"Мин иремнең колына әверелдем"

Гомерем буе үземне читлектәге кош кебек хис иттем. Әле дә шулай. Дөресен генә әйткәндә, гади тормышта яшәүче хатын-кызлардан көнләшәм мин. Алар миңа караганда күпкә бәхетледер кебек.
Чибәр егет иде ирем. Аңа кызыккан кызлар күп булды, ләкин ул мине сайлады. Эх, егет кешегә чибәрлек кирәкмени соң ул?.. Бик яшьли кияүгә чыктым. Бер-беребезне үлеп яраттык. Инде ул чакта ук безнең фатирыбыз бар иде. Ирем дәүләт эшендә эшләде, мин институтта укыдым. Укуны тәмамлауга, бала алып кайттым. Шулай итеп, бер көн дә эшли алмадым, бала һәм өй мәшәкатьләренә чумдым. Ә ирем инде шул вакытта ук сулга йөри башлаган. Мин моны ничә еллардан соң гына белдем. Эштән соңга калып, кайвакыт төнлә генә кайтулары турында “эш күп” дия иде, ә мин ышандым. Бер катлы булганмын, яшь булганмын.
Бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Ирем акчаны күп эшли, нәрсә кирәк – шул бар. Кайвакыт туганнарга да ярдәм итәбез. Бик бәхетле булып яшибез, кыскасы. Ирем миңа эшкә урнашмаска, өйдә утырырга, балалар белән шөгыльләнергә кушты. Мин риза булдым. Көннәр буе балаларың белән белән булу, аларның күңелен күрү, түгәрәкләргә йөртү – зур бәхет бит ул! Шул ук вакытта үземне дә карадым, замана белән бергә атларга, матур киенергә тырыштым. Фигурам да ике бала тапкан хатынныкы димәссең, бик матур иде!
Тик берзаман ирем өйгә исереп кайта башлады. Сәбәбен эштәге проблемаларга сылтады. Билгеле, бу – ялган иде. Ә беркөнне киемнәреннән хатын-кыз хушбуе исе аңкыды, иннек эзләре дә бар иде. Минем халәтне күз алдына китерәсезме? Нәкъ кинодагы сыман хәлләр! Әлбәттә, тавыш күтәрдем. Ә ул мине тәнем кара янганчы кыйнады. Бу аның миңа беренче кул күтәрүе иде. Гарьләнеп үкси-үкси еладым. Әниләргә сөйләдем. Ул заман кешеләре нәрсә дисен инде? “Кешедән яхшы түгел, аерыла күрмә, балаларың ятим кала, түз, балам”, - диделәр. Шулай итеп, түзеп яши башладым...
Мондый күл күтәрүләр еш була иде. “Нәрсә җитми сиңа? Бөтен әйберең дә бар. Син бит миннән башка беркем түгел!” - дип мыскыл итә иде. Ул әйткән пычрак сүзләрне язып тормыйм... Башымны иеп яшәдем. Мин – иремнең колына әверелдем. Әйе, барысы да бар иде: иркен һәм зур фатир, иң кыйммәтле машина, Мәскәүдән кайтарылган киемнәр... Әле ул заманда хатын-кызлар түгел, ирләрнең дә бик азы гына рульдә йөри иде. Ләкин байлык мине бәхетле итмәде. Кыйналып яшәдем. Җаным кыйналды минем.
Ул көнне мәңге онытасым юк. Ирем кабат исерек килеш кайтты да тагын кыйнады. Бу юлы түзәр хәлем калмады, чөнки балконга алып чыгып: “Үзең сикерәсеңме, әллә мин ташлыйммы?” - диде. Күзләре үгезнеке кебек ярсу, куркыныч иде аның. Ничек чыгып качканымны хәтерләмим. Балаларны күтәрдем дә, бер кат күлмәк белән урамга йөгердем. Әле ярый җәй иде. Әниләргә кадәр җәяү бардык. Ирем өч көннән зур чәчәк бәйләме белән гафулар үтенеп килеп җитте. Гафу иттем. Өйгә алып кайтты. Бер-ике атна матур яшәдек тә, кабат башланды...
Гомерем буе түзеп яшәдем. Берничә елдан соң үз йортыбыз булды. Ике катлы, бассейны да, спорт залы да бар. Бу вакытта иремнең үз бизнесы бар иде инде. Кызларыбыз да үсеп университетка урнашты. Мин генә һаман да шул читлектәге кош кебек мескен булып яши бирдем. Берзаман ирем малай сорый башлады. “Миңа нәсел дәвамчысы кирәк”, - диде. Бала?! Мин бу кешедән тагын бала табарга теләмәгән идем, күңелем каткан иде инде. Тик минем фикер кемгә кирәк соң? Бу юлы да шулай булды. Теләге кабул булды, сау-сәламәт улыбыз туды.
Әмма хәтта улы булуы да аны сулга йөрүдән туктатмады. Ул үзгәрмәде. Бүгенге көндә дә ул шулай яши. Дусларыннан ишетеп белгәнемчә, бер яшь кызга фатир алып биргән. Шуның янына йөри икән. Ул кызның үз кызлары белән бер яшьтә булуын белгәч, кан басымым күтәрелеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Югыйсә ул балага ул түгел, ә аның акчасы гына кирәк бит. Нәрсә дип яшьлеген шул карт ир белән әрәм итә ул?
Бүгенге көндә иң зур хыялым – бу куркыныч кешедән котылу. Мин аны күрә алмыйм, мин аннан җирәнәм. Миңа аның акчасы да, өе дә кирәкми. Миңа күңел тынычлыгы кирәк. Кызларым һәм улым белән тынычлыкта яшисем килә. Тулай торакта яшәргә дә риза мин, тик ул гына тимәсен, күземә күренмәсен. Кеше кебек эшкә барып, өйгә шатланып кайтасым килә...
Ләйсән Б.
Фото: http://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2023 - 17:50Без имениНичек авыр булсада, оеннэн чыгып китмэ, ана чыгып китэргэ куш, общагада торулар жтнел булмас, балаларын бар, алар белэн сойлэш, аерылырга бир, закон сине балалар белэн урамга кумы й
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ.
-
13 гыйнвар 2023 - 08:48Без имениИрен бер булдыксыз булса, ямьсездэ булса беркем карамый. Алайда ярамас иде. Мин аны яратмыйм дияр иден. Узенне-узен тынычландыр. Намазга басарга кирэк. Ирендэ дорес юлда булыр.
-
12 гыйнвар 2023 - 22:37Без имениКүрәсем килми дип әйтү дөрес булмас. Сукыр калу ихьималы бар. Раббым, ярдәмеңне бир, арала мине бу газаптан, бәхет ишекләреңне ач, ярдәмчеләреңне җибәр, туры юлыңны күрсәт, дип дога кылу кирәк. Аллаһым хәерле чишелешләрен насыйп итсен🤲.
-
22 апрель 2021 - 20:24Без имениШулай Алла сакласын хэр кешенен бэхетле булып яшисе килэ
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.100
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.800
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.10402
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.16100
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.63400
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.91800
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.263704
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41000
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27201
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31601
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.249002
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.36200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.121708
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727201
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36400
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.100
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138524
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика