"Никләр генә телемне тыймадым да, никләр генә улымның бәхетенә каршы төштем..."

“Розаның кызы туган”, – дигән хәбәр авыл буенча бик тиз таралды. Авыл халкы моны ишетеп сүзсез калды дияргә була. Берничә ай гына гомере калган Роза, йөкле булган икән бит. Бер ай элек хәле көннән-көн авырая дип апасы аны шәһәргә алып киткән иде. Бу яңалык Розаның әти-әнисен дә аяктан екты. Чөнки алар да кызларының йөкле икәнең белмәгән.
Роза кечкенәдән сәламәтлеккә туенып үсмәде. Соңгы тапкыр хастәханәдә булуында да аңа өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәделәр. Авыру кыз булса да, аның сөйгән егете Ренаты бар иде. Ренат үзенең нинди кызны яратуын бик ачык аңлый. Шулай да күңеле гел Розага тартылды. Алар бер-берсе белән очрашып йөрүләрен кешедән яшерергә теләде кебек. Бары тик бик якын дуслары гына бу хакта белә иде.
Авыл хылкына: “Баланың әтисе кем икән?” – дигән сорау тынгы бирмәде. Шулай да без капчыкта ятмый дигәндәй, баланың әтисе бик тиз ачыкланды. Ләкин Ренат кына Розаның әти-әнисе янына барып кызның кулын сорарга ашыкмады. Хәтта, Розаны бала тудыру йортыннан каршы алырга да бармады. Чөнки аңа апасы белән әнисе көн дә бер сүзне тукыды: “Безгә, авыру кыз кирәкми!”. Ә Ренат әллә алардан курыкты, әллә яратуы шул кадәр генә булды Аслуны да, яңа гына туган кызын да онытырга теләде.
Розаның әтисе Илһам абыйга баш иеп Ренатлар бусагасын атлап керергә туры килде. Нишләсен, кызы хакына тагын бер тапкыр хурлыкны узарга кирәк иде аңа. Никтер Илһам абый: “Үзем барып сөйләшсәм, Ренат кире уйлар”, – дигән уй белән яшәде. Ялгышты, әти кеше. Ренатлар йортында аны шул кадәр хурлыйсыларын белсә, Илһам абый ул якка борылып та карамас иде. Ренатның әнисе Зифа, улына авыз ачарга да ирек бирмәде. “Миңа чирләшкә килен кирәкми. Мин улымны авыру хатын карап ятарга дип үстермәдем. Ул үлеп китсә, безгә аның кызын да карарга кирәк булачак. Кызыгыз да, оныгыгыз да үзегезгә булсын. Улыма сау-сәламәт хатын табып бирәчәкмен”, – дип агуын чәчте Зифа. Ул вакытта ана кеше улының дөньядагы иң бәхетсез кешегә әйләнәчәген, белми иде шул әле.
Илһам абый Ренатлардан чыгып өенә ничек кайтып җиткәнең хәтерләми. Ул авыз эченнән: “Кызымны да, оныгымны да беркемгә бирмим. Үзебез тәрбиялибез, үстерәбез. Әле без төшеп калганнардан түгел. Барыгыз да күрерсез менә дигән кыз үстерәчәкмен”, – дип кабатлады.
Ходайның рәхмәте, бала тудырганнан соң Розаның хәле көннән-көн яхшыра башлады. Аңа кызы Айгөл өчен яшәргә кирәк иде шул. Бер елдан соң хастәханәгә күренергә баргач, табиб аны: “Сез сау-сәламәт, башка безгә килеп йөрмәсәгез дә була”, – дип куандырып кайтарды.
Айгөл инде тырышып тәпи йөрергә, беренче сүзләрен әйтергә өйрәнә иде. Әби-бабасы аны кулларыннан да төшермәде. Торсалар да, ятсалар да оныклары дип яшәде.
Ренатның гына тормышы кызыксыз иде. Үзенең ир-ат булып, бәхете өчен көрәшмәве аңа тыңгылык бирмәде. Ул башта ял көннәрендә эчү гадәтен кертте. Шуннан инде эштән дә салгалап кайта башлады. Әнисе әле бер, әле икенче кызга димләде. Ләкин Ренатка гына алар кирәкми иде.
Кызы Айгөлгә бер яшь тулгач, Ренат Розаның кулын сорап Илһам абыйларга килде. Никтер Ренат үзен гафу итәчәкләренә бик ышанган иде. Ләкин Илһам абый аны өенә дә кертмәде. Минем: “Сиңа бирерлек кызым да, оныгым да юк. Юлында бул”, – диде ул аңа. Әлеге көнгә кадәр Ренатны, гафу итәрләр дигән өмет яшәтсә, хәзер инде ул өмете дә калмады. Аның бөтен дуслары гаиләле, балалар үстерәләр. Ә ул ялгыз. Монда хәтта, гаепләрлек кеше дә юк. Барысы өчен дә үзе генә гаепле. Әнисен гаепләр иде, ир-ат башы белән әнисе сүзеннән чыгалмыйча яшәвен бик яхшы аңлый. Хәзер ул, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитеп эчеп кайтканда гына үзен рәхәт хис итә. Башта бер көн эшкә бармыйча өендә эчеп ятса, вакыт барган саен бу көннәр арта гына. Акрынлап ул гомумән эшкә бармас булды. “Рәхәт бит”, бернәрсә турында уйлыйсы юк.
Көн артыннан көн уза, Ренатны әле кибет янынан, әле ындыр артыннан кайтарып ташлыйлар. Кызы Айгөлнең башта балалар бакчасына, шуннан мәктәпкә киткәнен күзәтте. Хәтта, урамда кызын күргәч янына барып сүз катмакчы булды, бала гына сакалга баткан, аракы исе аңкып торган ир-аттан куркып елады. Зифа да, үз куллары белән улының бәхетен җимергәнең бик яхшы аңлый, терсәк якын, тешләп кенә булмый шул.
Бүген улының кызы Айгөлнең никахы. Ренат әти кеше булып никах түрендә утырыр иде, ә ул кибет ишек төбендә йоклап ята. Иртәдән үк: “Кызымның никахын бәйрәм итәм”, – дип әнисенең пенсиясен талап алып чыгып китте. Никләр генә телемне тыймадым да, никләр генә улымның бәхетенә каршы төштем, дип елый бүген Зифа карчык. Туй машиналары авыл урамын яңгыратып кычкыртып узганда Зифа: “Гафу ит мине кызым, бәхетле бул”, – дип дога укып калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми? Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.10600
-
7 июнь 2023 - 17:01"Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине..." Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты.42800
-
7 июнь 2023 - 16:48Илсур Һадиуллин: "Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтәбез" 7-9 июньдә Казанда “Киләчәкне уйлап” Халыкара мәгариф министрлары форумы уза. Бүген форум кысаларында Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанның 187нче күппрофильле лицеенда булды. 2020 елда ачылган бу мәктәптә барлыгы 1540 бала белем ала.7400
-
7 июнь 2023 - 16:41“Начальник ясарга теләделәр. Теләмәдем...” Интернетта кемнәр белән генә танышмыйсың. Әллә нинди хикмәтле кешеләр бар. Адәм баласының күңел халәте үзгә, аның фикер йөртү мөмкинлекләре шундый зур. Үзебез дә сизмәстән алар дөньясы белән яши башлыйбыз.15101
-
7 июнь 2023 - 15:32"Авылда калсам, киләчәгем караңгы, хәерче булыр төсле тоела..." Хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – авылларның юкка чыга баруы. Кызганыч, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны туплаган, өлкән буын истәлекләренә шаһит булган гүзәл табигатьле авылларыбыз коточкыч тизлек белән кечерәеп, сүрелеп калалар шул. Кайчандыр шау-шулы урамнары тынып, ишегалларына алабута үсеп беткән, йортларының бүрәнәләре череп караеп калган мондый авыллар бик кызганыч булып күренә.25000
-
7 июнь 2023 - 14:34Россия төбәкләре цифрлы дөньяга Казан «капкасыннан» керә Татарстан башкаласында быелның 20-22 сентябрьләрендә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла.14900
-
7 июнь 2023 - 13:44Бер ел яшәү дәверендә иренемне ярды, кулымны имгәтте Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.112400
-
7 июнь 2023 - 13:42"Сөйгәнем белән яшерен очраштык. Хатын туйдырган иде..." Хатын белән чираттагы талаштан соң нервым тәмам бетеп хастаханәгә эләктем. Яныма Ләйлә килеп йөрде, ул гына мине бу хәсрәттән тартып чыгарды һәм өенә алып кайтты.152803
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.79100
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.153701
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.20300
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...187402
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.144412
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
7 июнь 2023 - 13:07Без имениКуп еллар утуенэ карамый хаман тошкэ керэ, хыянэтне оныткан кеше бар микэн? Мина калса юк, уз кузен белэн курсэн юк!Иремнең газапта яшәвен телим
-
7 июнь 2023 - 11:33Без имениФирүзә үзе матур булса да, җырлары матур түгел, тавышында да бормалар юк.Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..."
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.211700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.698605
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.754001
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми?Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.10600
-
7 июнь 2023 - 17:02Әлмәт театрында сөенечле яңалык! Әлмәт театры Магнитогорскида узган Кече шәһәр театрлары фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты – Чиләбе шәһәре мэрының махсус бүләгенә ия булды.10200
-
1 июнь 2023 - 09:10Улыма сөйгәнемнең исемен куштым Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым.196506
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.68702
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.206503
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.3594012
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика