Шәһри Казан

Сихерче Зәлифәнең өен өч тапкыр ут төртеп яндыралар инде

Залифә гаиләдә иң төпчек кыз иде. Дүрт баладан соң олыгаеп кына тапкан балалары иде ул әтисе белән әнисенең. Шуңа күрә бик иркә, шук һәм шаян булып үсте. Әти-әнисенең генә түгел, абый-апаларының игътибары да, мәхәббәте, иркә-назы да гел Зәлифәгә булды.

- Күршедә тагын янгын чыккан!  
- Зәлифәнекедер инде! Өч ел эчендә икенче тапкыр дөрли!
- Тагын кайсысы ут төртте икән? 
- Тегеләрдер инде, тегеләрдер...
- Элеккеге иренә тагын эш булган икән! Ике йорт төзеп бирде бит инде, моннан соң өченчесен торгызырмы? Үзе белән генә алып китсә...

Залифә гаиләдә иң төпчек кыз иде. Дүрт баладан соң олыгаеп кына тапкан балалары иде ул әтисе белән әнисенең. Шуңа күрә бик иркә, шук һәм шаян булып үсте. Әти-әнисенең генә түгел, абый-апаларының игътибары да, мәхәббәте, иркә-назы да гел Зәлифәгә булды. Балачагы бәхеттә, назда узды кызның. Әмма киләчәгендә зур тетрәнү көткән икән аны. Бары матурлыкны, яхшылыкны, иминлекне генә күреп үскән кыз әлеге сынауны бик авырдан күтәрде. 

Тырыш, эшчән булулары аркасында авылда бик абруйлы, тырыш, мул, чагыштырмача бай гаилә санала иде Зәлифәләр гаиләсе. Менә шул тырышлык, җитеш тормыш харап итте дә инде. Инде өлкәнәеп килгән бер көнендә гаилә башлыгы – әти кеше хатынын, балаларын ташлап, башка хатынга йортка керде. Өлкән балалары кайсы-кая таралышкан: кайсы гаиләле, кайсы мәктәп тәмамлап һөнәри белем алып йөриләр иде. 

Иң авыры өченче сыйныфта укыган Зәлифә өчен булды – “Минем яраткан кызым, кечкенәм, кычыткан чыпчыгым” дип яраткан әтисенең мондый хыянәтен кабул итә алмады ул. Әнисенең көндәшен – әтисен аерып алган хатынны гына түгел, җир йөзендәге бөтен хатын-кызны күралмас булды кыз. Мондый психологик авырлык аның алдагы тормышына да нык йогынты ясаячак иде әле. 

Яратмыйча гына, әтисенең назын юксынып үзеннән шактый өлкән кешегә кияүгә чыкты кыз. Ирен хөрмәтләп торса да, каенанасы белән килешә алмады ул. Һәр нәрсәгә катышып, үз фикерен кыстырып торган дөнья күргән карчык аның ашына кара таракан булып төште – иреген кыса, сулышын буа иде. Үзенең кара, шакшы эшләрен иң беренче шул карчыкка каршы эшләде ул – карчык аяксыз калды. Сизенә иде карчык килененең бик үк яхшы эшләр белән шөгыльләнмәгәнен, әмма шулай тиз ятакка калырмын дип көтмәгән иде. Ярты елдан исә каенана каеннар төбенә барып ятты. 

Реклама

Төп дошманыннан котылса да, “иярченнәре” җирдә иде әле карчыкның. Шулар тынгылык бирмәде Зәлифәгә. Ике каен апасы турыдан-туры йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, кырын-кырын карап йөри башладылар киленгә. Ә берсендә шеш тишелде – ике апа бөтен уйлаганнарын әйтеп, тавыш куптарды. Шуннан соң озак та үтмәде, апаларның берсе йөрәк белән егылды, икенчесе, автоһаләкәткә очрап, теге дөньяга китеп барды...

Зәлифәнең нәфрәте үз нәселендәге ир-атларны яр иткән хатын-кызның берсен дә читләп үтмәде. Һәркайсы диярлек хатын-кыз авырулары белән яфаланды: кайсының карынындагы бәбие төште, кайсы балага уза алмады, кайсы операция өстәленнән төшмәде, дигәндәй... Нәселгә тыкшынучылар, бәхетле тормышны урлаучылар дип саный иде ул аларны.

Күңелсезлекләр Зәлифәгә кырын күз белән караганнарны, ямьсез сүз әйтүчеләрне, аңа дошмани карашта булучыларның берсен дә урап узмады. Ире белән аерылышып Зәлифә күрше авылга күчеп киткәч, мондый күренешләр аеруча күбәйде. Инде үзәкләренә үткән, Зәлифәдән зыян күреп яшәгән авыл халкы иң соңгы адымга – аның өенә ут төртүгә кадәр барып җитте. Әмма элеккеге ире шулкадәр ярата идеме хатынын, әллә анда да кара эшләр үз ролен уйнадымы – элгәресеннән дә яхшырак итеп яңа өй салып бирә торды ир-ат.
 

Ландыш Тимерова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: