Шәһри Казан

Әтием кем? (Булган хәл)

Айсылу бу төнне бик озак кына йокыга китә алмады. Башында һаман бер үк уй бөтерелде һәм ул аңа ничек җавап табарга да, әлеге хәлдән чыгу юлын да белми иде.

Бүген ул үзенең биш яшьлек улы Исламны әнисенә ял көннәренә кунакка алып килде. Хушлашканда сабый Айсылу озак еллар ишетүдән куркып, качып йөргән сорауны бирде.

– Әни, ә минем әтием кем? Балалар бакчасында дусларымны барысын да әтиләре килеп ала, ә минеке юк. Кем минем әтием?
– Улым, әниең бик нык ашыга, мин сине берсекөнгә әбиеңнән алып китәм һәм без сөйләшербез. Килештекме? – диде Айсылу, күз яшьләрен көчкә тыеп.
Ислам башын иде дә ишек төбенә каршы алырга чыккан дәү әнисен күреп, аның муенына сарылды.

Биш яшьлек сабыйга әтиең шундый, шундый кеше дип алдый алмый бит ана кеше. Ул әкияти герой да, космонавт та түгел. Ә чын дөреслек үзәкләргә үтә, ялкынлы утка сала торган.

...Таһир белән танышканда Айсылуга 16 яшь иде, егет аннан 10 яшькә олырак. Җилбәзәк кыз шашып гашыйк булды. Күпме таңнарны бергә аттырдылар, күпме серләр пәйда булды.

Мәктәптә соңгы кыңгырау көнне Айсылуның хәле китте. Хастаханәдән исә егылырлык хәбәр әйтеп кайтардылар. Нәкь биш айдан аның сабые дөньяга киләчәк. Үзе дә бала-чагалыктан чыкмаган кыз өчен бу яңалык аяз көнне яшен суккандай булды. Дөрес ишетмәгәнмендер дип, кат-кат гинеколог биргән кәгазьгә карады. Әзер түгел иде моңа кыз. Таһирга да куркып кына әйтте бу хәбәрне. Аның моны ничек итеп кабул итүен бер Ходай белә бит.

– Аборт ясат, акчасын бирәм, – диде ул кызның яшьле күзләренә карап. Күңелендәге хис өермәләре кубарылган вакыт булгач та, бу сүзләр Айсылуга күсәк белән китереп тондыру белән бер булды. Әле олы тормышка аяк басарга да өлгермәгән яшь, юләр кыз бер кочак проблемалары каршында берүзе басып калды. Күңел күзләре сукыр булган шул кызның. Атылган йолдыз сыман яктырып кына алган беренче мәхәббәте әнә шулай тәмамланды Айсылуның.
Бала тудыру йортыннан кызны әти-әнисе килеп алды. Күпме генә битәрләсәләр, тиргәсәләр дә, эт итеп сүксәләр дә, газизләрен шундый авыр вакытта ялгызын калдырмады алар.

Реклама

Әтисе заводта хезмәт куйды, ә әнисе Айсылу югары уку йортына укырга керә алсын дип эшеннән китеп бала карау белән мәшгуль булды.
Таһирны да башкача күрмәде кыз. Уртак танышлар аша ирнең башка шәһәргә күченеп китүен, анда өйләнүен, бала үстереп ятуларын белеп алды. Яшьлек хатасы булган дип кат-кат битәрләп, йөрәген иләс-миләс хисләрне кертмәс итәрлек бикләп куйды Айсылу. Кыз инженер белгечлеген алып, эре оешмада эшли башлады. Еллар үткәч тә, йөрәк ярасы да төзәлде. Улы аның сөенече дә, дөньясын түгәрәкләүче дә булды.
Хәзер менә газизенә аның әтисе турында ничек дөресен сөйләргә? Таң атканчыга кадәр уйланып, элекке истәлекләрне искә алудан елап, Айсылу үз соравына җавап таба алмыйча, йокыга талды.

...Эшкә соңга калды Айсылу, ул арада хисапчы кыз аңа яңа обьект проекты тапшырылуы, моның өчен әле яңа гына төзелеш эшләре буенча яңа куелган урынбасар белән очрашырга кирәклеге турында хәбәр итте. Никтер аягы тартмады хатынның ул очрашуга.
Урынбасар үзе керде Айсылуның эш бүлмәсенә. Җирән чәчле, уртача буйлы бу ирне күрүгә хатын “бәйләнчек булыр бу”, дип уйлап куйды. Әмма проектка карата булган барлык таләпләрен куен дәфтәренә теркәп куйды.

Калдырыр урын булмагач, Айсылу улын үзе белән эшкә алып килгәләде. Елгыр, тиктормас малай теге җирән чәчле җитәкче ир белән дә уртак тел тапты. Сәет исә малайның әнисенә ияреп эшкә килүен көтә иде. Ул килгән көнне Сәет бар дөньясын онытып, аның белән уйнады, хәтта бер көнне машинасына утыртып, урамнарны да урап килде алар. Айсылу исә каршы да килмәде, әмма ачылып китеп тә аралашмады. Сәет аның турында, таш йөрәкледер, дип уйлап йөрде.
23 февраль бәйрәме иде ул көнне, гадәттәгечә, Айсылу эштә улы белән утыра. Юк эшен бар итеп, Сәет тә офиска сугылырга булган. Шулчак каршына Ислам йөгереп килде дә, “Бәйрәм белән!” – дип Сәеткә үзе ясаган рәсемне сузды. Биредә ямь-яшел аланда кулына ир бала тоткан ир һәм хатын сурәтләнгән иде. Ислам аларга төртеп күрсәтеп, монысы мин, бу син, ә монысы әни, диде сөенеп. Ир атылып чыккан күз яшьләрен йодрыгы белән сыпырып алды да, малайны аркасыннан сыйпап сөйде. Айсылуның аларга карап йөрәге кысылып куйды.

Шул көнне Сәет аларны өйләренә чаклы озата барды, хатын ирне озата чыкканда Сәет күзләрен тутырып аңа карады да:
– Айсылу, күреп-белеп торасың, Исламны үземнең балам сыман яратып өлгердем, – диде ир йөрәген тотып. – Моннан өч ел элек юл һәлакәтендә Ислам яшендәге улым һәм хатыным һәлак булды. Мин ул вакытта башка шәһәрдә командировкада идем, ничек кайтып җиткәнемне дә, аларны ничек җир куенына салуымны дә томандагы сыман хәтерлим. Гүя, мин ул вакытта яшәмәдем, ни үле, ни тере түгел идем. Күпме тапкыр үлем турында да уйладым, апам бу халәтемнән тартып чыгарды. Ничә ел дәвамында психологка йөреп рәткә кердем, баштанаяк эшкә чумдым. Шуңа мине Исламга бәйләнә дип уйлый күрмә. Рөхсәт итсәң, мин Ислам белән сирәк булса да, вакытымны үткәрер идем.

Икенче көнне Исламны балалар бакчасына Сәет озата барды. Малай горурланып иптәшләренә: “Бу минем әтием”, – дип таныштырды. Тора-бара ир салкын йөрәкле дип уйлап йөргән Айсылуның күңеленә дә ачкыч таба алды. Ике яралы йөрәк бергә кавышып яши башлады.

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 2 гыйнвар 2022 - 10:53
    Без имени
    Гыйбрәтле язма. Уйландыра.