Шәһри Казан

Әтием язмышын кабатладым

Миңа 9 яшь булганда, безне әти ташлап китте. Ул башка хатынга өйләнде, уртак балалары булмады. Әтигә бик ачулы идем. Мине түгел, ә әнине ташлап китүенә гарьләндем. Аны ничек күрә алмавымны үзенә дә әйттем.

Әмма хәзер мин дөрес эшләмәгемне аңлыйм. Үз балаңнан шундый сүзләр ишетүе бик авыр булгандыр. Миңа инде 38 яшь, ике балам бар – кызга 11, улыма 9 яшь. Язмыш шулай хәл итте, мин дә гаиләмнән киттем. Һәм балаларны күргән саен аларның йөзләрендә балачагымда әтигә кичергән нәфрәт хисен күрәм. Алар да мине күрә алмый сыман.

Ни кызганыч, балаларга тормышның катлаулы булуын, гаиләне, мәхәббәтне һәрвакытта да саклап калып булмавын аңлату мөмкин түгел. Әтиемнең язмышын кабатлармын дип кем уйлаган?! Иң аянычы шул: әти 7 ел элек вафат булды һәм мин аннан гафу үтенергә өлгермәдем. Вакытны кире кайтарып булса, әтигә бөтенләй башка сүзләр әйтер идем...

Реклама

Руслан, Чаллы
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: