Шәһри Казан

Марат белән Мария никах уздыргач, кыз чукынып алды...

Күрше генә авылларда туып-үскән Марат белән Мариянең сукмаклары зур шәһәрдә – банк ишеге төбендә кисеште.

Моннан биш ел элек алган кредитын томаларга дип килгән егет, кредит рәсмиләштереп чыгып килгән кызны ишек ачып чыгарды, юл бирде. Карашлар туп-туры очрашты. Өч секундлык пауза. Йөрәк тибеше үзгәрүдән кеше яшәеше өчен мөһим бу органның бер почмагында очкын барлыкка килгәндәй булды.

– Ай, рәхмәт, – диде Мария. – Сез чын кавалер икәнсез. Бүген мондыйлар сирәк, алтын бәһасенә тиң. Минем акча гына җитә торган мал түгел. Аптыраганнан банкка мөрәҗәгать итәргә булдым, кредит рәсмиләштереп чыгуым, - дип тә өстәде ул чирык-чирык көлеп.

Мариянең юмор хисе көчле иде шул. Марат моны бер күрүдә аңлап алды.

– Оялттыгыз. Ә мин кредит ябарга дип килдем, Марат исемле мин, – диде ул күрешкәндәй кулын сузып.

– Мария, – диде Маша аңа җавап итеп уң кулын сузып.

Банк ишек төбендәге танышу озакка сузылмады, Марияне такси көтеп тора иде. Ләкин телефон номерлары белән алмашырга өлгерделәр.

Егет белән кыз буларак йөри башлаганга да инде биш айдан артык вакыт үткән. Яшьләрнең шәһәрдә йөрмәгән парклары, бармаган кафелары, карамаган кинолары, спектакльләре калмады. Ялларга әти-әнисе янына кайткан Марат тизрәк шәһәргә ашкынды. Улларындагы бу үзгәрешне күрсәләр дә, Маратка бер сүз дә катмады ата-анасы.

Әти-әни белән Марияне ничек таныштырырга икән дип озак баш ватты Марат. Ят диннән булган Марияне өйдә елмаеп кабул итүләре икеле. Әле икесен аерып та куймагайлары. Марат бу турыда уйлый башлады исә, биш вакыт намазын калдырмаган дәү әнисе Әминәнең оныгына әйткән мөнәҗәтләре, бәетләре искә төшеп, бәгырьләрне телгәләде. Кояш батып, көн кызуы сүрелгәч, Әминә әби капка төбенә чыгып утыра да, авыз эченнән генә ишетелер-ишетелмәс итеп «Сөембикә» бәетен көйли башлый:

...Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.

Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп,

Гакылы да юк сабыйны диннән чыгарганнар дип.

Сөембикә атым, нугай затым, калды минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, күзем яшьле, калдым ялгыз, әсир, ятим...

Өй арты бакчасында чәчәкләргә су сибеп йөргән Марат бигрәк ярата әбисенең көйләп мөнәҗәт, бәет әйтүен. Лейкасын чирәмгә куеп, эшен, бар дөньясын онытып тыңлап тора ул аларны.

«Кешеләр мактасалар мактыйлар дип һаваланма,

Яман дип хурласалар ачуланма.

Динсез булма, читкә тайма, тугры юлдан

Реклама

Ач күзеңне, адашма син тугры юлдан».

Менә берзаман инде кояш офык артына кереп яшерендем дигәндә, күрше авылның чиркәү чаңнары кайтавазы ишетелә. Капка төбендә утырган Әминә әбисе көр тавыш белән мөнәҗәтнең соңгы юлларын әйтә:

«Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр итми кая китик?

Сабырлык бир Тәгалә Аллам

Сабырлык бир Тәгалә Аллам» .

Маратның Мария белән очрашудан кайтып, йокыга гына киткән чагы була, колак төбендә дәү әнисенең мөнәҗәтләре, бәетләре, мәчет манарасыннан янгыраган азан белән бергә кушылып чиркәү чаңнарының тавышы ишетелә башлый. Марат җиде төн уртасында сискәнеп торып утыра. Утыра да кабат уйлана башлый. Нәселләрендә катнаш никахлар булганы юк. Күрше авылга кыз бирү, өйләнүчеләр дә сирәк. Алдым-бирдем ясаучыларның да башта тормышлары ярыйсы гына башланган төсле дә, ахыры бер – аерылышу йә фаҗига...

...Маратның ата-анасы башта Марияне кабул итәргә теләмәсә дә, соңыннан улларының канатланып йөрүен, бәхетле мизгелләрен күреп, карышмадылар.

Тик бер шарт белән – никахсыз туй итү юк. Ә моның өчен Мария Ислам динен кабул итәргә тиеш иде.

Бер-береңне ярату, тугрылык менә шунда сынала да инде. Сөйгәне өчен Мария мондый адымга әзерме икән? Мондый уйлар Маратның кыюлыгын арттыра гына төште. Мария ситуацияне аңлый иде. Ул да Маратны ярата бит. Аннан соң никахны гади формальлек дип кенә кабул итә ул. Берничә сәгатькә халык алдында матур итеп яулык ябынып утырудан, гарәпчә бер-ике кәлимә сүз әйтүдән әллә ни күп нәрсә югалтмый да. Шул сүзләрне әйткәндә, табында утырган дус кызына телефонын биреп куячак та, видеоны инстаграмга эләчәк. Күптән хайп эшләгәне юк иде, ә бу видеоны төрле дини группаларга урнаштырсалар алар өчен күпме пиар дигән сүз!..

Мария шулай эшләде дә. Марат белән никахлары бик матур, оешкан төстә узды. Туган-тумачалар да бик канәгать калды, ике кодагый тәмам дуслашып бетте бу көнне. Мариягә яулык бик килешә булып чыкты. Йөзенә нур йөгергән иде, шәрыкъ чибәрләре бер кырыйда торсын! Имам артыннан иман кәлимәсен дә чиста, төртелүләрсез кабатлады Мария. «Син инде, кызым, хәзер Мария түгел, Мәдинә», – диде аңа никах укыган бабай. Мария барысына да риза иде. Янында сөйгәне Марат, киемнәре искитмәле, күз явын алырлык, Хәзер бер дигән итеп фотосессия дә оештырачаклар, «Иншаллаһ», – дип елмаеп куйды ул эченнән.

Кичкә яшьләр туй итте. Яшьләр җыелган җирдә ничек инде уен-көлкесез, җыр-биюсез булсын ди?! Рәхәтләнеп күңел ачтылар, чират «Крокодил» уенына да җитте. Уен кагыйдәсе буенча, алып баручы бер сүз уйлап таба да, уенчы башкаларга шуны сүзсез генә күрсәтергә тиеш була. Чират Мария-Мәдинәгә дә җитте. Алып баручы аның колагына гыпырт кына «Монашка» диде. Әллә ялгыш ишеттем инде дип Мария-Мәдинә сүзне кабатларга кушты. «Монашка». Киемнәренең кара булуына ишарәләп, кара тукымага күрсәтте Мария-Мәдинә, аннары озын кием киеп йөрүләрен белгертергә тырышты. Ә җавап һаман юк та юк, инде уен бик озака китте, кызыгы да бетә башлаган иде, Мария-Мәдинә эшләргәме моны, юкмы дип озак кына икеләнеп, уйланып торганнан соң, кулы белән чукыну хәрәкәтен ясап күрсәтте... Әле көндез генә Мария авызыннан иман кәлимәсен ишеткән катнашучылар сүзсез калды...

Өч секундлык тынлык. Уеннан уймак чыкканын аңлаган Марат шуның беренче секундында ук кисәк урыныннан торып, урамга чыгып китте. Аның артыннан атыла-бәрелә Мария-Мәдинәсе йөгерде. Мәҗлеснең яме китте. Берәүләр «Башка сүз беткән идемени?!» – дип алып баручыны эт итеп сүкте, икенчеләре – татар йортында чукынган Мария-Мәдинәнең гайбәтен чәйнәде...

Тыкрыкта берьялгызы туган нигезенә, тәрәзәләренә, андагы шәүләләргә карап, йорттан ишетелгән тавышларны озак тыңлап торды Марат. Мариясе чакырып караса да, тавыш бирмәде. Күзләрен яп-якты тулган айга төбәде. Аннан аңа биш вакыт намазын калдырмаган Әминә дәү әнисе карап тора иде: «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый ул, балам, шуны онытма...»

Раил САДРЕТДИНОВ.

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 18 август 2022 - 16:40
    Без имени
    Шулай шул.
  • 18 август 2022 - 14:46
    Без имени
    Эбиенен сузлэре бик тэ дорес шул.