Шул көнне беренче тапкыр хәмер эчтем. Беренче тапкыр үбештем. Беренче тапкыр...

Мин аны беренче класстан ук яраттым. Ул яшьтә кеше әле берни аңышмый диләр. Ләкин мин бүтән төрле идем, ахрысы. Аның әтисе завуч иде. Шуңамы, ул беренче класстан ук гел “бишле”гә генә укыды. Класстагы икенче отличник мин идем. Тырыштым, аңа тиң буласым килде. Безне бергә мактыйлар, классның горурлыгы диләр иде.
Мәктәптә, авыл клубында үткәрелгән кичә-концертларга икебезне алып баручы итеп куялар иде. Ошый иде миңа сәхнәдә аның белән басып тору. Исемнәребез дә охшаш: Фәрит белән Фәрдия. Югары классларда укыганда класс җитәкчебез нидер сизде бугай. Безне бер парта артына утыртты. И-и шунда шатланганнарым!
Фәрит математикадан көчле иде. Мине шефлыкка алды. Мин, үз чиратымда, аңа инша язарга булышкаладым. Ләкин болар барысы да уен гына иде, чөнки без болай да отличниклар идек бит. Дежур булганда Фәрит миңа бер нәрсә дә эшләттермәде. Тактаны да, парталарны да үзе сөртә, идәнне дә себерә, ә мин башны горур чөеп кайтып китәм. Шунысы бар, һәм минем өчен бик авыр иде, ул мине беркайчан да клубтан озата кайтмады, мәхәббәтен дә белгертмәде. Ә мин аны күрер өчен ял көне алар урамы аша кибеткә бара идем. Берни сатып алырга кирәк булмаса да. Каникулларны яратмый идем, чөнки Фәритне һәркөнне күрәсем килә иде.
Сөйгәнем Казандагы төзелеш институтына укырга керде. Мин — медицина институтына. Юллар аерылды. Фәрит актер Александр Абдуловка охшаган, ә аның бик популяр вакыты иде. Берара, мөмкинлек булу белән, кинотеатрга кереп, Абдулов катнашкан фильмнарны карарга гадәтләндем. Фәритне күргәндәй була идем. Мин аны гел сагындым, һаман күрәсем килде.
Без беренче курста укыганда Фәритнең әтисе үлеп китте. Ике елдан әнисе дә мәңгелек йортка күчте. Әле 50 яшьтә генә иде алар. Икесен дә яман шеш алып китте...
Тулай торакта Мөнҗия исемле Сарман кызы белән яшәдем. Аның да абыйсы төзелеш институтында укый иде. Бервакыт Мөнҗия мине шул институтның тулай торагына кунакка дәште. Бармыйммы соң инде?! Анда Фәритне очрата алам бит! Мөнҗиянең абыйсы Рамил безне күрүгә шулкадәр шатланды, аның мине ошатканын сизә идем инде. Табын әзерләделәр, шәраб тә куйдылар. Шул көнне беренче тапкыр хәмер эчтем. Беренче тапкыр егет белән үбештем. Сизеп тордым, Фәрит каядыр якында гына иде. Ләкин мин аңа, әгәр үбешүне шулай әйтеп булса, хыянәт иттем. Беренче үбешү, беренче төн бары Фәрит белән генә булырга тиеш иде бит. Мин бит аны ничә еллар буе яраттым. Бу турыда Рамилгә дә сөйләдем. Ә ул көлде генә: “Син балалыктан һаман чыгып җитмәгәнсең”, — диде.
Рамил мине һәрвакыт күз уңында тотты. Икебез дә студентлар булганлыктан, ул мине, кинолардагы кебек, чәчәкләргә, бүләкләргә күммәде, бары бик игътибарлы булды. Мондый мөнәсәбәт миңа хәтта ошый башлады. Фәрит еракта, томан эчендә калган кебек тоелды. Мин һаман бер үк төрле төш күрдем. Ак машинада утырабыз икән, Рамил руль артында, мин аның янында, ә Фәрит артта. Шул ук төш елына берничә тапкыр керә.
Рамилгә кияүгә чыктым. Тормышыбыз әйбәт. Яхшы фатирда яшибез. Рамил акчага аптыратмый. Бик акыллы, матур улыбыз белән кызыбыз бар. Эштә мин хөрмәтле врач.
Беркөнне классташым Гүзәлия чылтыратып: “Бер җыелып алырга иде, мәктәп бетергәннән бирле очрашкан юк, әйдә, бу шимбәдә авылга кайт әле”, — диде. Рамил кискен каршы килсә дә, автобуска утырып авылга кайтып киттем. Әти дә, әни дә инде мәңгелек йортларында, ә өйне саткан идек. Фәрит йортларын яңарткан. Чаллыда яшәсә дә, кайтып-китеп йөри икән. Очрашуны да ул оештырган, чыгымын да үзе каплаган. Иң беренче эш итеп зиратка кереп чыктым. Аннан үзем үскән нигезгә киттем. Анда затлы, заманча ике катлы йорт салганнар. Хуҗалар туганнарыдай каршылады. Бакчада әти утырткан агачлар: “Безне оныттың”, — дигәндәй тоелды. Күршеләрнең дә кайсы икән, кайсылары мәңгелеккә күчкән. Озак кайтмадым шул.
Әкрен генә урам буйлап киттем. Балачак, үсмер елларым искә төште. Һәм Фәрит... Мин аны һаман яратам икән бит. Ир хатынының башына мондый уйлар килергә тиеш булмаса да. Язмыш безне нигә кавыштырмады икән? Үзебез гаеплеме? Беренче адымны беребез дә ясамады. Фәрит тә Рамил яшәгән тулай торакта иде бит, югыйсә. Бәлки мин аның эзләренә басып йөргәнмендер? Бәлки, ул мине ерактан гына күргәндер дә, ләкин оныткан дип уйлагандыр. Кирәк микән хәзер бу очрашу?
Фәритнең гаиләсе юк диләр. Дөрес булса, мине “оныта алмыйм” дигән. Ә бит Рамил барысын да белә, шуңа күрә классташлар очрашуына кайтуымны теләмәде дә... Әкрен генә Фәритләр йортының капкасын ачам. Каршы алырга хәзер ул үзе чыгачак...
Фәрдия, Казан. "Татарстан яшьләре"
Фото: https://pixabay.com/ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2023 - 13:07Без имениКапканы ачкансың ачуын, вакытын белеп ябып чыгып киткршә онытма! Аннан соа якындагы терсәгеңне тешли алмый азаплануың бар.
-
21 март 2022 - 21:17Без имениДэвамы бармы? Бик ошады, укыйсы килэ!?
-
17 март 2022 - 11:21Без имениЯзмыш,язмыштан утеп булмый.Давэме бармы икэн?
-
10 гыйнвар 2022 - 21:38Без имениНик чыктың яратмагач.?
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24600
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.33901
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.127431
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!112803
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.117502
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24500
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.113702
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.2949213
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.16000
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.18300
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.398806
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.225613
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.82604
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 09:20Без имениБер Дэ сеткэ охшамаган бу, су"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.160001
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.618401
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.709902
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24500
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.24600
-
19 март 2023 - 08:41Зәвәл вакыты кайчан була? Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.130804
-
19 март 2023 - 10:39Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты» Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.1320011
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.64601
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!56902
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика