Шәһри Казан

Суд залыннан: хатынын яндырганмы?

Язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Кемгәдер төргәк-төргәк авыру бирә, урын өстенә ега, кайберәүләрне исә хөкем каршына китереп бастыра. Халык та бит юкка гына, төрмә һәм чирләргә – бер адым, дип әйтмәгәндер.

Бу хактыр да, мөгаен. Казан шәһәрендә яшәүче күз күреме буенча беренче төркем инвалид Олег Ирейкин үзе дә менә шундый хәлгә тарырмын, суд эскәмиясендә утырырмын, алай гына да түгел 9 ел да 6 айга каты режимлы колониягә җибәрерләр, дип һич уйламагандыр.
....
Олег һәм Светлана 18 яшендә танышалар. Яшьләр очраша башлый, уллары Саша туа. Светлана ул вакытта кияүгә чыгарга теләмиме, яки Олег белән икесе арасында башка аңлашылмаучанлыклар килеп туамы, улларын кыз фамилиясенә яздыра, әтисе исемен дә күрсәтми. Хәер, тора-бара аралары янә җылына. Бергә кушылып яши башлыйлар. 2011елда кызлары Жанна туа. Тормыш үз чираты белән бара. Ләкин Олегның гына балачакта алган җәрәхәте үзенекен итә, көннән-көн күз күреме начарая. Табибларга йөри башлагач, аңа беренче төркем инвалидлык бирәләр.

— Саша миндә үсте дип әйтергә була. Аны кая гына йөртмәдек, - дип сөйли Олегның әнисе Ирина Ирейкина. - Ул төрле шәһәрләрдә экскурсияләрдә булды, ягьни бала мохтаҗлык күрмәсен өчен тырыштык. Акыллы бала булып үсте, һәрчак ярдәм итеп тордым. Мин үз өем белән яшим, бакчамда ни генә үсми. Алар да гаиләләре белән җәйләрен миндә иделәр. Жанна да туган көненнән бирле миндә, аның опекуны булып торам.

...2020 елның 8 сентябре. Ирейкиннар гаиләсендә коточкыч фаҗигә килеп чыга.
— Ул кичне Жанна белән Саша өйдә юк иде. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, Светаны йокы бүлмәсенә кертеп җибәрдем, - дип сүз ала Олег Ирейкин. - Чөнки ул залдагы диванда йокыга китә башлады, ә биредә, гадәттә, мин йоклый идем. Ул кереп китте, мин вируска каршы дарулар эчтем дә. диванга йокларга яттым. Бераз вакыттан яну исен сизеп, (ред.искәрмәсе, күзләре күрмәүчеләр, гадәттә, ис тоюга бик сизгер була) бәдрәфкә кердем. Күзләрем бик начар күрә, томан шикелле генә күрәм. Биредә яну исен сизмәгәч, йокы бүлмәсенә кердем. Ә анда ут шәүләсен сиземләдем. Карават уртасында иде бугай ул. Светаның киемнәре яна иде бугай.

Олег бүлмә утын кабыза да, тирән йокыга киткән, ут капкан хатынына ярдәмгә ашыга. Светлана өстенә одеял ташлый. Шулай итеп утны сүндермәкче була ул. Ир бүлмәнең тәрәзә төбендә торган сулы савытны алып хатыны өстенә коя, аны хушына китермәкче була. Света аңына килә, торырга тели, әмма шул вакытта одеял ачылып китә һәм ялкын яңадан каба, күрәсең. Ут көчле булгандыр. Олег Света өстенә икенче одеял яба. Ир ваннадан су алып килеп тә сибә хатыны өстенә, әмма ут тагын да көчәя. Ялкын бөтен бүлмәгә тарала. Инде Светага берничек тә ярдәм итә алмагач, Олег хатынын өстерәп диярлек подьездга чыгара, ул вакытта Светаның тәне 60 процентка пешкән була. Килеп җиткән табиблар аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Әмма берничек тә булыша алмыйлар.

Хатын алган яралардан 15 сентябрьдә вафат була. Ә үлемендә аны коткарырга теләгән беренче төркем инвалид Олегны гаеплиләр. Төп дәлилләр – хастаханәдә ярым үле килеш яткан Света әнисенә, бу Олег эше, ул мине көнләште, шуңа үтерергә теләде, дип әйткән янәсе.

Ярдәм күрсәткән табибларга да ул, ирем минем өстемә сыеклык салды, дигән. Ләкин нәкь менә нинди сыеклык икәнлеге турында ачыкламый. Суд барышында Светаның әлеге сүзләре ирен гаепләү өчен төп дәлил булды, янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, хатын яна башлаган бүлмәдә, караватта спиртлы эчемлек шешәсе табылган.

15 октябрьдә Олег Ирейкинны беренче тапкыр тикшерүче сорау алырга чакыра һәм аның барышында ниндидер документларга кул куярга бирә. Беренче төркем инвалид ир бер дә уйламыйча кул куя аларга, чөнки телефон һәм башка шәхси әйберләрен конвойга тапшыру турындагы документ дип уйлый ул. Ә чынлыкта, Олег үз-үзенә хөкем карары чыгара... Хәтта тиз арада килеп җиткән адвокаты Рәшит Нәҗметдиновны да тикшерүче аның янына үткәрми, янәсе, биредә дежур адвокат утыра инде. Чынлыкта, ул тикшерү бүлегенә сорау алу ахырында гына килеп җиткән икән. Иң кызыгы, тикшерүче 18.40 алып 20.50ка чаклы шикләнелүче белән икәүдән-икәү генә була.

Закон тарафыннан каралганча, шикләнелүчедән сорау алганда аның янында адвокаты да булырга тиеш. Ә менә бу тикшерү ягыннан җибәрелгән иң тупас хаталарның берсе. Боларны барысын да суд утырышында адвокат Рәшит Нәҗметдинов сөйләде.
Икенче көнне дә адвокатны дежур прокурорларга, тиешле даирәләргә чыккач кына үзенең якланучысы белән очрашуга рөхсәт бирәләр, әмма икәүдән-икәү генә калып сөйләшү катгый тыела. Янәсе, моның өчен махсус бүлмә юк.

Реклама

— Берничә тапкыр таләп итү, сораулардан соң гына Ирейкин белән икәү генә калып сөйләшү насыйп булды миңа, - ди Ирейкинның адвокаты Рәшит Нәҗметдинов. Олег үзе дә бер ел дәвамында барган тикшерү эшләреннән нык арыган, өмете өзелгән.
— Хатынымны үтерергә теләмәдем бит, - ди ир, - без ике бүлмәле фатирда яшәдек. Үз кулларыбыз белән ремонт ясадык, мебельләр алдык. Мин шушы кулларым белән хезмәтемне юк итәр идеммени, ә Светлана – балаларымның әнисе. Ничек мин аны үтерим, ди. Башка сыймаслык хәлләр, янәсе, мин аның өстенә яндыргыч сыеклык салганмын да, ут төрткәнмен. Алай да уйласыннар, ди, ә менә ни өчен мин үтерергә теләгән кеше аны коткардым икән?

— Олег хатыныгыз белән нинди мөнәсәбәттә идегез?
— Начар яшәдек димәс идем. Арабызда чыккан бәхәсләр дә Светаның даими рәвештә өйдән чыгып китүе белән бәйле булды. Спиртлы эчемлекләр аркасында ул еш кына салмыш хәлдә йөрде, бу миңа ошамады. Гел әйтә килдем: болай йөрмә, эчсәң, өйгә кайтма. Ә кайберәүләр көнчелек аркасында үтергәнмен, гел кыйнап торганмын икән, ди.

Тикшерү эшеннән ачыклаганча, фаҗига булган төнне ир-ат хатыны йокларга яткач, аның башына аракы койган, шуннан соң зажигалка белән ут төрткән... Башта бу гамәлләр "үтерү" маддәсе буенча квалификацияләнгән, ләкин аннары Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә Ирейкинга Россия Җинаять кодексының 111 нче маддәсе "зыян күрүче өчен аеруча рәхимсезлек, гомумкуркыныч ысул белән эшләнгән һәм саксызлык аркасында үлемгә китергән" буенча (үтерү турындагы версия туры килмәгән, чөнки Олег хатынын янган фатирдан алып чыккан бит), шулай ук аңа икенче маддә – РФ Җинаять кодексы 112 маддәсенең 2 нче өлеше "з" пункты (биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү) буенча каралган җинаять, ягьни корал яки корал сыйфатында кулланыла торган әйберләр белән сәламәтлеккә уртача зыян китерү. Бу икенче маддә буенча гаепләнүгә тукталып, шуны әйтик: мәрхүмәнең туганнары судта белдергәнчә, Ирейкин хатынын гел тукмап яшәгән. Әнә шуңа күрә Олег Светаның кулын да сындырган, янәсе. Ә чынлыкта, С. Ирейкина 2020 елның җәендә карават өстенә егылып, үзе кулын сындырган. Моны хастаханә травматология бүлеге табибы да раслый, бу медицина картасында теркәлгән.

Олег Ирейкин үзенә карата гаепләүләрнең җитди булуын, тикшерүчеләрнең аның сүзләренә ышанмавын аңлап, җинаять эшен присяжныйлар катнашында карауларын сорап мөрәҗәгать итә.

Алар гаепләнүченең гаебен исбатланган дип таптылар. Судта Олег Ирейкинның күз күреме буенча 1 нче төркем инвалид һәм башка авыр авырулар булуы турында хәбәр ителде.

Судта Ирейкинга соңгы сүз әйтергә хокук бирделәр.
— Мин хатынымны яраттым һәм үтермәдем. Мин аны коткарырга гына теләгән идем. Бетте, - диде ул.
Ирейкин судта белдергәнчә, хатыны ятакта тәмәке тарткан, шуның аркасында янгын чыккан һәм ул утны сүндерергә теләгән.
— Бу аңлатмаларны суд кире кага, чөнки һәлак булучы өстенә башта янып китүчән сыеклык белән сипкәннәр, ә аннары гына ут төрткәннәр, - дип белдерде судья Сергей Аптулин, хөкем карарын игълан итеп.

Суд шулай ук гаепләнүченең сәламәтлеге торышын исәпкә алган, җитмәсә, аның тәрбиясендә 11 яшьлек кызы Жанна да бар.

Нәтиҗәдә, присяжныйлар Ирейкинны РФ Җинаять кодексы 112 маддәсенең 2 нче өлеше "з" пункты (биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү) буенча каралган җинаять, ягьни корал яки корал сыйфатында кулланыла торган әйберләр белән сәламәтлеккә уртача зыян китерү буенча аклады һәм җәмгыятькә яраклы дип тапты. Чөнки гаепләү өчен тиешле дәлилләр юк. Ә менә РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсендә каралган, ягьни белә торып кеше сәламәтлегенә үлеменә китереп җиткерер дәрәҗәдә куркыныч зыян китерүдә кузгатылган җинаять эше буенча суд карары белән Олег Ирейкинга катгый режимлы колониядә 9 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге хөкем карары чыгарылды (дәүләт гаепләве фикер алышулар барышында ярты елга күбрәк сораган иде).

Үз чиратында хөкем ителүченең адвокатлары Руслан Игнатьев һәм Рәшит Нәҗметдинов хөкем карарын артык кырыс дип шикаять итәчәкләрен белдерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: суд
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: