Рәнҗемә, Ходай болай да җәза бирде инде

- Табуын тапкан инде ул мине, - диде Гүзәлия, авыр көрсенеп. - Әмма һәр очракта та бала төшертмәүне хупларга кирәкми. Җаның тартмаган баланы тапканчы, абортка баруың мең хәерле. Менә мине дә тапкан әни - әмма тапмаган булса, аңар да җиңел, миңа да бүген болай ук авыр булмас иде...
...Әнисе Әсма аны 19 яшендә таба. Үзен озак еллар яратып йөргән күрше авыл егете кияүгә чыгу тәкъдимен кире кагуны авыр кичерә. Барыбер минеке буласың дип, кызны көчләп, Себер ягына чыгып китеп гаип була. Әсма мәсхәрәләнүе аркасында акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Әти-әнисе ничек кирәк алай димләп тракторчы егеткә кияүгә бирә.
Гүзәлия бик авырлык белән генә, кендек җебенә уралып туа. Кендек әбисенең үз эшенең остасы булуы гына коткарып кала аны. «Үлгәнме, үле туганмы?» - яшь әнинең беренче сүзеннән олы яшьтәге кендек әбисе имәнеп, дертләп китә. «Ни сөйлисең, имансыз, бөтен әгъзасы да төзекме, диген. Кызың бар. Алма кебек матур, бөтен саны да төзек. Мә, күкрәгеңә сал». Әсма, коты чыгып, ачык изүләрен ябарга керешә: «Имезәмме соң! Якын да китермим!»
Әнисе, әлегә миндә торсын, миндә үссен дип, баланы үз өенә ала. Әсма икенче елны ир бала, өч елдан кыз таба. Мәктәпкә кергәнче, Гүзәлия әбиләрендә үсә. Авылда имеш-мимешкә урын калдырмас өчен, әниләре өенә барып йөри үзе. Әмма барган саен елап кайта. «Дөмекмәдең шунда», «муенга асылган тәре», «гөберле бака да синнән мөлаемрак» кебек сүзләрне үз әнисеннән ишеткән бала әбисе күкрәгенә капланып елый. Ун яшьләре тулар-тулмас, чираттагы чирканчык сүзләрдән соң, Гүзәлия, такмаклый-такмаклый: «Ник шуның кадәр күралмыйсың соң син мине, әнием?» - дип елый. Әнисе серне яшерергә җыенмый: «Син минем язмышны ботарлаган бала. Атаң көчләгәннән генә туган нәфрәт җимеше син. Мин синнән гомерем буе җирәндем».
Баланы көчле психик тайпылыш белән Казанга хастаханәгә алып китәләр. Бик озак аңына килә алмый, көчле уколлардан айный алмый Гүзәлия. Бер шулай йокыдан уяна башлаганда әбисе белән әнисенең әрләшүен ишетә: «Кабахәт булдың син, Әсма, - ди әбисе. - Тәки баланы кабер тактасына китереп терәдең бит...» «Аны корсакта вакытта ук буып үтерәсе булган, күз көеге булып, гөберле булып, язмышымны ботарламас иде», - ди әнисе. Яңагы буйлап кабат кайнар тамчылар йөгерешә башлаган Гүзәлия, күзләрен ачуга: «Әбием, башка мин авылга кайтмыйм, мине берәр интернатка урнаштыр, зинһар», - ди. Әбисе ничек кенә карышмасын, Гүзәлия Казан интернатына урнашып кала. Хастаханәдән тотлыга торган булып чыга. Әбисе янына ике атнага бер кайтып йөрсә дә, әниләре бусагасын атламаска тырыша бала. Интернатны тәмамлауга эшкә урнаша кыз, банк хезмәткәре булырга укырга керә.
- Бик озак вакыт көзгегә күтәрелә алмыйча йөрдем, - ди Гүзәлия. - Аннан чын-чынлап гөберле бака карап торган кебек иде. Тулай торактан бүлмә алгач та көзге алуны уема да кертмәдем. Беренче мәхәббәтем Азатымны очратып, аның «Гүзәлем минем» дигән сүзләреннән соң гына бераз канатлар үсте. Гашыйк булдым. Әбием, бәхетле булуыңны күреп китсәм иде, ди иде, мәрхүмә. Туй хәстәрлегенә керешкән вакытта ятакка калды ул. Азат белән никах укытып, мин корсакка калгач, гүр иясе булды. Озак та тормый үги әти дә үлеп китте.
- Кияүгә чыгып, корсакка узуыңны әниең белдеме соң?
- Без аның белән әбием өендә күрешә идек. Бер авылда яшәгәч, ул аның янына килеп, хуҗалык эшләрендә булышып йөри иде ич инде. Мин кайтып кергәч, ашык-пошык чыгып китә иде. Кияүгә чыгуымны да әбием хәбәр иткән. Никахым әбием нигезендә булды. Әни ике пар мендәр, бер ак җәймә бүләк итте. Аралашуы «исәнме, сау бул» булды. Әбине җирләгәч, мин авылга кайтмый башладым. Ә әни нигезенә 15 яшьтән бирле кайтканым юк.
- Үги әтиең миһербанлы булган?
- Минем аны бүген дә догадан калдырганым юк. Туй вакытында да әнидән качырып җыйган өч айлык хезмәт хакын бирде.
- Әниең белән бөтенләй аралашмадыгыз-күрешмәдегезме?
- Кызым Лилия тугач, бер палатада яткан апа: «Җәннәт әниләрнең аяк астында, үз әниеңә ачу тотма, шалтыратып әйт», - дигәч, өемә чакырдым. Аның ул вакытта әби патша кебек яшәп яткан чагы - балалары буй җиткергән, дөбердәтеп дөнья көтә, тормышлары түгәрәк иде. «Гөберле»нең шалтыратуы, аның әни булуы да бик тәэсир итмәде. «Үзең үстер», - диде. Исәнмесе дә, котлавы да шул булды.
Ике туганымны берьюлы җирләргә авылга кайткач кына күрештек кабат. Әсма әнинең ике баласы бергә каен себеркесенә урманга киткән җирдән, машиналары буага төшеп капланып, үлде. Кайттым, сеңлемне үзем юыштым.
Балаларын җирләгәч, әни кан басымы белән интегә башлады. Казанга еш кына хастаханәгә кереп ята иде. Шулай бер чак безгә килде. Ишекне кызым ачты. 15 яшьлек оныгын беренче күрүе бит инде. Лилия аны танымый да: «Узыгыз», - диде дә бүлмәсенә кереп китте. «Мин дә озак тормам, кызым, - диде миңа, үз гомерендә беренче тапкыр миңа баласына эндәшкән кебек сүз катып. - Рәнҗемә, Ходай болай да җәза бирде инде». Чәй эчертеп, күчтәнәчен тыгып, бар булган акчамны тоттырып озаттым. Сорамасын миннән гафу, килмәсен, тимәсен. Ул мине ун яшемдә үк җирләде. Ә кабердәгеләрдән җылы көтмиләр...
"ШК" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2023 - 22:08Без имениУзен тапканбаланы кемненгене булса да шул хадерле масхарамилер бахетле бул балакай куз йашлерем белан жылыйм
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24000
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.33401
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.125831
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!112503
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.116502
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.113402
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.2926213
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.15900
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.18200
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.397606
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.225213
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.82304
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 09:20Без имениБер Дэ сеткэ охшамаган бу, су"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.159701
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.618201
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.709702
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24000
-
19 март 2023 - 08:41Зәвәл вакыты кайчан була? Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.130604
-
19 март 2023 - 10:39Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты» Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.1318011
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.64401
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!56802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика