Улы 14 елга төрмәгә утырган ана: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала»

Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» - дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады. Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде....
Буаны гына түгел, бөтен Татарстанны шаулатты апаның үлеме. Тыныч кына гомер йомгагының соңгы сапламнарын сүтеп яткан сиксәнгә җитеп килүче бер гаепсез карчыкны үз өенә кереп үтереп чыктылар. Ата - улны, ана кызны белми торган зур шәһәрдә булса бер хәл, Буа зур авыл бит инде ул. Аяз көнне яшен суккандай, бу хәбәр бик күп ялгыз карт-карчыкларның тынычлыгын алды: ишек-тәрәзәләренә бик салды.
Җинаятьчене эзләү эшенә Казан тикшерүчеләре дә кушылды. Чөнки җинаятьче эзен бик нык яшергән, алдан ук әзерләнеп, кулына пирчәткә киеп эшләгәнгә, бернинди «телсез шаһитлар» да калдырмаган иде. Ләкин без капчыкта ятмый. Буа бит ул, анда берсен-берсе белүче халык яши. Бер егетнең кичке якта апа йорты янында киләп сарып йөрүен күреп калучылар булган. Кибеттәге видеокамера да шушы егетнең акча ваклап, товар алганын үзенең хәтеренә язып калдырган. Канлы эшен төн карасында башкарган, үзе әйтүенчә, 900 сум гына акча таба алган бу адәм актыгы өенә кайтып, башта йокыга талган, бик арыган булган, күрәсең. Аннары йокысыннан уянгач, тотылудан куркыптыр инде, элек яшәгән Краснодар якларына китеп барган. Үзенең гомере жәл, кешенеке генә бер тиен дә тормый шул ул андый ерткычларга. Ләкин ерак китә алмаган. Апамның җидесен уздырган көннәрдә аны богаулап алып та кайтканнар. Августтан ноябрь башына кадәр өч ай буе тикшерү эшләре барды. Шаһитлардан сорау алынды, апамның улы Илдарның да йөрәк яраларын яңартып, кат-кат сораштылар. Әнисенең үле гәүдәсен ул иң беренче күргән кеше.
Һәм менә хөкем көне дә килеп җитте. Җинаять гадәттән тыш авыр дип табылгангадыр инде, хөкем утырышлары да районда түгел, ә Казанда Югары суд бинасында берничә көн буе барды. Беренче утырышында мин дә катнаштым, башка туганнарыбыз да, апаларының әҗәле булган бу вәхшине үз күзләре белән күрергә теләп, күрше шәһәрләрдән дә килделәр. Җинаятьче егетнең дә якыннары залда иде. Әнисе бигрәк кызганыч тоелды. Иртә тол калып, тормыш дилбегәсен ялгызы тартып, ике бала үстергән бу ханым чынлап та бик жәл иде. Бер генә әни дә: «Балам, үтер, җинаять кыл!» - дип үстерми бит инде газизен. Үзенә сүз биргәч тә ул: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала», - диде. Монысы да аңлашыла. Бер генә әни дә балам үтерүче дими бит инде, ни энәле керпе дә баласына «йомшагым» дип әйтә, ди. Хөкем утырышының Әниләр көне алдыннан узуы бу ана фаҗигасен тагын да тирәнәйтте. Белгәннәребезне укып: «Ходаем, күрсәтмә, хагыннан нахагыннан үзең сакла!» -дип теләп утырдык.
Әнисе ышанмыйм дисә дә, улы Ленар Садриев җинаятен таныды. Ул үтерергә дип түгел, муеннан бурычка баткач, бу карчыкта үлемтеккә дигән акча булса да бардыр әле диптер инде, караклык юлына баскан, төн берендә коридор тәрәзәсен алып, ярдәмчесез карчык өенә кергән. Ләкин кирәк була калса дип, кулына юан гына агач таяк алырга да онытмаган. Һәм аның кирәге чыгуы бик кызганыч. Өендә чит кешенең аяк тавышларына уянган апам ни булганны да аңламыйча, инстинкт буенча, каракны кулыннанмы - аягыннанмы тоткан. Җинаятенең шаһиты булудан, үзен күреп калуларыннан курыккан карак (ә карак ул гел куркак була, аны үз шәүләсеннән дә курка дип юкка гына әйтмиләр бит инде) кулындагы күсәк белән апамның башына, кулларына дистәдән артык тапкыр суккан. Болай да җаны нечкә кылда гына эленеп торган, гомере буе сау көнгә туймаган карчыкка күп кирәкмени инде. Ул беренче сугудан ук җан биргән ди судмедэкспертиза. Күсәк аннан апамның җансыз гәүдәсен тукмаган булып чыга...
Утызны яңа гына тутырган бу егет. Апаның олы оныгы белән бер яшьтә. Бер мәктәптә укып, бер урамда уйнап үскән малай. Балачакта бу йортка кергәне дә булгандыр әле, апам аны бакчасында үскән алма-чия яки үзе пешергән берәр тәмле әйбер белән дә сыйлаган булгандыр.
«Мин ул төнне эчкән идем, берни дә хәтерләмим», - дисә дә, бу аклану җәза катылыгын киметә алмады. Ике атна барган суд утырышыннан соң хөкем карары яңгырады: «Җинаятьчене кырыс режимлы колониядә 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә». Исән-сау булып кайта алса, иреккә чыкканда аңа 45 яшь булыр. Әрәмгә узган гомер була инде ул. Тик апамны гына берничек тә күпме еллардан соң да кайтарып булмас инде, бик газаплы үлем белән кеше кулларыннан китәргә язган булган шул мескенкәйгә...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 13:44Бер ел яшәү дәверендә иренемне ярды, кулымны имгәтте Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.3200
-
7 июнь 2023 - 13:42"Сөйгәнем белән яшерен очраштык. Хатын туйдырган иде..." Хатын белән чираттагы талаштан соң нервым тәмам бетеп хастаханәгә эләктем. Яныма Ләйлә килеп йөрде, ул гына мине бу хәсрәттән тартып чыгарды һәм өенә алып кайтты.7200
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.14400
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.32601
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.7300
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...52600
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.84401
-
6 июнь 2023 - 17:03Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.20901
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?84701
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.28401
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.28502
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.31400
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.28000
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.206600
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.693205
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.748901
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.28000
-
7 июнь 2023 - 13:44Бер ел яшәү дәверендә иренемне ярды, кулымны имгәтте Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.3200
-
31 май 2023 - 08:24Кызларымны сагынам... 19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты.362004
-
31 май 2023 - 08:41Ялгызлык эчтән җимерә Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.62500
-
31 май 2023 - 09:24"Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым" “Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез!100803
-
31 май 2023 - 11:18Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь) Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!180101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика