Шәһри Казан

Саксыз әйткән сүзләрем өчен әнидән гафу үтенеп өлгермәдем

Мин әтисез үскән малай... Әни мине берүзе үстерде.

Йортта башка ир-ат булмаганга, авыр эшләр минем җилкәгә төшә иде. Әллә тормыш йөгеннән, әллә башка сәбәптән, буем бик үсә алмады. Шунлыктан, мәктәптә мине “кәрлә” дип үчекләргә яраттылар. Берсендә шул сүздән үртәлеп, үземнән берничә башка зуррак, миннән өч сыйныфка өлкәнрәк егетне этеп җибәрдем. Ә ул шуны гына көткәндәй, сугышырга ярата торган әтәч сыман, өстемә ябырылды. Аңа башкалар да кушылды. Авыртуларга ничек тә түзәр идең анысы, әмма минем тукмалуымны, теге әзмәвердәй егетнең “лач” итеп биткә төкерүен сыйныфташым Руфинә дә күреп торды.

Ертык чалбарымны кулым белән каплап, тоткасы өзелгән букчамны күтәреп, аксый-аксый өйгә таба йөгердем. И-и шул вакытта гарьләнгәннәрем, коңгырт күзле кыздан оялганнарым! “Әтием булса, мондый көнгә калмаган булыр идем” дигән уйлар яшьләремне күңелемнән актарып чыгарды.
Өйгә күгәргән күз, пычрак кием белән кайтып кердем. Әни нәрсәдер пешереп йөри иде, мине күргәч, кулыннан камыры идәнгә төшеп китте. Әрләр дип көткән кешем, онлы куллары белән мине кочакламакчы булды, әмма мин букчамны бер почмакка тотып атып, олы якка кереп киттем.

- Синең аркада мине кыйныйлар! Мәктәптә мине “кәрлә” дип кенә түгел, “уйнаштан туган” дип тә үртиләр! – дип җикерендем. Әнинең шул чакта бер сүз дә әйтмичә, тавышсыз гына елаганы хәтердә. Саксыз әйткән сүзләрем аны никадәр тирән яралаганын еллар үткән саен ныграк аңлый барам.
Икенче көнне иртән торуыма чалбар-кәчтүмнәрем юып киптерелгән, ертылган урыннары тегелгән иде. Шул форма белән мин уку елы азагына кадәр йөрдем, чөнки яңаны алырга акчабыз булмады.

Авылда сер саклап була димени? Олылар өйдә сөйләшкәнне балалар мәктәптә үзара бүлешә иде. Минем дә кемнең баласы булуым һәркемгә мәгълүм булгандыр, чөнки ата тиешле кешегә бик охшаган идем. Ләкин ул охшашлык аның туң йөрәген эретер өчен әз булган күрәсең: беркайчан да минем яныма килгәне, хәлләремне сорашканы булмады. Үзенең хатыны һәм өч баласы бар иде. Бер малай, ике кыз. Әнә шул малай мине кыйнады да инде.

Реклама

Мин армиягә китәр алдыннан әни яшьлек хатирәләре белән бүлеште. Биологик әтием, ягъни Зөфәр абый белән әни бер сыйныфта укыган. Җиденче класста бер-берсенә күзләре төшә, бер парта артында укып, дәресләрдән соң бергә кайта торган булалар. Аннары үсә төшкәч, Зөфәр абый кичләрен әнине капка төбенә кадәр озата башлый. Шулай итеп, ике йөрәк арасында мәхәббәт учагы кабына. Мәктәпне тәмамлагач, әни Казанга укырга китә, машиналар ул заманда сирәк күренеш булганга, туган нигезенә сирәк кайта. Авылда калган егетенең башка кыз белән очрашып йөрүен әни никахлары алдыннан гына белә.

Еллар узгач, Зөфәр абый әнинең аякларына егылып кичерүен сорый, ялгышканлыгы, шушы еллар буе бер аны гына яратуы турында сөйли. Аерылырга вәгъдә бирә. Әнинең дә хисләре сүнмәгән була. Ләкин аерылу турында вәгъдәләр буш куык булып чыга, корсакка узуын белгәч тә, ул абзый табан ялтырата.
Әни күпме михнәтләр күреп, берүзе мине тәрбияләп үстерде, әби-бабай да иртә гүр ияләре булганнар. Хәзер инде әни дә бу дөньяда юк. Саксыз әйткән сүзләрем өчен гафу үтенеп өлгермәдем, шул минем гомерлек үкенечем булып калды.

 Айнур, Казан
Фото: https://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: