Шәһри Казан

“Миңнекамал” кызы

Гадәттә укучы әдәби әсәргә язучы фантазиясе, уйдырма итеп карарга күнеккән. Күп кенә әдипләр үз әсәрләрен тормышчан вакыйгаларга нигезләнеп иҗат итсә дә. Геройларының да тормыштан алынган прототиплары була.



Элек мәктәп программасында Мирсәй Әмирнең “Миңнекамал” әсәре дә бар иде. Тырыш, тәвәккәл, эш яратучы, гадел, иманлы бу татар хатынына кая куйсалар да алдынгы булган өчен “Җенлекамал” дигән кушамат та тагалар хәтта. Бу әсәрне өйрәнгәндә көлешеп утырганыбыз хәтердә.

Бүгенге әңгәмәдәшем – шул Миңнекамалның кызы быел җәй 90 яшен тутырачак Гәүһәр апа Сөләйманова. Сарманның Җәлил бистәсендә гомер кичерә ул.
 – Әнием, чынлап та, әдәби әсәр герое булырлык, исемен мәңгеләштерерлек изге зат иде. 6 яшеннән әтисез калып, тормышның ачысын-төчесен күп татыган кыз киләчәген гыйлемдә күрә. Теләнче Тамак мәдрәсәсендә укый. Шунда 15 яшендә хәлфәгә кияүгә чыга. Тик гаилә бәхетләре озак булмый аларның – ирен сәнәкчеләр үтерә. Балалары да гомерле булып тумый. Шуннан әни күрше авылның 5 баласы белән тол калган үзеннән 26 яшькә олы иргә кияүгә чыгып, тагын биш кызга тормыш бирә, – дип сөйли Гәүһәр апа, әнисенең гомер йомгагын сүтеп. – Без бертуганнардай бик тату үстек.

 Миңнекамал әсәрдә сугыш чорында тыл батыры буларак сурәтләнә. Монысы да язучы хыялы гына түгел. 1931 елда Салкын Алан дигән яңа оешкан колхозга рәис итеп куялар аны. Күпбалалы ана җитәкчелек эшеннен туеп бераз китеп тә тора. Тик авылдашларының үтенече белән 1940 елда кабат рәислек дилбегәсенә җигелә. Ул җитәкләгән “Политотдел” колхозы республика буенча икенче урынга чыга. Рәисне Казанга съездга да чакыралар. Шундый алдынгы колхоз рәисенең кызы әнисенең гаделлеге турында да сокланып сөйләде.

 - Сугыш чорында без балаларга бер телем икмәкне дә артык ашатмады, бер уч ашлык та алып кайтмады. Әтиләре сугышта үлеп калган балалар аңа безгә караганда да кадерлерәк иде. Ул андый гаиләләрне бик нык кайгыртты. Вәкилләр күрмәгәндә качырып аларга ипи ташып ашатты. Шуңа безнең авылда беркем дә ачтан үлмәде, ашлык урлап хөкем дә ителмәде. Моны әниемнең иманлы булуыннан дип беләм. Ул кечкенәдән ислам нигезләрен өйрәгән, арыш арасына качып булса да, намазын да укыган. Әни безгә дә: “Күңелегез чиста булсын, балакайлар!” - дия иде. Гаделлекне, намусны беренче урынга куеп, күрше авылга мәктәпкә барганда юлда ат белән очраса да, безне утыртмый, барыбызның да сумкаларын гына арбасына сала иде. Барыбыз да сыймыйбыз бит. Безне генә аерып алу аның холкына туры килми иде. Балачак акылым белән моңа бераз үпкәли дә идем. Хәзер дөрес эшләгәнен яхшы аңлыйм.


 Гәүһәр апа язучы Мирсәй Әмирне дә хәтерли. Баштарак аны сары кожанкалы абзыйны районнан килгән вәкил дип беләләр. Ул вакытта андыйлар тузан кундырмый авыл юлына. Язучы үзенең булачак әсәренә тырыш бригадир кыз образына азык эзләп йөргәндә аңа Миңнекамалны тәкъдим итәләр. Әдип үз героен ныклап аңлар, аның образын дөрес тудырыр өчен аларның өендә күпмедер яши дә әле. Ул тормыштагы Миңнекамалны шуның кадәр нык хөрмәт итә, хәтта аның исемен дә үзгәртми үз әсәренә кертә.

Реклама


...1944 елның 27 апрелендә Камал сәхнәсендә “Миңнекамал” әсәре беренче тапкыр уйнала. Һәм зур уңышка ирешә. Ул бик күп хатын-кызларга тылдагы батырлык үрнәге булып тора.

 - Әнинең үзенә дә карарга туры килде. Бик сөенде, бик горурланды, - дип хәтерли Гәүһәр апа. - Әни беренчеләрдән булып партиягә керсә дә, беркайчан да иманыннан ваз кичмәде. Коръәнне шундый матур мәкам белән укый иде. Мәҗлесләргә чакыралар иде. Ул Сарман районы Җәлил бистәсендә 85 яшенә җитеп, тирә-юньдәгеләрнең кадер-хөрмәтен тоеп, гомерен зая уздырмавын белеп, тыныч күңел белән, бар балаларына бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчте. Оныкларның да Миңнекамал әсәрен белүләре белән бик горурлана иде. Гомере буе язучы Мирсәй Әмиргә рәхмәтле булды.

 Алма агачынна ерак төшми, ди. Миңнекамал апаның кызы Гәүһәр дә әнисеннән тырышлыкны мул алган. Ул Әлмәт районы Сөләй урта мәктәбендә балаларга 50 ел буе химия биология укыта. Бик күп нефтьчеләр тәрбияләгән кеше. Сөләй мәктәбендә укучылары белән бергәләп кышкы бакчага кадәр үстерәләр. Язмышы бик иркәләми аны. Ике баласын югалту ачысын да кичерергә туры килә өч балалы анага. Бүген ул өч оныкның дәү әнисе. Аларның берсе Америкада яши. Тагын бик күпләрнең яраткан укытучысы да әле ул.

Тормышымнан зарланмыйм, урамга чыксам, өемә кайтып җиткәнче укучыларымны очратам. Алар туктап сәлам бирә, хәлемне сораша. Кирәк чакта ярдәмнәрен дә тоям, – ди ул.

 Туган авыллары Салкын Алан авылының мәчете булмый. Администрация белән сөйләшеп, укучылары белән киңәшеп, анда мәчет төзергә керешәләр. Хәзер анда азан яңгыраганга сөенеп туялмый Гәүһәр апа.
 Озаграк сөйләшкән саен яңа танышыма хөрмәтем арта барды. Миңлекамал кызы шул ул!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: