул вакытта минем әти-әни үлгән иде инде. Бертуган абыем Себердә тора иде. Шуңа булышыр кешем – чит-ятлар булды. Безнең поликлиникада эшләп киткән Зөлфирә исемле дустым ярдәм кулы сузып, ерак бер районга барып урнаштым. Иске генә бер йорт бирделәр. Медпунктта эш булмагач колхозда эшләп йөрдем. Сораган кешеләргә укол, массаж ясап, әкренләп кенә яшәп киттек. Ләкин улым (ул вакытта аңа 14 яшь иде), әтине сагынам дип, бер дә бер көнне миннән качып, әтисе янына китеп барды. Артыннан алырга дип баргач, минем белән китәргә риза булмады. Әбисе белән әтисе: “Аны алып бирәбез, моны бирәбез”, - дип алдалап, миңа каршы котыртып, үзләре белән алып калдылар. Йөрәгем сыкрап, кайнар күз яшьләремә буыла-буыла кайтып киттем. Бик авыр булды. 

Реклама

Шулай итеп улым әтисе белән үсте. Кыз минем янда калды. Ир дигәнем алимент түләмәде. Кызның хәле нихәл дип бер хат кисәге дә язмый иде. Улыма ачу сакламасам да, бик авыр кичердем аерылышуны. Каникул вакытларында берничә көнгә генә очраша ала идек. Аны шулкадәр котырттылар. Имеш мин бозган тормышны. Мин китмәгән булсам, алар әти-әниле булып яшәгән булырлар иде, дип. Шуңа улым озак еллар буе миңа үпкә саклап яшәде. Армиягә барып хезмәт итеп кайткач, әзрәк лаеш шулпаларын эчә башлагач кына әни кирәк була башлап, аралар якыная башлады. Бәлки, әтисенең кем икәнен аңлый башлагандыр. Чөнки ышандырган бер генә сүзен дә үтәмәгән шул әти кеше. Машина алып бирәм дигән булган. Анысы да килеп чыкмаган. Эчеп аргач үзе кебек таушалган бер хатынга йортка кергән. Улым үзе генә утырып калган. Мәктәп бетергән елы булды ул. Мин ерак. Янда әтисе дә юк. Әби кеше ашатып чыгарудан башка берни белән дә ярдәм итә алмый. Киемнәре дә начар булган. Миңа белгертмәделәр. Хәзер сөйли ул хәлләрне. “Иптәшләргә карап көнләшә идем. Матур спортивкалар, матур кроссовкилар киясем килде. Әти бирәм дип ышандыра иде дә, алуга эчеп бетерә иде”, – ди. Анда-санда, күрешкәләгәндә мин бүләк иткән киемнәрне кадерләп кия торган булган. 

Бәлки, шулай хәерле булгандыр да, улым хәзер дә бик пөхтә киенә, әйбернең кадерен белә. Ә менә кыз андый булмады. Кыз иркәрәк үсте. Мин шул аерылышудан соң, сорап килүчеләр булса да, бүтән кияүгә чыкмадым. Кызны карадым. Ә ул мәрхәмәтсез булып үсте. Бүгенге көндә кырыктан артты инде аңа. Аның авызыннан бер генә тапкыр да кадерләп: “Әни”, - дип әйткәнне ишеткәнем юк. Өч иргә барып, 5 бала алып кайтты. Ярдәм кирәк булса гына чакыртып ала. Бер авылда торабыз. Балаларны алып калырга кирәк булса, акча җитмәсә генә шалтырата миңа. Килеп бер идәнемне дә юганы юк. Өй юу, бәрәңге алышу, бакча казышу, әни белән серләшеп яшәү дигәнне әйтмим дә инде. Узган җәй телевизорлары янып чыкты. Кредитка телевизор алдылар. “Җиткереп булмый, акча каян алыйм”, - дип юхаланып тотынган иде. Мин түләшеп барырмын, ярдәм итәрмен дип өметләнде. Мин дә: “Акча булмагач телевизор ник алдыгыз соң, тем более кредитка?” – дип әйтеп куйдым. “Кеше әниләре әни төсле, син ярдәм дә итә алмыйсың!” – дип кычкырды. 

Бирмәдем түгел, бирдем. Әле газлары өчен түлим, әле кайсы балага телефон, кайсына куртка кирәк. Гел биреп бардым. Ләкин бирә-бирә ардым. Алган пенсиямне күрми дә калам. Ә бит алар терлек асрый, кияү дә эшләми түгел. Акчаны тота белмиләр. Күршеләре, гел пиво эчәләр, дип сөйли. Ышанасым килмәгән иде дә, дөресе шул ахрысы...

Улым өйләнде, үз тормышы белән яши. Аллага шөкер, бик яхшы килен эләкте. Өч ул үстерәләр. Йорт салып чыктылар. Казанга якын поселокларның берсендә яшәп яталар. Көн саен үзе янына чакыра. Мине бик кызгана. Барысын да ташлап, барасым да килә. Ләкин гел күз уңнарында торсам, күз көеге булып, күрә алмый башларлар, дип куркам. Аннан мин китсәм, мондагы оныклар нәүмиз калачак. Кызымның аларга бик исе китми. Миндә килеп ашыйлар, ялларда да миңа килергә күнеккән алар. Аның бит төпчеге генә өченче ирдән. Тегеләре – үги булып чыга. Кияү кыерсытмаса да, бик яратып бетерми. Үз әтиләре дә кайсы кая өйләнеп, тормышлы булып беттеләр. Бу балалар аларга кирәк түгел. Алар өчен мин бердәнбер газиз кеше ул авылда. Китеп барсам, аларны рәнҗетермен кебек. “Үзең өчен яшәдеңме соң?” – дим, үземә-үзем. Хәзер ни файда соң, гомер узды да китте. Алданрак уйлыйсы булгандыр бу хакта шул...

Исемемне күрсәтмәгез. Таныш-белешләр болай да аңлар кем икәнлегемне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 10 август 2022 - 17:40
    Без имени
    Аттан ала да туа, кола да туа дигән мәкаль хактыр инде. Я Раббым, картлыгыгызда күңел тынычлыгы насыйп итсен сезгә Ходай! Белмиенчә, күрмиенчә кеше өйрәтергә безнең хакыбыз юк!!! Сабыр булыгыз!!!
  • 14 июль 2022 - 20:39
    Без имени
    Малаен "начар" эти тэрбиялэгэн, шуна курэ тэртипле. Э кызын узе. Узен бердэ гаеплэми. Бик "яхшы" кеше булган имеш. Кызын этисенэ каршы тэрбиялэгэн ул, шуна курэ шундый булган.