Шәһри Казан

“Улым бит бик чибәр, нинди генә хатын-кызлар күз салмый аңа, сихерләделәр..."

“Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, – дигән татар халкы. Юкка түгелдер, чөнки һәр ата-ана, вакыты җиткәч, баласын үз кочагыннан җибәрергә тиеш. “Укытучы булырга мин этәрдем бит. Ике яшендә авыргач, хастаханәгә салучы да мин идем. Шуңа рәхмәт әйтә алмыймы?” – дип уйлана Мөслимә апа. 

Мөслимә апаның балачагы сугыш елларына туры килгән. Әтисе фронтта һәлак булганга күрә, ул тормыш ачысын ун яшендә үк татыган. Чабата үрергә өйрәнгән, әнисенә кулыннан килгән кадәр булышырга тырышкан. Аларны авылларында яратмаганнар, күчеп килгән кешеләрне ачлык вакытында бер дә ачык йөз белән каршыламаганнар. Әле ярый туганнары бар, кысан булса да, йокларга урын була. Тормыш кечкенә Мөслимәгә өмет бирә, ул 10 сыйныфны тәмамлый ала. Сугыш вакытында мондый очраклар сирәк була, шуңа да Мөслимә апа бәхетле була. Мәктәп авылдан 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Көн саен кызчык аягына үзе үргән чабатаны киеп, укырга юл тоткан. Авырлыкларны җиңеп, үсеп тә җиткән. Беренче мәхәббәт, никах һәм бала туу. Мөслимә апа ире белән бәхетле гаилә кора алмый, улы Әхмәт тугач аерыла. “Холкы гел атасыныкы инде, әйткәнне тыңламый”, – дип әйтә Мөслимә әби. Әхмәтнең сәламәтлеге кечкенәдән начар була, шуңа күрә ялгыз ана эшне калдырып, һәр җәй ял йортларына юллама сорап, улын аякка бастыра. Егет әтисез үсә, ул әнисенең таянычы, иң яратканы була.

Әхмәт мәктәпне уңышлы тәмамлый. Егет кайсы һөнәрне сайлап алырга белми, үзенең табиб та, механизатор да, җырчы да буласы килә. Күп уйлый торгач, Әхмәт кешеләр сәламәтлеген кайгыртырга карар кыла. Уку башлангач, каннан курыкканын аңлап, хыялыннан баш тарта. Ә Мөслимә апа югалып калмый: “Улым, син бит мәктәптә әйбәт укыдың, әллә укытучы буласыңмы?” – дигән. Ана сүзләренә колак салып, Әхмәт үзе дә сизмәстән, тормышын мәктәп белән бәйләгән. 

“Ул бит бик чибәр, нинди генә хатын-кызлар күз салмый аңа, сихерләделәр. Мин үлгәнче берәр ипле хатын белән гомерен бәйләсен иде”, – диде Мөслимә апа. Бу сүзләрне ишеткәч, гомумән, аптырашка калдым. Әбигә 90 тулгач, Әхмәткә ничә яшь була соң? Бәхетем, без сөйләшеп утырганда, йортка ир-ат керде һәм аның Әхмәт икәне ачыкланды. Ана өчен бала 70тә дә сабый булып кала икән. Мөслимә апа улының кочагына күптән сыймаганын һаман аңламый. Ачулана, кайгыра, кайтканына шатлана.

Әхмәт гаилә бәхетен татый алмый. Беренче хатыны әнисенә ошамый. “Әни бик таләпчән булды, һәрвакыт сөйгән ярымны үзе белән чагыштырды. Авылга кайткач, бергә утырырга да ирек бирмәде. Ике балабыз туды, әнкәй үзгәрер, дип уйладым”, – диде Әхмәт. Мөслимә апа улының хәмергә тартылуына, беренче тормыш иптәше гаепле, сихерләде, дип әйтә. Әни белән сөйгән яр арасында сайлап буламы соң? Гаилә мөнәсәбәтләренә ана кысылгач, хәмер дә килеп кушылгач, эшләр начарга китә. Сүзгә сүз әйтешеп, гаилә таркала. Әхмәтнең балалары хатыны белән кала, алар хәзер аралаша. Әтиләре акча белән булыша, әмма үсмер вакыт хатирәләрен яңадан язып та, сатып алып та булмый. 

Тормыш егеткә икенче мөмкинлек бирә. Гөлсем белән Әхмәт бер авылда яшәде. Алар бер-берсенең яраларын белә иде. Гомумән, авылда сер дигән сүзгә урын юк. Яралы йөрәкләр кушылып, яңа тормыш башлый. Әхмәт тә хәмер белән араны өзә, балалар да аны бик ярата. Тик Мөслимә апа улының балалы хатынга өйләнүенә түзә алмый. Әхмәт ни өчен аерылышканнарын әйтмәде, әмма әнисен дә гаепләргә ашыкмады. Әхмәтнең икенче хатынын Мөслимә апа кабул итә алмый. Әхмәт бүтән ирнең балаларын тәрбияли алмый бит.

Реклама

Әхмәт белән Мөслимә апа бер-берсен яратмый, дип уйлый күрмәгез. Һәр ана баласына бәхет тели. “Мин үлгәнче яхшы хатын тапсын иде”, – дип кайгыра Мөслимә апа. Тик Әхмәтнең яшьлек елларын кире кайтарып булмый, үзе дә бабай бит. 

Аралаша белмибез. Күршеләргә, чит-ят кешеләргә зарланабыз, ләкин туган-тумачага бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Татар гаиләсендә балаларны олыларга хөрмәт күрсәтергә, каршы әйтмәскә өйрәтәләр. Өлкән буын кешеләре аеруча тыйнак һәм сабыр. Мөслимә апа белән Әхмәт тә  үз хисләрен, фикерләрен бер-берсенә җиткерә алмаган.  Вакытында әйтелгән сүз дә тормышны үзгәртә ала, әмма соңларга ярамый. Кеше күңелендә нинди генә хатирәләр сакланмый, тик барыбыз да күрәзәче түгел. Йөрәк чишмәсендә кайнаган сүзләрне якыннарыгыз белән бүлешергә курыкмагыз, соңга калмагыз.

Илгизә Галиуллина.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 4 июнь 2022 - 11:36
    Без имени
    Вот шундый энилэр бар, баласын ойрэтергэ тырышып, гаилэсенэ кысыла, баласын котырта, гаилэ таркала. Хатын начар булып кала. Мондый очраклар бик куп.