Шәһри Казан

«Уйнаштан тапкан идең бит син аны!»... Парлы ялгыз язмышы

Гомере буе ялгыз яшәгән кешеләргә карыйм да, бүгенге көнемә шөкер итәм. Әле дә ярый янәшәмдә сөйгән ирем, ике балам, күрше йортта гына яшәүче әнием бар дим...

Ялгызлык белән көрәшеп яшәүдән дә бигрәк парлы ялгыз булып яшәү кыендыр ул. Алар кебек. Хәер, яшиләр бит әле! Авыл халкы тел-теш тидерсә дә, үз көннәрен үзләре күрәләр...

Авыл тормышы шундый бит инде ул, синең турында берәр сүз чыкса, авылның бер башыннан икенче очына кадәр барып җитә дә, кибеттәге гайбәтче апаларың телендә туктала. Ә икенче көнне тагын да күпертелеп, шул сүз синең үзеңә килеп җитә. Шаклар катасың!.. «Матур яшибез бит әле! Иремнең бер генә дә андый сүз әйткәне булмады!» – дип яман сүзләргә күз йомасың. Ә күңелеңә җыелган авырлык төер булып тамагыңа тыгыла да, төннәрен Аллаһыдан сабырлык сорыйсың: «Балаларыбыз хакына...» – дип намазлыкны алдыңа җәясең.

...Равиләнең дин юлына басканына ике ел инде, бөдрә чәчләрен яулык каплаганга да шактый вакыт узган. Аның башка чарасы юк – җанына тынычлыкны, хәтта дөрес яшәү юлын да догадан гына таба ул. Балалары мәктәптән кайтышка ризыгын пешерә дә, дисбе тартуын дәвам итә. Бер генә сүзне кабатлый: «Балаларым хакына...» Аның тынычлыгын эштән арып кайткан Мирхәте боза. Ишектән керүгә аш бүлмәсенә үтә дә, салкын чәйгә төкереп, кулы белән өстәлгә китереп суга. Аннары инде бер-бер артлы сүгенү, янау сүзләре тәрәзәнең теге ягында ишетелердәй булып яңгырый.

Равилә сәҗдәдән торып, ире янына керә. Өстәлдәге башка чокырны каршына куя да, тынычлык белән генә назлап дәшә: «Менә бит, сиңа дип ясалган кайнар чәй», – ди күз яшен яшереп.
– Ник анда куйдың соң аны? Минем монда утырганны беләсең бит! – дип тегесе калагын кире кулына ала.

Равилә гадәттә аның сорауларына җавап таба алмый. Намазын укып бетерергә бүлмәгә уза. Ә үзе һаман күз яшенә буылып елый, туктый алмый.

Гомерләре бәхетсез булды шул. Яратышып өйләнешмәделәр. Хәер, Мирхәт Равилә артыннан йөреп караган иде, кыз сер бирмәгәч, башка кызларны озатты. Икесе дә бер авылдан. Алар турында гайбәтләр дә шул тирәдә генә йөргәч, Равилә егетнең һәр итәк артыннан иярүен өнәмәде. Күңелендә йөрткән кешесен көтте ул. Хәйдәре шәһәрдән кайткан кунак егете иде. Кичләрен клубтан соң бергә кайттылар. Шәһәр егете Равиләнең йөрәген бер кичтә үк яулап алды. Туганнарына бер генә атнага дип кайткан иде ул, вакыт дигәнең күз ачып йомганчы узып китте. Аннары инде мәхәббәт хатлары алышу, кыйммәтле бүләкләр бирешү белән сөю хисе көчәйгәннән көчәйде. 

Мәктәпне тәмамлагач, Равилә калага укырга китте. Студент тормышы белән танышкан мизгелләрендә шәһәр егетләренең нинди текә, кайвакыт хәтәр була алулары турында да шактый ишетте. Иптәш кызларыннан башка кибеткә дә бармады ул. Ә мәхәббәт барыбер үзенекен итте. Хәйдәре белән бер кичтә күрешкәч, кинога барып кайтырга булдылар. Ул кичне егет кызга кавышу тәкъдимен ясаган иде. Равилә, ике дә уйламады, уңай җавап бирде. Ул кичтә кыз тулай торакка кайтмады...

«Хатын-кыз шундый тиле зат бит ул, шундый әшәке ир-атны да ярата ала!» – дигән сүзләрне әдәбият дәресендә ишеткәне бар иде. Ләкин кайчан да булса, үзе дә шундый кешене ярата алыр дип башына да китермәде. Хәйдәрне армия сафларына аласылары билгеле булгач, ул бит аңа бала көткәнен дә әйтә алмады. Озатканда бары тик дүрт сүз: «Безне матур киләчәк көтә», – дияргә генә теле әйләнде. Хәйдәре дә бер ни сизми, ичмаса! Соңгы арада кыз үзен сәер хис итә башлаган иде бит инде, сораса да була иде. Юк инде, егет кеше кыз баланың тел төбен һәрвакытта да дөрес аңламый шул.

Ә баланы табарга булды Равилә. Табиб кораллары белән үтерергә теләмәде, мәхәббәт җимеше бит ул, Хәйдәр белән икесенең уртак баласы...

Солдат кайтканчы, Равилә авылдашларыннан ни генә ишетмәде. Укуын ташлап кайтуы да, әнисенең йөзенә кызыллык китерүе дә, Хәйдәрнең барыбер аңа өйләнмәве дә – барысы да Равиләнең җанына тиде. Барысын да ташлап, Хәйдәре белән еракка-еракка чыгып китәсе килде аның. Ләкин Хәйдәрнең кайту хәбәрен ул белми-ишетми калды. Әнисенең кибеттән елап шешенеп кайтуыннан гына аңлады ул – Хәйдәр бүтән бу авылга кайтмаячак. Ә сәбәбен беркем дә белми иде. 

Реклама

Сабыен күкрәгенә кыскан яшь ана ул вакытта бер генә сүз әйтергә өлгерде: «Балам хакына...»

Алар өчәү яшәде. Кызын аякка бастыргач, Равилә калага китте. Шунда читтән торып белем алды, эшкә урнашты. Үз көнен үзе күрде. Авылга кайтышына баласын күтәреп газиз әнисе каршыларга чыкты. Атна саен кабатланган бу хәлгә Равилә ияләшеп беткән иде инде. Хәтереннән Хәйдәрне дә сызып ташлады кебек. Ләкин ялгыз яшәү ачысы тынычлык бирмәде. Шәһәрдә күз ташлаган һәр ир артыннан ияреп китә алмас бит инде! Шулай да кызын алып калага китү ягын карады. Тиң яры шунда көтеп тора кебек иде.

Белемне читтән торып кына алса да, Равилә эштә үзен сынатмады, акыллы фикер йөртә иде ул. Эшнең рәтен дә беренче килгән көндә үк аңлап алды. Бәхетсез нарасыйлар йорты ишеген ачкач, шунда эшли аласына ышанды. Балалар йортында балаларның ниндие генә юк! Әмма алар бәхетсез булулары белән бер-берсенә охшаш иде. Үзенең кызын андый тормышта яшәтмәс өчен барысын да эшләде Равилә. Эшендә тәрбияләгән һәр бала аңа тормыш кадерен аңларга ярдәм итә иде. 

Шулай берсендә эштә тоткарланырга туры килде аңа. Бер гаилә килергә тиеш, диделәр. Балалары юк икән, соңгы өмет белән Балалар йорты ишеген ачтылар. Равилә кәгазь эшләре белән утыра иде. Аның белән исәнләшкән назлы тавыш колагын иркәләп үтте. Күзләрен күтәреп караса – каршында яшьлек мәхәббәте Хәйдәр басып тора иде. Баеган егет! Хәер, хәзер инде ул аның юләр яшьлегендәге Хәйдәр түгел, ә төпле ир-ат иде. Бала алып кайта алмыйлар икән. Янәшәдәге хатыны шулай дип аңлатты. Равилә Хәйдәр белән күз карашы аша гына аңлашты да, кул куярга дип кәгазьләр сузды.
– Иртәгә дә килегез, балалар белән таныштырам үзегезне! – диде Равилә, гаиләгә өмет биреп. Аның тел очында Хәйдәргә бик күптәннән әйтәсе килгән сүзе тора иде. Иңнәренә сарылып: «Балабыз үсеп бетте бит инде!» – диясе килде аның. Ләкин тыелып калды, Хәйдәрнең үз тормышы, Равиләнең үзенеке иде.

Икенче көнне Хәйдәр үзе генә килде. Равиләнең бүлмәсенә узгач, пакет-пакет бүләкләрен урындыкка куйды. Ягымлы гына исләнләште дә, үзен гаепле хис иткәндәй, сүз катты:
– Тормышлар ничек соң, Равилә? – дигән соравына Равилә җавап бирә алмады. Күз яшьләрен яшерергә тырышып, шатыр-шотыр нидер яза иде. Шулай да алар бик күп нәрсә турында сөйләшергә өлгерде. Хәйдәр яшьлектә кылган хатасын аңлатырга тырышты. «Сине армиядән көтүче юк, бала үстереп ята ул», – дигән хатлар килгән аңа, өстәвенә фотосурәтләр белән... Равилә дә инде, шул көнне баласын күтәреп бәйрәмгә төшкән иде. Ялгыш кына Мирхәт белән янәшә туры килгәннәр. Кешенең күңелендә явызлык яшәсә, мең яхшылык белән юам, димә икән. Шуннан соң Хәйдәр дә яшьлек мәхәббәте белән араны өзгән, башка берәүгә өйләнү ягын караган. Ә хәзер әнә бала сорап килгән. Үзенең баласы анасыннан.

Хәйдәр белән алар бүтән күрешмәде. Равилә эштән гариза язып, кызы белән авылга кайтып китте. Анда балалар бакчасына эшкә урнашты. Яшьлегендә күз төшергән Мирхәт гомер язында тагын пәйда булды. Равиләгә тезләнеп үк мәхәббәт аңлатты, бергә булуларын үтенде. Әнисенең хәер-фатихасын алып, Равилә ахыр чиктә ризалыгын бирде.

Яратмады ул Мирхәтне. Баласына ата тәрбиясе кирәк булганлыктан гына тешен кысып түзде. Хәзер дә һәр намазында сабырлык сорый. Мирхәттән ишеткән авыр сүзләрне күз яше белән юа, әмма түзә! Беренче сабые – кызы өчен дә ничек кенә тиргәмәде аны ире: «Уйнаштан тапкан идең бит син аны!» – дип бер гаепсез җанына уктай кадалды. Ялгыша!..

Хәйдәрнең баласы бит ул. Мәхәббәттән туган уртак җимешләре бит ул аларның. Ә мәхәббәт алдында хатын-кыз көчсез була икән. Шуңа күрәдерме, әшәке ир-атны да ярата ала. Баласы хакына. Парлы ялгыз булып яшәүдән сакласын Ходай! 

Рәфидә Галимҗанова

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 сентябрь 2021 - 15:55
    Без имени
    Шуна да Раббыбыз зинаны тыйган. Ахыры хэерсезгэ курэ.