Шәһри Казан

Сөяркәмне яратам да, яратмыйм да...

Институтта укыганда өйләнгән ир белән очраша башладым. Миңа 25 яшь, ул 13 яшькә өлкәнрәк. Аның хатыны да безнең факультетта укыган элекке студент кыз. Әмма бу мөһим түгел.

Хатыны бала табарга тели. Ә ул-юк. Мин дә җитди мөнәсәбәтләр дә, кияүгә чыгарга га, бала табарга да теләмим. Мин ирекле һәм ирек яратам. Тик, бу юлларны укучылар, үтенеп сорыйм, миңа "әхлаксыз" дигән тамга тагарга ашыкмагыз. Үз никахы өчен ул үзе җавап тотарга тиеш, дип саныйм. Нәкъ ул бит үз хатынына хыянәт итә, шулай булгач, бу аның шәхси һәм аңлы карары. Мине, гомумән, аның хатынына кагылышлы мәсьәлә кызыксындырмый. Үзара аңлашып, чөкердәшеп яшәсеннәр. Әмма бу да мөһим түгел.

Миңа кадәр хатынына ул башка студент кыз белән хыянәт иткән инде. Әмма бу да мөһим түгел. Бу да миңа кагылмый. Аның шәхси тормышы - ул аның шәхси эше һәм аның белән ничек тели шулай эш итәргә хокуклы.

Без сөяркәм белән бер елдан артык  очраштык. Ул миңа ошый, бу чын дөресе. Миңа аның белән уңайлы, күңелле һәм кызык иде. Без икебез дә фәлсәфә белән кызыксынабыз һәм ул институтта иң яхшы укытучыларның берсе.

Вакыт үтә торды, мин вак-төяккә бәйләнә башладым. Ни өчен кинәт кенә нәкь менә алар кафедрасына бер студентны эшкә алдылар, ул миңа ошамый, чөнки ул акылсыз һәм бу урынга  лаеклы кандидатлар да бар иде. Биредә сөяркәмә бәйләндем, чөнки андый карарлар аның аша үтә   Мин бу вазыйфага дәгъва кылмадым. Чөнки үз кафедрамда эшлим. Ә аннары бөтенләй аерылышырга тәкъдим иттем. Һәм шулай булып чыкты да. Ә хәзер бик сагынам аны. Бу минем өчен бик мөһим. Аның мәзәкләрен һәм безнең кызыклы сөйләшүләрне искә алам. Ул миңа киңәш иткән китапларны сагынам. Аның кочаклауларын искә алып сагынам. Менә шулар барысы да минем өчен гаять мөһим.

Реклама

Мин матур, үземнең яшемдәге берәр егетне табу бер дә кыен булмас иде. Әмма студентлар белән миңа кызык түгел. Миңа хәзер беркем белән дә кызык түгел. Миңа теләсә кем кирәкми. 

Без ноябрьдә аерылыштык. Менә хәзер май аенда мин аны икенче бер студент кыз белән күрдем. Аларның җылы мөнәсәбәтләре күзгә ташланды.
Бумеранглар турында гына сөйләргә кирәкми. Мин моңа ышанмыйм. Беркемне дә гаиләсеннән тартып алып китмәдем. Нәкъ ул бит миңа игьтибар билгеләре күрсәтә башлады. Ә хәзер миңа нишләргә? Киңәш бирегез.

Алсу, 
Казан кызы. 
Фото: https://pixabay.com/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 май 2022 - 08:08
    Без имени
    Кеше тормышы бозудан ямьтабып яшисең килә мени сиңа үскәнем, ә киләчәктә аның хатыны урынында син булсаң? Бумеранг?