Шәһри Казан

Туй алдыннан хыянәт итте

Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.

Бик каты әрләштек. Ул гафулар үтенде, миннән башка яши алмавын әйтте. Тик... Туй булмады. Без аерылыштык. Бу хәлләргә берничә ай вакыт узды, ә мин аны әле дә яратам. Күптән түгел ул шалтыратып очрашырга, сөйләшергә, аңлашырга тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым. Аны күргәч, башымны югалтырмын дип курыктым.

Ул да мине ярата, мин дә яратам. Әмма гафу итә алмыйм. Аның хыянәтен берничек тә аклый алмыйм. Йөрәгемдә мәхәббәт белән нәфрәт көрәшә. Нишләргә? 

Реклама

Азалия Л.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 22 май 2022 - 12:25
    Без имени
    Якын да барма! Сине барыбер ташлаячак, уч алырга тели. Яраткан кеше туй алдыннан хыянэткэ бармый! Син дип ята, син дип йокысыннан тора. Ышанма, зинхар!!!! Килер бер кон чын яратканын табылыр.
  • 21 май 2022 - 16:17
    Без имени
    Йокласа инде, оныт