Шәһри Казан

«Әтиеңне карамадың, ул сиңа кирәк түгел, мал-мөлкәте өчен генә килеп йөрдең» (гыйбрәтле язмыш)

Сигез ел бергә яшәгән хатынын һәм 5 яшьлек кызы Алисәне кызгану турында Фәнил ике дә уйламады, бөтен булган әйберен җыйды да гаиләсеннән чыгып китте. Китте дә барды, янәсе, хатынының башка берәү белән кочаклашып торуын күргәннәр. Кемдер гайбәт сатты, ә ул моңа ышанды.

Кечкенә кызын калдырып чыгып китте. Артына да борылып карамыйча, барлык булган хатирәләрне, җепләрне өзеп чыгып китте. Хәер, ирләр ялгыз торамыни. Аңа бу яктан бәхет елмайды үзе. Кечкенә улы белән тол калган хатынны очратты. Язмыш шулай язгандыр, малай нәкъ менә Фәнилнең кызы яшендә. Хәтта туган көннәре дә бер үк көнне.

Фәнил үги улының туган көнен билгеләп үтсә дә, кызы турында искә төшермәскә тырышты. Нигә, аның әнисе бар бит! Ул үзенең яңа гаиләсе белән рәхәтләнеп, бәхет-сөенечкә тиенеп яши бирде. Яңа хатыны аны кайгырта, өстенә генә карап тора. Улы да тиз ияләште аңа.

Кайчак үз кызы аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, ул вакытым юк, дип кенә җавап бирде. Имештер, синең әниең бар, ул синең турыда кайгыртырга тиеш. Кызы әтисенә үпкәләмәде. Ул аны бик нык ярата иде. Тормыш үз агымы белән ага торды. Алисә Фәнил белән бик сирәк очрашты. Күрешсәләр дә,  әти кеше кызын нык тирги, бернәрсәгә дә яраксыз дип атый иде: "Син әниеңә ошагансың". Кыз аның тел төбен аңламыйча, моны мактау сүзе итеп кабул итте.

Әтисенең кәефен төшермәс һәм аңа ярар өчен Алисә инженерлык бүлегенә укырга керде. Үги әтисе канаты астында ышыкланып, иркәләнеп үскән малай исә тормышка яраксыз булды. Әти-әнисе сатып алган торакны да комарлы уеннарда оттырды, бурычларга батты. Аларны да Алисәнең әтисе түләде. Шул ук вакытта кыз үзе читтән торып уку бүлегенә күчеп, 19 яшьтән үк заводта эшләде.

Фәнилнең шәһәр читендә генә ике катлы дачасы бар иде. Лаеклы ялга чыккач, хатыны белән кара көзгә чаклы шунда яшәде. Кайгы көтмәгәндә килә, диләр бит. Көзге яңгырлы көндә шәһәргә кайту юлында Фәнил юл һәлакәтенә очрады. Хатыны фаҗига урынында ук һәлак булды. Фәнил бик озак кайгырды. Кызы һәрчак әтисе янында иде. Ләкин ул аңа мыскыллы гына карады. Бер елдан соң Фәнил аңына килде һәм үзенә яңа хатын эзли башлады. Кем әйтмешли, эзләгән барыбер табачак. Яңа иптәше белән Фәнил социаль бүлеккә баргач, танышып кайткан. Беренче күрүдә дә ошатмады аны Алисә. Бик сәер, салкын карашлы, чем кара чәчле, кара күзле урыс хатыны. Әкиятләрдәге сыман чын сихерче инде менә. Әтисе бер атна танышлыктан соң, өенә алып кайтты ул хатынны. Алисәнең, ныклап кара, күзәт, дигән сүзләренә карата исә, ул ачулана гына иде. Фәнил кызын ялгыз калуын теләвендә гаепләде. Кызы әтисенең теләге белән килеште. Яңа хатыны белән кушылып, ярты ел яшәгәннән соң Фәнил үзен ничектер сәер тота башлады. Кызы оныклары белән кунакка килгәндә, ул аларны гадәттәгечә, салкын каршы алды. Икенче килүләрендә исә, әтисенең хатыны, Фәнил чирли, дип өйгә дә үткәрмәде. Кызы моңа һәрвакыттагыча гаҗәпләнмәде, әтисенең кыланмышларын ул картаю галәмәте дип кабул итте. Фәнилнең үги улы исә кайчандыр үзен багып, карап үстергән әтисе янына күптән килми, аны оныткан иде.
Бервакыт эшкә җыенып йөргәндә, Алисәгә әтисе шалтыратты. Аның тавышы борчулы, көчкә сулый иде. Гомерендә беренче тапкыр ул аны исеме белән түгел, кызым дип эндәште.

— Кызым, зинһар, кил, коткар мине. Наташа мине ачулана, ач тота, телефонны ала һәм йозакка бикләп куя.

Элемтә шуның белән өзелде. Ул әтисенә шалтыратырга тырышып карады, ләкин телефон дәшмәде. Алисә өстенә курткасын элде дә әтисе янына чыгып чапты. Фәнил яшәгән фатирның ишегенә күпме генә шакыса да, ачучы булмады. Бер сәгать үткәндер, подьезд ишегендә Фәнилнең яңа хатыны пәйда булды. Алисәгә төксе генә караш ташлады да.

Реклама

— Нәрсә булды? - дип сорады. Ишекне дә ачарга теләмичә дә ачты. Зур-зур йозаклы өч ишекне көчкә ачып керделәр. Кайчандыр зур гәүдәле Фәнил кечерәеп калган, диванга берегеп каткан, диярсең, хәтта утырган урыныннан тора да алмады. Кызын күрүгә, ул елап җибәрде. Алисә эшнең нидәлеген сизеп, тизрәк полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыртты. Икенче бүлмәдә теге хатын чәй куеп йөри иде. Полиция участок хезмәткәре аны дәлилләр булмыйча, җаваплылыкка тартып булмаячагы турында искәртте. Ашыгыч ярдәм табибы исә Фәнилнең озак вакыт ашамыйча-эчмичә торуын, психотроп дарулар йогынтысы, акыл зәгыйфьлегеннән интегүе турында хәбәр итте. Фанилнең паспортын ачып карагач, табиб бар да аңлашылды, дип башын гына селкеде. Анда бер атна элек Фәнилнең өйләнүе турындагы штамп тора иде. Фәнилне хастаханәгә алып киттеләр, ул инде үз аягында йөрерлек дәрәҗәдә түгел иде. Алисә эшендә ял алып, көне-төне әтисен карады. Әмма табиб кына аны шатландырмады, озак яшәмәячәк, бу халәте ике-өч ай чамасы дәвам иткән, диде. Теге хатын исә, ире янына килеп тә карамады.

Алисә бер көнне әтисенең киемнәрен алырга, дип фатирга барса, әтисенең ачкычлары белән ача алмады ишекне. Баксаң, теге хатын йозакларны да алыштырган. Моны күрше апа хәбәр итте.
— Кызым, бу бик яман кеше, янына әллә нинди олпат гәүдәле, кара киемле кешеләр килеп йөри. Яхшы чакта, әтиең белән нотариуска барып үзеңә яздырт, югыйсә, бөтенесе дә моңа калачак, - диде ул.

Алисә ире белән якындагы нотариаль конторага ышанычнамә рәсмиләштерүгә китте. Нотариус, гаҗәпләнеп, аларга карады.
— Ни булды соң әтиегезгә? Моннан бер атна элек ул таза һәм көр тавышлы күренә иде. Алар хатыны белән дачасын бүләк буларак рәсмиләштерергә килде. Мин аларга хатыны үтенече буенча ышанычнамә рәсмиләштердем. Сәбәпләренә төпченмәдем. Әтиегез дә каршы килмәде,- диде нотариус.

Алисә исә әтисенең яңа хатыны тарафыннан бикләнеп тотылуы турында сөйләде. Аның сүзләрен полиция хезмәткәре дә раслады. Нотариус, сүзсез генә, алдагы ышанычнамәне гамәлдән чыгарды һәм Алисә исеменә яңа ышанычнамә тутырды.

Бер атнадан соң инде Фәнил кызын бөтенләй танымаска әйләнде. Кызы нинди генә табиблар белән киңәшләшмәде, әмма авыру көчлерәк булып чыкты. Тиздән Фәнил үлеп тә китте.

Алисә аның бу хатын белән кушылырга теләгәндә үк, каршы төшәргә, көрәшергә кирәк иде дип үз-үзен битәрләде. Әмма әтисе ул чакта үзенә беркемне дә якын китермәде шул. Ә әлеге явыз ниятле хатын шуннан файдаланып, барысын да үзенә яздырып куйган. Фатирны кызы үзенә кире кайтарды. Дача өчен аңа шактый көрәшергә туры килде. Теге явыз ханым соңгы чиккә кадәр бар мөлкәтне үзенә калдыру өчен сугышты. Югары судка чаклы шикаятьләр язды. Алисәгә, әтиеңне карамадың, ул сиңа кирәк түгел, мал-мөлкәте өчен генә килеп йөрдең, дип төрле яла якты. Алисә ничә ел дәвамында суд юлларында йөри-йөри шактый арыган иде. Соңгы утырышка да бармады ул, ни язган, шул булыр, дип кул селтәде. Судья исә Фәнилнең төп варисы итеп Алисәне таныды һәм барысын да аңа калдырырга, дигән карар чыгарды.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 гыйнвар 2022 - 11:40
    Без имени
    Уз жасанын алган атасы. Алла тегэлэ узенэ УК кайтарган анарга. Ир ат шулай кылана шул. Балаларны онытып, Янга хатын сузен тынлап яшэгэч, белмилэр картайгач, авырткач кем кулына каласыларын