Шәһри Казан

Тәүге ярымны оныта алмыйм. Нишләргә?

Сөйгәнем Данир белән гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирешкән идек. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый икән. Моннан 7 ел элек Данир белән бик нык ачуланыштык. Бер-беребезгә авыр сүзләр әйттек. Ачуымннан ул бүләк иткән йөзекне битенә үк тотып аттым. 

Икенче көнне гафу үтенергә дип шалтыраттым. Ләкин сөйләшергә насыйп булмады, номерымны “кара” исемлеккә тыккан. Күпмедер вакыттан соң, аның якын дусты Илнар белән очраша башладым. Ул мине күптәннән ошатып йөри иде. Ә минем максат Данирны көнләштерү иде. Тик бу адымым зур хата булган. Илнар белән чын-чынлап йөреп киттек тә өйләнештек. Дөресен генә әйткәндә, ничек болай булганын аңламыйча да калдым.

Илнар начар кеше түгел, ләкин аңа бернинди хисләр дә кичермим, кызганыч. Яратмыйм мин аны. Инде дүрт ел бергә яшибез, кызыбыз туды. Ә Данирның уемнан чыкканы юк. Гел уйлыйм. Социаль челтәрдә артыннан күзәтәм. Дөрес эшләмәгәнемне дә аңлыйм, тик берничек тә үземне җиңә алмыйм. Инде ничә ел узды бит инде. Нигә хисләр һаман сүрелми?

Реклама

Исемем редакция өчен генә 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: