"Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
Аны очратканчы, тормышым тыныч, тотрыклы, үз агымы белән бара иде. Бу очрашуга сөенергәме яки аны онытыргамы икәнен аңлый да алмыйм хәзер.
Мәктәп партасыннан бирле әти-әниләрнең горурлыгы булдым. Тәртибемә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Югары уку йортына укырга кергәнче, егетләр турында уйламадым да. Чөнки башымда бары бер генә уй – әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермәү.
Ә аннары горизонтта минем булачак ирем пәйда булды. Руслан бик итагатьле, җайлы кеше иде. Мин – беренче курсны тәмамлаган унсигез яшьлек кыз. Ә ул ныклап аягына баскан ир-егет. Руслан миннән күпкә өлкәнрәк булганга, аның ниятен аңлап булса кирәк, әти-әнием, ашыкмагыз, бераз очрашыгыз, бер-берегез белән ныклап танышыгыз, диде. Ә мин исә, менә дигән кияү, тәрбияле, һәр кыз хыялында йөрткән, машинасы һәм үз фатиры бар, дип уйлап, аны күз уңаеннан җибәрәсем килмәде.
Укуны тәмамлагач, зурдан кубып туй үткәрдек. Ул минем өчен озак елларга беренче һәм бердәнбер ир-ат булды. Хәер, аның назларыннан башым китте, дип әйтү дөрес булмас. Гомумән алганда, ул идеаль ир һәм ике балабызның әтисе иде. Гаилә бизнесына кереп китәргә мәҗбүр иткән якын дустыма да әверелде әле.
Синнән иртәрәк китәчәкмен, шуңа күрә, бар нәрсәне дә белеп торырга кирәк, ахыр чиктә, балалар синең өстеңдә калачак, дип Руслан һәрчак әйтә килде. Шулай итеп, ел артыннан ел үтте, аңа табиблар берничә тапкыр йөрәгең авырта, хастаханәгә ят, диде. Ләкин эшләр гөрләп барганда, аның барысын да ташлап, хастаханә юлында йөрисе килмәде. Чираттагы килешү төзелгәннән соң, без моны билгеләп үтәр өчен ресторанга киттек. Берчакны ирем йөрәген тотып, авып китте. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырттык. Русланны коткарып кала алмадылар, йөрәге түзмәде.
Барысы да бер мизгел эчендә юкка чыкты. Бу бары начар төш кенә, дип саташтым. Аннары өметсезлек һәм коточкыч депрессия биләп алды. Көне-төне ашамыйча-эчмичә, бер урынга текәлеп утырдым. Кызым елый-елый аларны ятим калдырмавымны үтенә башлады, шуннан соң үземне күтәрелергә мәҗбүр иттем.
Бәлки, вакыт дәвалый торгандыр, әмма минем дәвалану вакыты бик озак, дүрт ел дәвам итте. Берәүне дә үз яныма китерә алмадым, ирләрдән читләштем, башым белән эшкә чумдым һәм әйтелгән комплиментларны тыңламыйча да, колак артыннан үткәреп җибәрдем. Күңелдәге бушлыкны басу өчен чигү белән шөгыльләнә башладым. Интернет аша ныклап торып кызыксынучы кызлар белән таныштым, клубыбыз барлыкка килде, җыелышып мастер-класслар үткәрдек. Очрашуларның берсе ахырында, шул клубта танышып, якын дустыма әверелгән Алия артыннан абыйсы да килгән, ә мин ул көнне машинасыз идем. Дустым өемә чаклы озатып куярга тәкьдим итте.
...Дамирга күз салгач, аякларым сыгылып төште. Ике метрлы зәңгәр күзле егет сеңлесенең мавыгуын чын күңелдән аңлый һәм аңа һәр эшендә илһам биреп тора иде.
Әлбәттә, аның миңа ошавын сиздермәдем. Ә сигез яшькә яшьрәк икәнен белгәч, бөтенләй кәефем кырылды. Ләкин, соңрак Алия әйткәнчә, мин дә Дамирга ошаганмын икән. Кызлар белән бергә бер көнне төнге клубка кичәгә киттек, коктейль башыма бәргән күрәсең, бар дөньямны, проблемаларымны онытып рәхәтләнеп күңел ачтым, аякларым арыгынчы биедем. Клубтан чыкканда, безне Дамир каршы алды – аның кочагына ничек килеп керүемне аңламыйча да калдым.
...Кызым белән улым дәү әниләрендә кунакта иде. Дамирга чәй эчәргә керергә тәкьдим ясадым. Ул моны гына көткән генә диярсең. Ачкычларымны алып үзе ишекне ачты. Аш-су бүлмәсендә дә үзе барысын да хәстәрләде. Аның татлы карашларыннан эреп киттем, Дамирга каршы торырга көчем җитмәде. Мәрхүм ирем белән мондый хисләрне беркайчан да тоймавымны аңладым. Сөю дөньясына кереп чумдым.
Икенче көнне иртән оялуымнан кая барырга белмәдем, сүз дәшергә кыймадым. Дамир да моны аңлады булса кирәк. «Бер төнлек хатын кирәкми миңа. Әйдә, бергә яшик», – диде. Әмма, миңа вакыт кирәк, дип аны туктаттым.
Очрашуларыбыз инде бер елга якын дәвам итә, ул балалар белән танышырга теләвен белдерә, бергә яшәвебезне тели. Акчама, бизнесыма кызыга, дигән шик кереп тә карамый. Аңа бер тиен дә акча биргәнем юк. Яхшы эше, фатиры бар. Ләкин Дамирның ике бүлмәле фатиры безнең өчен бик кечкенә. Ирем төзегән йортка аны ничек алып кайта алырмын дип күз алдына да китерә алмыйм. Вөҗдан газабы ашый. Ләкин аны югалта да алмыйм. Бу күзләрне күргәннән бирле, акылымны югалттым. Саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын, аның белән очрашу сәгатен, секундларын санап көтәм.
Бәлки, кемдер минем сыман хәлдә калгандыр һәм якын кешемне югалтмас өчен, нишләргә кирәклеге турында киңәш бирә алыр?
Казаннан Илгизә.
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый.
-
8 октябрь 2022 - 18:49Без имениИрегез Олы булган ,бу наоборот яшь, конечно башын югалды инде
-
15 август 2022 - 22:37Без имениЫшанма.
-
15 август 2022 - 21:40Без имениУз тиненне табарсын, бу вакытлыча мавыгу гына.
-
29 май 2022 - 07:28Без имениМин тоже шундый халда яшь кешега кияуга чыктым 23 ел яшадек 2 кызыбыз туды картлык конемда сояркасена чыгып китте.Бугенге коннарне кире кайтарып булса мин бу хатаны кабатламас идем
-
13 март 2022 - 20:36Без имениЯшьрэк чакта яшь аермасы сизелми, соныннан 8 яшькэ яшьрэк ир нилэр икэн.
-
9 ноябрь 2021 - 08:21Без имениЯраткач бергэ булырга, балалар усэлэрдэ китэлэр, сина иптэш кирэк.
-
8 ноябрь 2021 - 23:03Без имениУз тиндэшегезне табарсыз аллахы боерса
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.600
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.3700
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.8000
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.5901
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.28800
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.156602
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16100
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.85505
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.183003
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.174207
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.17300
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.125702
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.36901
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.150000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.636905
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.692901
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16100
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.600
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.178200
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.85800
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.55700
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.113204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика