Шәһри Казан

Поезд астында калып һәлак булган кыз турында: “Фәрештәбезнең урыны оҗмахта булсын”

Аның җырлары күңелгә, йөрәккә дәва иде. Хәер, җырлары белән генә түгел, ягымлы карашы, тәмле сүзләре белән дә сихәтли иде табибә кыз Сиринә. 1 август көнне кичке унда тимер юлны кичеп чыкканда 27 яшьлек Сиринә Шәяхмәтова поезд астына эләгә.

Казан – Кизнәр поезды машинисты һәлакәтне булдырмый кала алмаган. Әллә ничә тонна товар төягән поезд мәрхүмәнең гәүдәсен дистәләрчә метрга алып ташлаган. Кыз урында ук һәлак булган.
Беренчел фаразларга караганда, кызның кулында – телефон, үзе колакчын кигән булган.

Сиринәне 2 август көнне туган ягы – Нурлат районы Чулпан авылы зиратында җирләделәр. Кыз белән хушлашырга авылдашлары гына түгел, бергә укыган дуслары, курсташлары җыелган иде.

Әлеге фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Тырыш, гадел, ярдәмчел, акыллы иде дип искә ала аны якыннан белгән кешеләр. Социаль челтәрләрдә дә Сиринәнең бик авыр һәм үкенечле үлемгә дучар булуы турында язып, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашалар.
 “Бу – гадел түгел, бик авыр. Ул – төпчек бала. Искиткеч матур гаилә. Алар авыл тоткасы. Сөйкемле сөяге бар иде ул баланың. Бик зур югалту”, – диде безгә авылдашлары.

Кеше дөньяга сыналыр өчен килә торгандыр. Язмыш китабына язылганны үзгәртеп булмый шул.
– Тәкъдире шулай язылгандыр. Аны берничек алдан күреп тә, белеп тә булмый, – ди Сиринәнең дусты, авылдашы Диана Камалиева. – Мондый фаҗига килеп чыгуына әле дә ышана алмыйм. Ул, чыннан да, бик игелекле, ярдәмчел, сөйкемле, гүзәллекнең чын үрнәге, чиста, саф күңелле кеше иде. Ни генә булмасын, ярдәм итүдән баш тартмады, беркайчан да йөзеннән елмаю китмәс иде. Күңелсезләнеп, боегып йөрүен күргәнем булмады. Ул тормышны яратты. Һәм тормыш та аны яраткан кебек тоелса да, бу бер адым аны тормыштан мәхрүм итте. Бар дусларын бергә җыеп, күңел ачарга ярата иде.

Реклама

...Сиринә Шәяхмәтова Чулпан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, әнисе сыман табибә булырга хыяллана. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, район хастаханәсендә терапевт булып эшли. Әмма соңрак шул ук уку йортының фтизиопульмонология бүлеге ординатурасына укырга кереп яңа белгечлек ала. 

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "ШӘҺРИ КАЗАН ЯЗМЫШ"НЫҢ ҖОМГА ЧЫККАН ЯҢА 86 САНЫННАН УКЫГЫЗ.

Фото: социаль челтәрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: