Шәһри Казан

«Син – чын әти, балаларыңны ташламагансың, бүре булсаң да»

Гадәти эш көне иде. Минем электр цехы мастеры кабинетымда телефон шалтырады. Трубканы алдым. Чыбыкның теге очында диспетчер фермер хуҗалыгында (ул безнең подстанциягә ялганган) ут бетүен әйтеп, ярдәмгә чакырды.

Кыска гына җыенулардан соң, бөтен бригада дежур УАЗикта кәсле грунт юлыннан бара иде инде. Фермер хуҗалыгы зур түгел. Кура коймалар белән уратып алынган берничә каралтыдан һәм читтәрәк эшчеләр өчен вагончыктан гыйбәрәт иде. Вагончык янында зур эт оясы тора һәм аңа куе соры, хәтта кара дисәң дә була, бер эт озын бауга бәйләнеп куелган иде. Курадан эшләнгән капка ачык булганга, без территориягә кереп үк киттек. Каршыбызга олы яшьтәге ябык ир-ат чыкты. Аның күптән кырылмаган җыерчыклы йөзе, бармагындагы татуировкалары, күптән юылмаган, бөгәрләнеп беткән киемнәре тормышта үз урынын таба алмаучы, эчәргә яратучы, тоткынлыкта булган кеше турында сөйли иде. Күрәсең, фермер аны аз гына хезмәт хакына каравылга яллагандыр.

- Сәлам, мужиклар. Тартырга бармы? - дип ул үзе сүз башлады.
- Үлмәгән, исән әле, - дип шаяртты шоферыбыз Володя, аңа сигарет сузып. Ул рәхмәт әйтеп алып кабызды да минем яныма килде.
- Начальник, ут тиз буламы?
- Белмим, эш ничек барыр бит. Кабель трассада өзелгән бугай. Аны эзләп табарга һәм ялгарга кирәк. Синең исемең ничек? Безгә электр шкафын күрсәт әле.
- Исемем – Витька. Шкаф – вагончыкның кырыенда.

- Син этеңне ал инде, я берәрсен тешләр, - дидем мин эткә игътибарымны юнәлтеп. Ул читтән килгәннәргә өрмичә, бары тик күзәтеп кенә тора. Әйе, ул гади этләрдән нык аерыла. Овчаркадан зуррак гәүдәле, арт ягы, муены да калынрак. Ә аяклары нечкә. Тәпиләре этнекенә караганда зуррак. Ә аның күзләре... Үтә карый торган карашы, этнекенә охшамган күз карасы ирексездән курку хисләре уята. Этнең әлеге карашыннан аркаларым туңып китте.
- Витек, бу эт түгел бит, бик тә бүрегә охшаган, - дидем мин.
- Син хаклы. Бу эт түгел, Канада бүресе.
- Кайдан инде ул сездә?
- Бу бик озын тарих. Сез башта ут бирегез, аннары сөйләрмен.
- Ярар, килештек, - дидем мин.

Витек бүрене чишеп алып, бавы белән бергә тотып сыерлар абзарына кертеп куйды. Без эшкә керештек. Бер сәгать дигәндә, өзелгән урынын таптык (аны юл кырыенда баткан трактор чыгарга азапланып өзгән булган), тиз генә кабельне ялгап, ферманы утлы иттек. Мин кабат сорауларымны бирә башаладым. Һәм Витя бүре тарихын сөйләп бирде.

Дүрт еллар элек Новосибирскидан күчмә зоопарк килгән, башка җәнлекләр арасында Канада бүресе дә булган. Ул шунда ике бала тапкан, әмма, нишләптер, аларны имезмәгән. Зооппарк директоры теләүчеләр бүре балаларын үзләренә ала алалар дип газетада игълан биргән. Менә безнең хуҗа берсен алган.
Икенчесенең язмышын Витя белми. Бүре баласына имезлекле шешәгә салынган сыер сөте ашатканнар. Көчкә исән калган ул. Аннары башта – пешкән, соңрак чи ит тә ашый башлагач, шактый ныгып, кулга ияләштерелгән бүре булып үсеп җиткән. Аңа Болгар дигән кушамат бирәләр, качып китмәсен һәм мал-туарга тимәсен дип, чылбырга бәйләп куйганнар. Өрергә өйрәнә алмаган, төннәрен улый торган гына булган. Ә бер ел элек җирле гади ишегалды эте белән “очраша башлаган”. Шул эт бүре оясында өч бала китергән һәм шулай ук ашатудан имезүдән, баш тарткан. 

Реклама

- Менә шулай! - дип өстәп куйды Витек. - Болгар балалары янына беркемне дә якын китермәде, тешләрен ыржайтып куркытып торды. Оясы астына өн казып, нәниләрен шунда күчереп, ниндидер могҗиза белән үзе чәйнәгәнен йотмыйча, кире чыгарып балаларын ашатты. Үскәч, ферма буенча чабып йөри башлагач, аларны тотып алып, милиция кинологларына бирделәр. Менә алар анда хезмәт итәләрдерме-юкмы – белмим, - дип, ул үзенең хикәясен тәмамлады.
Витя Болгарны сыерлар сараеннан чыгарып, элеккеге урынына бәйләп куйды. Вагоннан ризыклы кастрюль күтәреп чыгып, аны савытка салды. Болгар башта иснәде, аннары тәмләп ашый башлады.

- Болгар, син – чын әти, чын ир, балаларыңны ташламагансың, бүре булсаң да, - дип мактады аны Витек, ләкин сыйпарга җөрьәт итмәде. Уйга чумып бераз күңелсезләнеп торды да, өстәп куйды. - Ә менә мин алай булдыра алмадым. Яшьлек җүләрлегем – сугышкан өчен беренче срогымны алгач та, хатыным мине көтеп тормады, кызымны алды да китеп барды. Хәзер кайда икәнен дә белмим...
Машинага утыргач, шофердан кала барыбыз да тәрәзәгә карадык. Анда бездән ераклашып баручы кеше һәм бүре шәүләсен күрдек. Һәркем үз уен уйлады.

Шамил Кидрасов.
(Йолдыз Шәрапова тәрҗемәсе.)
Нижневартовск шәһәре.

Фото: http://pxhere.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: