Шәһри Казан

Сеңлем иренә хыянәт итә...

Миңа утыз тулды инде. Кияүгә чыкмадым. Әллә никах вәгъдәм җитми, әллә шулай ялгыз яшәргә язган. Егетләр белән дә йөрмәдем түгел, йөрдем. Хәзер дә берәү белән очрашам. Тик аның белән киләчәгемне генә күз алдына китерә алмыйм. Ярар, үзем турында түгел, сеңлемнең язмышы хакында язарга иде исәбем.

Сеңлемә егерме җиде яшь. Өч ел элек Айзат исемле акыллы егеткә кияүгә чыкты. Ике яшьлек кызлары үсеп килә. Тик... гаиләләре түгәрәк түгел. Сеңлем иренә хыянәт итә. Биш еллар элек бер егет белән озак кына очрашып аерылышканнар иде. Аннан булачак ире Айзатны очратты. Ул акыллы, тыныч дип, шуңа кияүгә дә чыкты. Ләкин теге элек йөргән егете аны тынычлыкта калдырмады. Башта сеңлем теге егетеннән качып, чылтыратканда телефонны алмыйча йөреп карады. Ләкин соңыннан түзмәде – элеккеге егете белән очрашуга чыгып китте. Айзат авылга кайтмыйча Казанда калган иде. Андый очрашулары бик ешайды. Сеңлем авылга күп вакыт кызы белән генә кайтырга тырыша. Мин бала карап калам, сеңлем әниләр йоклагач әкрен генә чыгып китә. Һәм бу гадәткә керде. Мин аны гел әрли идем. “Гаиләңне җимерәсең бит! Нишлисең син? Ирең белсә, аерылачак! Акылыңа кил!” - дип елый-елый сорадым. Ә аның җавабы гел бер: “Мин Айзатны яратмыйм. Ул да мине яратмый. Бала дип кенә яшибез. Бер җылы сүз, наз күрергә тилмереп күпме яшәргә була?! Минем әле яшь чагым. Апа, мин дә хатын-кыз бит...” – дип елый.

Чынлап та, Айзат бик тырыш ир булса да, коры, салкын күренә. Кунакка барсам, минем белән дә җүнләп сөйләшми. Әти-әниебезгә карата да ачылып китми. Күптән түгел Айзат белән авылга кайттык. Юл буе ике җөмлә әйтте – “Алинә (сеңлемнең исеме), баланы тот” һәм “Тавышыгыз башка каба, күп сөйләшмәгез әле”. Соң, сөйләшмәгәч тә, без апа белән сеңел бит! Хатын-кыз болай да күп сөйләшә торган була. Аның кебек робот булып йөри алмыйбыз.

Реклама

Кияүгә чык диләр. Әллә сеңлемнең тормышын күреп, гаиләле буласым килми әле. Һәрхәлдә, миңа андый гаилә кирәкми. Ир-атларга әйтәсем килә - хатын-кыз ул чәчәк кебек. Аңа һәрвакыт су сибеп торырга кирәк, шунсыз шиңә ул. Минем дә сеңлем иренә яхшы хатын булырга тырышып карады, барып чыкмады. Пешергән ризыгыңны мактап, үзеңә сокланып, яратып торучы ирең булмаса, хатын-кыз сула. Аның да хисләре суына, күңеле кайта.

"Татарстан яшьләре"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 август 2022 - 21:19
    Без имени
    Жылы суз, йомшак наз hэркемгэ кирэк шул.